Борчылу
Ул заманнар узды инде дисәләр дә, Чабатасын һаман түргә элә кеше!
Агарталар – карага ак ябалармы,
Яфсарталар – акка кара ягалармы:
Ак, караны аерырлык чама бармы?
Чагыштырып карар өчен чара бармы?
Ялтырыйлар –
бар тирә-юнь көзге кебек,
Төннәрдән дә караңгы төс
бизде кебек.
Фәрештәләр йоклыймы соң...
албастылар
Бәндәләрнең йомшак ягын
сизде кебек.
Чәкәшәләр – узып китеп чама хисен.
Андый чакта берни түгел синең исем:
Бу манзара уртасында калгач кына –
Нәрсә соң бу,
без кем инде хәзер дисең.
Талашалар –
һәркем сүзне үрә белә,
Кирәк чакта кирәк җирдә өрә белә.
Син: «Аллаһтан курык!» –
дисәң, кукраеп:
– Иманлы, – ди, – имеш,
яттан сүрә белә.
Мактаналар – белә-белә бөлә кеше.
Барны – юк дип, юкны бар дип
белә кеше.
Ул заманнар узды инде
дисәләр дә,
Чабатасын һаман түргә элә кеше!
«КУ» 10, 2025
Фото: Raphael ai
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев