ЯУ (романның дәвамы)
Мирхәмәт, үзен белештермичә кычкыра-кычкыра, кулы белән җир актарып, яртылаш гәүдәсе балчыкка күмелгән иптәшен өстерәп чыгарырга маташа иде. Ниһаять, Нургалине балчык астыннан чыгарып, җир өстенә салды, башын-йөзен туң балчыктан аралады. Нургалидә җан әсәре сизелмәде.
18
21 март, 1945 ел. Чәршәмбе. Вильдкайме.
Аның тәненә җылы йөгерде... «Улым... Нургали...» Бик якында
гына әнисенең тавышы ишетелде. Кайчаннан күргәне юк, кочагына
сыенып, башны күкрәгенә салып иркәләнәсе иде. Моңарчы кайларда
йөрде икән аның әнисе? «Нургали!» Шундый тирән йокыдан уянуы
кыен икән шул, мамык кебек йомшак мендәрдән ничек аерыласың?..
Шулай да уянырга, мендәрдән аерылырга туры килер. Әнисен
тилмертмичә генә торырга, кочаклап, күкрәгенә сеңеп бетеп утырырга
кирәк.
Нургали, тирән йокысыннан уянган сабый шикелле, рәхәтләнеп
бер киерелеп алмакчы иде, күкрәген хәнҗәр белән актарып алгандай
авырту сызылып үтте. Суык, өшетә башлады. Әнисе кая китеп барды
соң әле? Әле генә якында иде, хәтта сулышын сизеп алды ул аның,
ягымлы тавышы колак төбендә генә ишетелә иде бит. Аны тагын
татлы хисләр биләп алды. Тәненә җылы кайтты. Карасана, Акбүз
ат килә бит аның каршына. Балтыйк диңгезе өстеннән теркелдәп
чабып килә. Әйтерсең диңгез өстеннән түгел, шоп-шома пыяла
юлдан чабып бара. «Тор, егет, йокларга иртәрәк сиңа...» Акбүз ат,
диңгездән чыгып, яныннан үтеп китте. Нургалигә шушы сүзләрне
әйтергә өлгерде, бер мәлдә каядыр китеп тә барды. Ул килгән яктан
якты сукмак кына сузылып калды. Ниндидер көй уйныйлар иде, әле
барабан каккан сыман, әле скрипка сызыла. «Гөрс, вью-сии, гөрс,
вью-сии...» Кайчандыр күңеленә моңсулык бирә торган бер җыр
чагылып үтте:
«Безнең юллар чын пыяла,
Таш булса, таймас иде...»
Әтисе җырлый иде бу җырны. Әтисе җырлый, әнисе, Нургалине
алдына утыртып, ияген аның кыска чәчле башына терәп, нидер
уйланып утыра.
«Нургали!» Кискенрәк тавыш ишетелде. Болай озакласаң, әнисе тагын китеп тә барыр әле. Ул башын күтәрмәкче иде, үзәкне өзеп,
җанны авырту ярды, аңын югалтып, тынып калды.
– Нургали!
Мирхәмәт, үзен белештермичә кычкыра-кычкыра, кулы белән
җир актарып, яртылаш гәүдәсе балчыкка күмелгән иптәшен өстерәп
чыгарырга маташа иде. Ниһаять, Нургалине балчык астыннан
чыгарып, җир өстенә салды, башын-йөзен туң балчыктан аралады.
Нургалидә җан әсәре сизелмәде. Кул-аяклары исән кебек, башына
да ядрә тимәгән. Мирхәмәт егетнең бушлатын ычкындырып, күкрәк
тирәсен караштырды. Кан типкән төше күренми, күрәсең, шартлау
дулкыны алып ыргыткан чакта имгәнгәндер. Каты контузиядән тиз
генә аңга килеп булмый шул. Туфрак астында да шактый яткан бит,
сугыш тынып торган арада аны эзләп тапканчы шактый вакыт үтте.
Мирхәмәт кызуланып, Нургалине селкеткәләп алды. Үзе һаман
исемен кабатлады:
– Нургали, Нургали! Ишетәсеңме мине, авызыңны корт чаккыры.
Нәрсә мәрткә китеп ятасың?
Нургали күзен ачып йомды. Куанычтан Мирхәмәтнең яше
сытылып чыкты.
– Нургали, исән бит син! Кай төшең имгәнде?
