Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Мәхәббәт һәм табигать

Мәхәббәтем олы табигатьтә Чишмә сыман агар моң тулып.

Җептәй сузган кояш нурын җиргә,
Күккә кунып сайрый тургаем.
Зәңгәр күлнең бәллүр көзгесенә
Алыштырмас яшьлек тугаен.
Керфек очларыңнан сөю тама,
Шыткан чәчкә сыман күңелең.
Моң дулкыны тия ярларына
Биләп алган бәхет күгенең.
Киптерми лә сөю тамырларын,
Чык тамчысы иңгән су булып.
Мәхәббәтем олы табигатьтә
Чишмә сыман агар моң тулып.


Гөлшат СОЛТАНГУЛОВА.

 

«КУ» 10, 2025

Фото: Krea ai

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев