Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

АНДЫЙ ЗАТЛАР ТАГЫН КИЛЕРМЕ?

Күренекле журналист, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Исмәгыйль Сәлман улы Шәрәфиевнең тууына – 75 ел (1950–2017).

Күренекле журналист, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Исмәгыйль Сәлман улы Шәрәфиевнең тууына – 75 ел (1950–2017).

Һәрбер эштә, һәрбер һөнәрдә хезмәттәшләре өчен бер үрнәк, эталон дип кабул ителгән кешеләр була. Бу физик хезмәт белән шөгыльләнүчеләр арасында да, фәндә, сәнгатьтә, спортта да – барысында да шулай. Әйтик, биеклеккә сикерү остасы әле дөньяда кабатланмаган рекорд куя һәм шул мизгелдә башкаларның күңелендә кайчан да булса шушы биеклекне яулап алу теләге, бер максат барлыкка килә. Шушы рекорд бер эталонга әверелә.

Татар басма матбугатында әнә шундый эталон калдырып, заманча милли матбугатның нинди булырга тиешлеген аңлатып киткән кеше, әлбәттә, Исмәгыйль Шәрәфиев иде.

Барыбызның да исендә әле, ул үз вакытында “Татарстан яшьләре” газетасын милләтнең төп газетасы югарылыгына күтәрде. Аны һәрберебезнең дустына, сердәшенә, киңәшчесенә һәм хәтта яклаучысына әверелдерде. Газетаны көтеп ала идек, йотлыгып укый идек. Исмәгыйль абый заманында (әйе, бу үзе бер заман иде), “Татарстан яшьләре” редакциясе тату, дус, максатчан бер гаиләне хәтерләтә иде.

Игътибарыгызга тәкъдим ителә торган тапшыруда әнә шул гаиләдә Исмәгыйль Шәрәфиев белән төрле елларда иңгә-иң торып эшләгән, аның мәктәбен узган хезмәттәшләре, шәкертләре катнаша. Төп фикерләренә игътибар итик.

Вакытында “Татарстан яшьләре” газетасының баш мөхәррир  урынбасары булып эшләгән Миңназыйм Сәфәров: «1990 еллардагы кризис вакытында акча бетеп, газета ябылу куркынычы туды. Шул чакта Исмәгыйль беренче биткә “Без түбәтәйне салдык” дигән мөрәҗәгать бастырып чыгарды. Сез ярдәм итсәгез, без яшибез, ярдәм итмәсәгез бетәбез ягъни. Һәркем хәл кадәренчә өлеш кертә башлады. Матбугат тарихында булмаган хәл бу. Халык тырышлыгы белән газета яңадан туды, тормыш җайланды, халык “Татарстан яшьләре”н үз газетасы, үз мәнфәгатьләрен яклап яза торган, үзенең күңел ихтыяҗына туры килә торган газета булуын аңлады. Исмәгыйль редакция белән укучы арасында берлек төзүгә иреште».

Тагын бер якын дусты, сабакташы һәм хезмәттәше Риман Гыйлемханов:  «Мин аны бөтен җаны белән чын мөхәррир дип исәплим, ул күпме эшләп тә, чиновник була алмады. Үзен әллә кемгә куеп йөри торган кеше түгел иде, ләкин гаҗәп дәрәҗәдә таләпчән булды. Ул газетаның халыкчан, әмма зәвыклы телен булдырды, бездән шуны таләп итте».

Хәзерге вакытта “Татарстан” телерадиокомпаниясе директоры, язучы Фирдүс Гыймалтдинов:

«Газета Исмәгыйль абыйның фәлсәфә дөньясының кәгазьгә басылган чагылышы иде. Ул вакытта газетада эшләгән һәр журналист аның әнә шул күңел дөньясында яшәде, ул булып фикерләп, аның теле белән язды...»

Фото: архив.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев