Булган заман
Булган заман – бутаганнар җөпне, такны – Карага салып манганнар чып-чын акны...
Булган заман – йөзек кашлы йөгәннәрне
Үргәннәр, ди, безнең акбүз атлар өчен, –
Чират торган диләр читләр ул чакларда
Үз-үзләрен татар диеп атар өчен.
Булган заман – булмаган дип тәкрарлап
Торсалар да кайберәүләр юкны барлап, –
Болгары да, кыпчагы да безнең канда
Һәм дә тарихта калганнар парлап-парлап.
Бусы – беткән, тегесе – юк дисәләр дә,
Ялт иттереп ят бүрекне кисәләр дә, –
Безнең йөз вә безнең күзләр карап тора,
Без бит инде бүтән дигән бичәләрдә...
Булган заман – бутаганнар җөпне, такны –
Карага салып манганнар чып-чын акны
Дисәм, әллә ялгышаммы? Әллә соң бу
Сагынып сыктаумы бары сабый чакны?..
«КУ» 10, 2025
Фото: Krea ai
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Татар данлы, шанлы халык диеп сөйләү матур ялган,- ................. Андый чаклар күптән тарих битләрендә генә калган. .................. ...Сәҗдә киттек, борылмадык әмма кыйбла ягына. .................Без- сәҗдәдә, башны төртеп, күптән, патша аягына. ................ ... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)
0
0