Шигърият
Миграҗ кичәсе
Шым калыгыз! Вакыт туктап тора, Колачларын җәйсә Аллаһым.
Шым калыгыз! Пәйгамбәрнең аты
Ашып бара Миграҗ киченә.
Гафил җан да ышаначак бүген
Җиде катлы күкләр көченә.
Шым калыгыз! Вакыт туктап тора,
Колачларын җәйсә Аллаһым.
Иң сөекле колын каршы ала
Тәхетендә Раббым, валлаһи!
Мең доганы калебенә салып
Кайтып төшкәч җиргә Изгебез,
И, куаныр иман әһелләре:
– Мәңге яшәр кавем инде без!
Шым калыгыз! Пәйгамбәрнең аты
Ашып бара Миграҗ киченә.
Денсезләр дә дингә килер бүген –
Һәм төшенер Раббым көченә!
«КУ» 10, 2025
Фото: Raphael ai
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев