Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Калкан

«Мин – мин микән? Мин кем икән?» – диеп Йөрүчеләр арта барганда...

«Мин – мин микән?
Мин кем икән?» – диеп
Йөрүчеләр арта барганда,
Танышларның кадере
Табыш белән
Үлчәнелгән шушы заманда,
Туган тел дә,
Туган җир дә түгел,
Мин каләмне
Калкан итеп тотып,
Каршы чыктым залим җаннарга.
Туры сүзне
Тарттым җәя итеп,
Ялган-яманлыкны аямый, –
Ә хакыйкать
Уктай җитез очар,
Каршы җилгә һич тә аямый.


Гөләндәм ГАЛИЕВА.

«КУ» 10, 2025

Фото: Алинә Хәбибуллина

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    «Мин – мин микән?Мин кем икән?» – диеп,Йөрүчеләр арта барганда,Танышларның кадереТабыш беләнҮлчәнелгән шушы заманда, Туган тел дә,Туган җир дә түгел,Төп мәсләге – байлык булганда,Мин каләмнеКалкан итеп тотып,Каршы чыктым залим җаннарга. Туры сүзнеТарттым җәя итеп,Ялган-яманлыкны аямый, –Ә хакыйкатьУктай җитез очар,Каршы җилгә һич тә карамый!Гөләндәм Галиева.Шигырьнең төп варианты