Нургали иренен кыймылдатып, әкрен генә:
– Су... – дип пышылдады.
Мирхәмәт бил каешына эләктергән фляжкасын тартып алды,
Нургалинең авыз тирәсенә сыланган балчыкны тиз генә су белән юып
төшерде. Нургали, су бирделәр дип иренен сузып, эчәргә ымсынды.
– Ашыкма, анаңны корт тешләгере, авызың тулы балчык бит,
төкер, булдыра алсаң.
Нургалигә аң кереп килә иде, Мирхәмәтне начар ишетә, әмма
кычкырып әйткәч, аңлагандай булды, җан көче белән авызына тулган
балчыкны төкергәндәй итте.
Мирхәмәт сак кына Нургалинең ирененә су койды.
Су эчкәч, Нургали торып утырмакчы иде, аһ итеп, катып калды.
– Кайсы төшең авырта? – дип сорады Мирхәмәт ашыгып.
– Күкрәк... – Нургали авыртудан күзләрен шардай ачып җибәрде.
Мирхәмәткә бусы да сөенеч иде.
– Сез, анагызны корт чаккыры, сүз берләштергәндәй, сугыш бетә
дип йөргәндә, җан тәслим кылмакчы буласызмы? Кичә Галимҗанны
санчастька җибәрдек. Аңга килгәнме, юкмы – белгән юк. Бүген син
контузия алып, имгәнеп ятасың. Ярый әле, табып алдым, капут идең
бит. Күмелеп кала идең немец җирендә.
Нургали елмайгандай итте.
– Акбүз ат... Бирми ул...
– Нинди Акбүз ат? – Мирхәмәт кызганулы карашын иптәшенә төбәде. – Ак атың Брянск урманнарында калды... Күптән мәрхүм
булды. – Нургали әлеге атын аеруча ярата иде. Бер бомбёжка
вакытында, янында ук бомба төшеп, урманда ятып калган иде ул Ак
ат. – Атсыз без хәзер...
– Татарның йөрәгендә иярләнгән ат ятар... – Нургали шаяртамы,
чынлап сөйлиме, Мирхәмәт анык кына аңлаудан мәхрүм иде.
Нургалине күтәреп алды да арткарак, снарядлар өчен ясалган зур
гына чокырга илтеп салды.
– Ышык урында ятып тор әлегә. Санитарлар килеп чыксалар,
санчастька озатырмын. Ике көн алсыз-ялсыз сугышабыз, бу ячейкада
снарядлар бетте, куркыныч юк диярлек. Аң бул, чокырдан үрмәләп
чыгарга маташма, немец тагын һөҗүмгә әзерләнә.
– Син үзең генә калдың бит...
– Шулай, үзем снаряд алып киләм. Үзем корам, үзем төзим, атып
та җибәрәм. Немец каты кылана, позицияләргә килеп җитә яздылар
бүген. Ярый әле, самолётлар килеп чыгып, иманнарын өшкерде. Нык
туздырдылар инде. Тиз генә исләренә килә алмаслар. Син ничек бомба
астына барып кергәнсеңдер, күрми дә калдым.
– Бер сугышчы яраланган иде, шуны коткарам дип...
Мирхәмәт эндәшмәде. Димәк, ул сугышчы да шул чокырда күмелеп
калган. Аны актарып алганчы шактый изаланды, тик сугышчы җан
әсәре күрсәтмәде, ул үлгән иде...
...Фронтны бүлгәләүнең файдасы тидеме, әллә 3 нче Белоруссия
фронтына билгеләнгән яңа командующий Черняховский уйлап
эш итә белүче генерал идеме, 1944 елның яз аенда башланган
һөҗүмнәр нәтиҗәле булды. Фронт карамагындагы Бишенче армия,
Белоруссиянең төньяк өлкәләрен азат итеп, Көнчыгыш Пруссиянең
Балтыйк яр буйларына килеп чыкты. Иван Данилович Черняховскийга
сугышчылар ышаналар иде. Бердән, ул сугышның башыннан бирле
зур берләшмәләр белән командалык итте. Артиллерия, танк гаскәрләре
белән командалык тәҗрибәсенә ия. Ике тапкыр Советлар Союзы
Герое, шул ук вакытта Мирхәмәтләр төркеме өчен – ул аларның
яшьтәше, аңа утыз җиде яшь – фронт командующийлары арасында иң
яше санала иде. Черняховский җитәкчелегендә бер-бер артлы һөҗүм
операцияләре үткәрелде, каты сугышларда ул һәрвакыт җиңүче булып
чыга килде. Тик аңа күз тиде булса кирәк, 1945 елның 18 февралендә
Көнчыгыш Пруссиянең Мельзак шәһәрендә тыл ягыннан атылган
бердәнбер туп снаряды машинасы янында шартлап, алган яралардан
армия генералы И.Д.Черняховский вафат булды. Аның урынына
Сталин тиз арада маршал А.М.Василевскийны билгеләде.
(Яшь генерал Черняховский командалык иткән фронтта
сугышуын Мирхәмәт аерым горурлык белән искә ала иде һәм аның
һәлак булуын гомере буена үзенең шәхси зур югалтуы, кайгысы итеп санады. Полководецның үлеме серле иде. Тыл яктан атылган
бердәнбер снаряд корбаны булды ул. Сер 2015 елда бераз ачыла
төште – сугыш чорында поляклар төзегән Армия Краевойдагы
кайбер дәрәҗәле офицерларның үҗәтлек белән канында поляк
геннары булган талантлы полководецны юк итү максаты куеп,
яшерен эш алып барганнары билгеле булды...)
Кёнигсбергтан ерак булмаган Вильдкайме бистәсе янындагы
сугышта Мирхәмәт, орудиесенә берүзе идарә итеп, ике көн сугышты.
Немец яраланган ерткыч хәлендә иде, Кызыл Армияне Көнчыгыш
Пруссиянең башкаласы булган шәһәргә якын җибәрмәс өчен теше-
тырнагы белән тартышты. Шуңа күрә немец командованиесе бөтен
көчен шушы хәлиткеч яуга ташлады. Нургалине, санитарлар кулына
тапшырып, санчастька кичкырын гына озата алды ул. Сугышчан
дусларыннан аерылу авыр булды, куанычы шул – Галимҗан да,
Нургали дә исәннәр, алган контузия-җәрәхәтләре төзәлгәч, кабат
сафка басарлар, бәлки аңарчы сугышлар да бетеп куяр...
Бу сугыштагы каһарманлыгы өчен Мирхәмәт «Батырлык өчен»
медале белән бүләкләнде.
Бәхеткә, Галимҗан да, Нургали дә госпитальдә озак ятмадылар.
Дошманны өнендә тукмый башладылар, Берлинга һөҗүм барган
көннәрне алар батареяга кайтып килделәр. Кёнигсбергны алып,
шәһәрне һәм тирәдәге бистә-салаларны фашистлардан азат иткәнче,
шактый вакыт үтте. Сугыш тәмамлануын да Балтыйк буендагы
калада ишеттеләр. Инде өйгә кайтабыз дип сөенеп йөргәндә, аларның
бригадасын Берлинга алып киттеләр. Берлин тирәсендә качып калган
фашист солдатларын тотып, каршылык күрсәтүчеләрен юк итәргә
туры килде. Берлинда эш бетте дип уйларга өлгермәделәр, Япониягә
каршы сугыш башланды. Берлин читендәге станциядә ай чамасы
Япония белән сугышка озатылуларын көтеп яттылар. Көтә-көтә көтек
булгач, вагоннарга төялеп, җир читенә – Япониягә каршы яуга дип
кузгалдылар. Әмма Читага җитүгә, ул тарафта сугыш хәрәкәтләре
бетеп китте. Берничә көн Чита станциясендә, тупикта җан асрадылар.
Нургали иптәшләрен шәһәргә алып чыгып, таныштырып йөрмәкче
иде, рөхсәт итмәделәр. Шулай да, полк командирына миһербанлык
килеп, Нургалинең үзенә генә рөхсәт кәгазе – пропуск язып тоттырды.
Туганнарын, танышларын күреп, куанып кайтып керде Нургали бу
сәфәрдән.
Инде сугышлар бетте, шушыннан өйләргә таратырлар дип көткән
солдатларның хыяллары чәлпәрәмә килде, аларны янә Берлинга
китерделәр. Германиядә качып йөрүче фрицлар күп калган икән,
аларны тотып бетермичә, кайту юк дип аңлаттылар.
...Өч сугышчан дус 1946 елның башында гына туган якларына
кайтып җиттеләр.
(Дәвамы бар)
«КУ» 10, 2025
Фото: Raphael ai
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев