Кардәш халыклар әдәбиятыннан
Җәза
Ул хатынны, имеш, үлгәннән соң Җәһәннәмдә күргән Пәйгамбәр.
Бер мөслимә хатын шулай бер көн,
Мәчесенә ачуы чыгып,
Чоланына үзен бикләп куйган.
Песи, мескен, беткән ачыгып.
Ашатмагын аны, эчертмәгән,
Песине ул тәмам оныткан.
Көннәр буе ятып әсирлектә,
Песи, мескен, үлгән ачлыктан.
Гөнаһларны ярлыкаучы Аллаһ,
Ачуланса, яман дигәннәр.
Ул хатынны, имеш, үлгәннән соң
Җәһәннәмдә күргән Пәйгамбәр.
М Ө Х Ә М М Ә Т О Г У З О В
Татарчага Рафис КОРБАН тәрҗемәсе.
«КУ» 10, 2025
Фото: Raphael ai
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Сорау. ..... ...Ахирәттә, адәм гамәлләрен .....үткәрәләр, имеш, иләктән... ......Тик пәйгамбәр үзе җәһәннәмгә .......нинди гөнаһ өчен эләккән? ...... ... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)
0
0