Логотип Казан Утлары
Шигърият

Олуг нигъмәт

Аллаһның миңа нигъмәте – Искитәрлек исәрлек: Утлар-сулар кичәрлек, Башлар Себер китәрлек...

Аллаһның миңа нигъмәте –
Искитәрлек исәрлек:
Утлар-сулар кичәрлек,
Башлар Себер китәрлек,
Диңгез төбенә төшәрлек,
Җиде Күккә ашарлык,
Дошманны кичерерлек һәм
аннан чын дус ясарлык,
Хәтергә эз салырлык –
Шигърият басуында
бер буразна ярырлык,
Явызларны орырлык,
Сөйгәннәр-дуслар алдында
үз сүзеңдә торырлык...
Олуг нигъмәт бирүчегә
Мәңге сәҗдә кылырлык!

 

«КУ» 10, 2025

Фото: Raphael ai

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев