Әдәби берләшмәләрдә
Серле тел
Татар телем минем, серле телем, Атам-анам бүләк иткән тел. Бала чактан бишек җыры җырлап, Милләтемне милләт иткән тел.
Татар телем минем, серле телем,
Атам-анам бүләк иткән тел.
Бала чактан бишек җыры җырлап,
Милләтемне милләт иткән тел.
И милләтем! Сөй син үз телеңне,
Сакла аның бөек үткәнен.
Онытма тик шуны: татар теле
Синең изге телең икәнен!
Теле юкның иле дә юк диеп
Хак әйтәләр халык телендә.
Татарстан – минем туган илем,
Сөйләшәм мин татар телендә!
Анастасия УСАЧЁВА.
«КУ» 10, 2025
Фото: Krea ai
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев