Әдәби берләшмәләрдә
Кояш ясыйм
Кояш ясыйм әле зәңгәр күктә, Яктыртсын ул бөтен галәмне.
Кояш ясыйм әле зәңгәр күктә,
Яктыртсын ул бөтен галәмне.
Җылытсын ул якты нуры белән
Җаны туңа барган адәмне.
Кояш ясыйм әле, кояш ясыйм,
Яктылыктан күзләр чагылсын.
Авырлыкта чарасыздан калган
Кешеләргә юллар табылсын.
Җылы, якты кояш ясыйм әле,
Күңел җылым кушам, балкысын.
Ил-көнебез безнең якты булсын,
«Тынычлык» дип күктә язылсын.
Инзилә ГАЛИУЛЛИНА.
«КУ» 10, 2025
Фото: Алинә Хәбибуллина
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев