Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Минем юлым

Бернидән курыкмыйм. Тайпылмам Бер тапкыр сайлаган юлымнан.

Бернидән курыкмыйм. Тайпылмам
Бер тапкыр сайлаган юлымнан.
Бу таулар, бу кырлар, суларны
Безгә бит Аллаһы тудырган!
Бары тик вакытлы кунак без.
Шулай да үз юлым бар җирдә.
Беркемнең хакы юк тыярга,
Сезнең күк үк кеше бит мин дә!
Пышылдап түгел, үз сүземне
Кычкырып әйтергә бар хакым.
Этлеген яшереп эшләгән
Дошманны фаш итү максатым.
Атлаган юлымнан тайпылмам,
Ни күрсәм дә түзәм барсына.
Ул юлны мин үзем сайладым.
Ул илтә мине бер Раббыма!

М ө х ә м м ә т  О г у з о в

«КУ» 10, 2025

Фото: shedevrum.ai

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев