Логотип Казан Утлары
Роман

ЯУ (романның дәвамы)

Ноябрь аенда Наполеон үз армиясен камалышта калдырмас өчен җан фәрманга тартышты. Французларның хәлләре мөшкел иде – дошманны Кутузов армиясе көньяктан эзәрлекли, Витгенштейн гаскәрләре аларны төньяктан камап бара, адмирал Чичагов армиясе көнбатышка табан чигенү юлларында каршылык тудырып килә. Шунысы бар: Кутузов ашыкмыйча, һәр авыл-калага кергән саен гаскәрләрне ял иттереп кенә алга алып бару тактикасын сайлады.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

14

16 ноябрь, 1812 ел. Дүшәмбе. Полоцк тирәсе.


Тихановский беренче октябрьдә Ибраһим Бикчуринны штабка
чакыртты.
Озак вакыт юлда килеп арыган-талчыкан яугирләр ял итеп алырга
өлгергәннәр иде. Ибраһимның өс-башы чиста, кыяфәте – сөбханалла,
җәһәт адымнар белән штабка килеп керде.
– Ял иттегезме? – дип сорады Ибраһимның һәрвакыт пөхтә киенеп,
җитез адымнар белән йөрүен ошаткан Тихановский. Ибраһим эленке-
салынкы йөрүне үзе дә өнәми, башкалардан да шуны таләп итә иде.
– Нәкъ шулай, мәрхәмәтле подполковник! Атлар көр, көтүлектә
тотабыз, яугирләр сугыш серләренә өйрәнә.
Тихановский, итек үкчәләрен күтәреп, аяк очларына басып алды.
Мөһим бурыч барлыгын белдереп, түрдәге өстәлгә җәеп салынган
картага иелде.
– Карта янына кил, Бикчурин. Яуга кузгалабыз. Синең полкка зур
бурыч йөкләнә. Полк князь Пётр Михайлович Волконский корпусы
карамагына күчә. Бригаданың төп көчләре Полоцк тирәсенә озатыла.
Шәһәр дошман кулында. Әлегә. Көчләрне туплап, андагы дошманны
туздырырга кирәк булачак. Күрәсең, безнең юллар бераз аерыла.
Полк тулысынча синең командалыкка күчә. Полкны юлга әзерләргә
боерык бирәм! Карта белән эш итә беләсең, юл күрсәтелгән, барысы
өчен дә син җаваплы!

Унбишенче октябрьдә полк яу барган җирләргә килеп җитте. Соңгы
айларда Кутузов янында хәрби киңәшче вазифасын да үтәгән князь
Волконский бишенче полкны ике ай дәвамында Петербург юлын
саклау белән мәшгуль булган генерал Витгенштейн корпусының
өстәмә көчләре итеп файдаланырга карар кылды. Корпус французлар
тарафыннан яулап алынган Полоцк тирәсендә сугышлар алып бара иде.
Унтугызынчы октябрьдә генерал Витгенштейн корпусы Полоцк
шәһәрен яулап алды. Бородино сугышыннан соң бу искә алырлык зур
җиңү булды. Нәкъ Полоцк шәһәрен алганнан соң Наполеон Мәскәүне
калдырып китү ниятенә килә дә инде.
...1812 елның сентябрендә Наполеон Мәскәүгә керде, әмма аны, ул
өмет иткәнчә, зурлап каршы алучы булмады. Урамнарда кеше дигән
җан иясе күренми, хуҗалары ташлап калдырган этләр өере генә,
кемгә ташланырга белмичә, һау-һаулап йөри. Наполеон бер ай чамасы
көтте: әмма бу бушка булды, бүген-иртәгә император Александр,
солых хакында сөйләшергә дип, «җиңүченең» аяк астына килеп
егылыр дигән хыялы тормышка ашмады. Наполеон чарасыз калды,
чөнки рус гаскәрләре тарафыннан коточкыч алданганын аңлады ул –
Мәскәүне алу Россияне кулга төшерү түгел икән ләбаса! Шәһәрдән
халык качып китеп беткән, гаскәрен ашатырга ризык табып булмый,
атларга фураж юк, провиант эзләп анда чаптылар, монда сугылдылар,
коточкыч хәл: келәтләр буш, шәһәрдән чыгып, якын-тирә бистәләрне
айкап кайту хыялы да тормышка ашмады – барлык юллар бикле.
Гаскәрен бөтенләй җуймас өчен унтугызынчы октябрьдә Наполеон,
Мәскәүне калдырып, чигенә башлады. Кая барсалар, каршылык – як-
яктан партизан отрядлары эзәрлекли, зур юлларда регуляр гаскәрләр
сагалый, бары тик килгән юл белән генә чигенү мөмкин. Ә килгән
юлда ачлык хөкем сөрә: Наполеон гаскәрләре Мәскәүгә бару юлында
көл белән күмер генә калдырганнар иде. Алда аларны коточкыч афәт
көтә иде.
Наполеон, бирешергә теләмичә, берара гаскәрен Санкт-Петербург
тарафына алып китәргә маташып карады. Граф Кутузов монысын
да уйлап куйган – һәрьяклап Наполеонның юлы киселгән иде инде.
Бишенче полк шушы яуның үзәгенә килеп керде. Полкның өч
йөзлеген Тихановский бригадасы составында Велиж шәһәре тирәсенә
урнаштырдылар, монда аларга каты сугышлар аша үтәргә туры
килде. Ибраһим җитәкчелегендәге ике йөзлек Брянск тирәсендәге
Каспля елгасының Двинага койган тамагындагы зур булмаган Сураж
шәһәренә озатылды. Шушында ук Санкт-Петербург белән Мәскәү
почта юллары кисешә, Витевск кул сузымында гына. Җәй айларында
шәһәрне итальян дивизиясе белән француз гаскәрләре үз кулларында
тотканнар, шәһәр шактый төзек булуы белән хәтта французларны
да гаҗәпкә калдырды. Инде шәһәрдән дошман куып чыгарылгач, төп бурыч дошманның кинәт һөҗүменнән юлларны һәм күперләрне
саклау иде. Французларның аерым отрядлары әле анда, әле монда
килеп чыгып кына тора.
...Караңгы, яңгырлы көз. Ибраһим, яугирләр урнашкан заставаларны
тикшереп чыккач, җылы авыл өендәге штабка кайтып, тамак ялгап
алырга утырган иде, депеша китерделәр.
Бүген иртәнге якта французларның зур гына отряды, адашыпмы,
ризык эзләпме, чигенүче төп гаскәрләрдән аерылып, Витевск юлына
төшкәннәр икән. Витевск шәһәренә керү турында сүз бармый, анда
аларны ачлыктан кырылу көткәнен исәпкә алып, французлар, көньяк-
көнбатышка борылып, авыллар аша үтәргә чамалыйлар, ди, шуңа
да провизия табу өчен бераз уңайлырак саналган Сураж юнәлешенә
хәрәкәт итәләр икән. Партизаннар, көтмәгәндә ябырылып, отрядның
бер өлешен тар-мар иткәннәр, шулай да дошманның алдынгы өлеше,
эзәрлекләүдән качып, Суржа юлыннан шәһәргә шактый якынлашып
киләләр икән инде. Көтелмәгән хәл иде бу, мондагы төп көч –
Ибраһим йөзлекләре. Башка өстәмә көчләр көтәсе юк, алар Витевск
тирәсендә кысалардан ычкынырга ашкынган дошман гаскәрләре
белән сугышлар алып баралар. Әгәр Сураж алынса, дошман
Витгенштейн корпусының тылына һөҗүм оештырачак. Ул чагында
Полоцк тирәсендә көчләр таркалып, француз гаскәрләре Петербург
юлына чыгарга мөмкин. Анда исә Витгенштейнга ярдәмгә ашыгучы,
юлда арып-талып беткән Санкт Петербургтан килүче регуляр корпус
хәрәкәт итә. Йончыган корпусның французларга каршы тора алуы
чамалы.
Ибраһим, тиз арада йөзбашларны җыеп, хәлне аңлатты. Ярдәм
көтәсе юк, оператив план төзү дә аның үзенә калган иде. Французлар
сугыша беләләр, көтелмәгән һөҗүм белән исәнгерәтергә кирәк
аларны, әгәр бу якта көчләрнең аз булуын сизеп алсалар, эш харап.
Бикчурин полкы аяусыз сугышның ни икәнен белә, Вилеж шәһәре
тирәсендә Тихановский бригадасына каты сугышлар алып барырга
туры килде, бу сугышлар һаман истән чыкмый әле. Французлар
дәвамлы яуда регуляр гаскәрләрне тәмам тар-мар итеп барган
чакта, Тихановский, үзенең казак полклары белән килеп җитеп, рус
гаскәрләрен һәлакәттән чак коткарып калган иде. Ул чакта бишенче
полкта беренче үлүчеләр дә булды. Чүплектән, бергә күпме яулар
үткән гаярь Гаделша шунда башын салды.
Ибраһим бер йөзлекне, күперне сүттереп, аның тирәсенә
урнаштырды, икенче йөзлекне сул як флангка, Витевсктан килүче
юлдан читтәрәк засадага куйды. Йөзбаш Сөюшевка кат-кат искәртте:
– Чамала, якташ, французлар килеп җитеп, күпернең сүтек
икәнен белгәч, аптырап торган арада, ягъни һуш җыйганчы, алар
өстенә күпердән уң якка яшерелгән беренче йөзлек ташланачак, французлар озак маташмаслар, аңнарына тиз киләчәкләр, гомерләре
сугышып үткән. Сафларын чылбырга тезеп, позицион каршылык
күрсәтергә тырышачаклар. Алдагы йөзлек белән ныклап бәрелешә
башлагач, тылдан син тондырасың. Иң мөһиме – искәрмәстән булсын.
Французлар һушлы, шәһәргә болай гына килеп кермәсләр, разведка
җибәрәчәкләр, аларны ничек тә юк итәргә! Иң мөһиме – күпернең
сүтелгән булуын алар алдан белмәскә тиеш.
Күперне сүтү алдан ук уйланылган ният иде, такталары атна-
ун көн элек үк сүтелеп, кирәк булса, тиз генә җыярлык итеп сакка
куелган иде.
Күпернең нык, җеген җеккә китереп эшләнгәнен күреп,
шаккатканнар иде. Шактый күпер үткәннәре бар, аркылы салынган
бүрәнәләрдән тезелгән була алар, ә монда калын имән такталардан
эшләнгән, йөз елга да бирешми торган күпер иде бу.
– Шәһәрдә башлыча яһүдләр яши. Алар үзләре өчен булса,
иренмиләр, эшли беләләр, – дип аңлатама бирде Ибраһим.
Күпер өстенә кабык капланды, ерактан ул төзек, бернинди
хилафсыз күренә иде. Барысы да урнашып беткәнне көткәндәй,
юл буйлап килүче французларның разведкасы күренде. Биш
сугышчы. Елгыр атларга атланган җайдаклар елга ярына артык
якынлашмадылар, туктап, бераз киңәшләшкәннән соң, икесе килгән
юлдан кирегә чабып китте. Калганнары атларын куаламый гына
күпергә якынлашты. Күпергә кердек дигәндә, алар өстенә яугирләр
ябырылды, тегеләр ни булганын аңлаганчы, куллары бәйләнеп, күпер
астындагы әрәмәдә яталар иде инде. Ибраһим французча сукалый иде,
сораша торгач, аларга каршы туплар, мылтыклар белән коралланган
ике йөз кешедән торган гаскәр киләчәге билгеле булды. Яралылар,
авырулар күп, солдатлар ачлыктан зәгыйфьләнгәннәр.
Сәгать чамасы үтте микән, французларның алгы отряды күпер
төбенә килеп туктады. Шикләнделәр бугай, отряд башлыгы
кычкырынып, нидер сөйләнде – ашыктыра иде булса кирәк, берничә
җайдак атларыннан төшеп, күпер өстенә килеп керделәр. Өч-дүрт
адым атлауга, кабык бөгелеп, французлар елгага коелдылар.
Башлык кычкырудан туктамый, атын кирегә борырга маташканда,
алар өстенә беренче йөзлек ташланды. Французлар да аптырап
ук калмадылар, йөзлекне каршыларга чамалап, күпергә илтүче
юл тирәсенә сибелеп, рәткә тезелделәр һәм, өсләренә килгән
атлы яугирләргә каршы мылтыктан атып, кылыч болгап, сугышка
күтәрелделәр. Ибраһим үзенә каршы килгән акай күзле французны
кылыч белән ат өстеннән кыеп төшерде, «Сөюшев, вакыт!» дип
уйларга өлгермәде, икенче йөзлек арттан китереп бәрде. Французлар
ике ут арасында бераз чәбәләнделәр дә, кулларын күтәреп, бирелә
башладылар. Французларның иллеләп сугышчысы һәлак булган, яраланучылар күп, озакка сузмыйча, исәннәрен әсир итеп, тылга
озаттылар. Ходайның рәхмәте төшкере, яугирләре арасында җиңелчә
яраланучылар булса да, югалтулар юк иде. Ибраһимның иң зур
сөенече шул булды. Иртәгәсен сугыш хакында хәбәрне алган генерал
Витгенштейн, Ибраһимга рәхмәт белдереп, истәлеккә көмеш кылыч
җибәрде.
Моңарчы Санкт-Петербург юлын саклаган Витгенштейн корпусы
чигенүче Наполеон гаскәрләренә төрлечә тоткарлыклар ясау белән
мәшгуль булды, французларның күзләренә ак-кара күренми,
чигенәләр, тизрәк ил чиген үтәргә талпыналар. Шуңа күрә сугышлар
туктаусыз кабынып тора. Утыз беренче октябрьдә каты сугышлар
Чашники тирәсендә кызды – Витгенштейн корпусы французларның
Удино корпусы белән канкойгыч сугышка керде. Бу сугышларда
бишенче полк йөзлекләре кыюлык күрсәтте.
Беренче ноябрьдә икегә аерылган полкны бергә җыеп, Витгенштейн
корпусының авангарды саналган генерал-майор М.М.Свечин
отрядына куштылар. Бу – командование тарафыннан полкка, аның
яугирләренә күрсәтелгән ышаныч иде.

***
28 ноябрь, 1812 ел. Березина елгасы.
Ноябрь аенда Наполеон үз армиясен камалышта калдырмас өчен
җан фәрманга тартышты. Французларның хәлләре мөшкел иде –
дошманны Кутузов армиясе көньяктан эзәрлекли, Витгенштейн
гаскәрләре аларны төньяктан камап бара, адмирал Чичагов армиясе
көнбатышка табан чигенү юлларында каршылык тудырып килә.
Шунысы бар: Кутузов ашыкмыйча, һәр авыл-калага кергән саен
гаскәрләрне ял иттереп кенә алга алып бару тактикасын сайлады.
Наполеон гаскәрләренең арьергарды белән ара торган саен ерагая,
инде йөз илле чакрымга җитте. Дөресен әйткәндә, берничә каты
сугышлардан тәмам йончыган Наполеон армиясенә каршы Кутузов
нигәдер хәлиткеч яу оештырырга ашыкмый иде. Командующийның
ашыкмавы кыйммәткә төште, кайчандыр аръергард сугышлары алып
барып таушалган Витгеншейн корпусы инде авангардта булып чыкты,
бу гаскәрләргә ялсыз һәм бер ярдәмсез каты сугышлар алып барырга
туры килде. Җитмәсә, үзара элемтә начар, зур өмет баглаган Чичагов
та башка гаскәрләр белән араны көйли алмый иде.
Егерме алтынчы ноябрьдә чигенүче Наполеон гаскәрләре моңарчы
авангардта баручы рус армиясе белән туктаусыз сугышлар алып
барудан иза чиккән маршал Николя Удино гаскәрләре белән Березина
елгасы буенда бергә кушылды. Наполеонның туксан мең тирәсе
гаскәре Студёнка авылы янында елганы кичеп чыгарга карар кылды.

Французларның сугышка яраклы кырык меңлек гаскәре генә бар
иде, калганнары – яралылар, авырулар, обоз алып баручылар, төрле
хезмәт күрсәтүчеләр.
Березина елгасы халык телендә дәрья дип йөртелә, артык киң
түгел, тар дип тә әйтеп булмый, сай урыннары күп, тирән урыннары
да җитәрлек. Бу табигый каршылыкны үтеп чыгу французларга
шактый мәшәкать тудырды. Наполеон тиз арада кичү өчен өч
күпер салып куярга кушса да, кирәк-ярак һәм көч җитмәү сәбәпле,
икесен генә өлгертү мөмкинлеге ачыкланды. Наполеон хәрби эшнең
хәйләкәрлеккә нигезләнгәнен яхшы үзләштергән иде – рус армиясен
алдап, ялгыш юлга җибәрергә ният кылды: күперне Студёнка
тирәсендә түгел, бөтенләй башка җирдә, моннан егерме чакрымлап
көньяктарак, түбән агымда салырга карар кылганын күрсәтеп, бер
иш гаскәрләрне шунда озатты. Алар туктаусыз хәрәкәттә – күпер
салган булып кыландылар.
Березина елгасын кичәргә ашыккан француз гаскәрләрен куалап
барган генерал Свечин утыз биш чакрымлап кала, нидер сизенепме,
туктарга боерды. Күзне ертып дошман засадасына килеп чыгу
булмасын дип, аерым хәрәкәт иткәндә тирә-юньдә тиз ориентлаша
торган Ибраһим Бикчуринны разведкага җибәрде.
Ибраһимга билгеле булганы шул – Борисово тирәсендә
французларның зур хәрәкәте турында хәбәрләр бар иде. Анда
кичү төзелә, имеш. Иң беренче чиратта, шуны ачыкларга кирәк
иде. Юлда ул Чичаговның атлы разведчикларына тап булды. Алар
Борисово янындагы бер авылга каршы елга аръягына чыгып, әсирләр
алганнар икән. Чыннан да, Борисовода күпер төзелә, берничә тәүлек
эшлиләр, елга ярына ике меңлек гаскәр туплануын да әйттеләр. Ни
өчен елга буенда ике генә меңлек гаскәр? Ким дигәндә илле меңлек
армия турында сүз барырга тиеш бит? Ибраһим шиккә калды.
Әлегә «тел» алу турындагы фәрман үтәлмәгән, әмма чичаговчылар
нык итеп әйтәләр, хәбәр дөрес, ышанмаска сәбәп юк. Татар тотып
карамый ышанмый, елга ярындагы аз санлы гаскәр алдау булмасын...
Ибраһимга үзенә күрергә, тикшерергә, төгәл мәгълүмат алырга кирәк
иде. «Тел»сез булмый. Борисово ягына барудан мәгънә юк, кире якка,
елга яры буенча төньякка күтәрелергә булды. Кышка кереп барган
туң әрәмәлекләр аша шактый изаланып баргач, алар Студёнка авылы
тирәсенә килеп чыктылар.
Авылдан ерак түгел әрәмәдә бер картны очраттылар. Карт аларны
күргәч каушап калды, учак ягарга җыйган утынын ташлап, бозлы
суга ташланды. Артыннан кереп, чикмән якасыннан өстерәп, ярга
чыгардылар. Карт, өшүдән калтырап, авыз ачып сүз әйтерлек түгел
иде. Бикчурин учак ягарга боерды, картка сак ярак-запаска алынган
коры кием кигерделәр. Учак янында җылынып, йөзенә бераз кеше төсе кергәч, карт сөйләп бирде – авыл читендә рәттән ике күпер
төзелә. Яр буенда француз гаскәрләре мыжлап тора икән. Ничә мең
икәнен чамаларлык түгел, күптин күп, ди. Төп кичү шунда булачак,
димәк.
Ибраһим ярдәмчесе саналган Гыйлемханны үз янына чакырды.
– Без төркем белән алга барсак, французлар өстенә барып
чыгачакбыз. Күпер төбендә мәхшәр, ата улны белми, төзүгә
бирелгәннәр. Ике кешене алып, шушы әрәмәлектән чыкмыйча,
сак кына күтәреләсең, «тел» эләктерәсең. Ничек тә булса француз
офицерын кулга төшерергә кирәк. Караңгы төшкәнче «тел» белән
каршыга килеп баскан бул!
Гыйлемхан – үткен егет, фәрман бирелүгә, сыналган кулдашлар
алып, әрәмә эченә кереп югалды.
Төркемнең кайтуын озак көттеләр. Арып-талып, бозлы суга
чыланып, караңгы төшеп килгәндә генә әйләнеп кайтты алар.
Кыйммәтлесе – берәү түгел, ике офицерны эләктергәннәр.
Авызларына чүбек тыгылган бу офицерлар күзләрен акайтып, үзләрен
сырып алган яугирләрне күзәтәләр, читтән караганда, акылдан язган
кешене хәтерләтәләр иде.
Алар да картның сүзен раслады. Төп кичү Студёнка авылы янында
булачак, Борисовода ялган хәрәкәт бара, каршы якны бутау өчен
шундый алым кулланылган.
Ставкага кайткач, карттан аерым, французлардан аерым сорау
алганнан соң, Свечин депеша язып, Витгенштейнга озатты. Анысы, үз
чиратында, Кутузовка хәбәр салган. Чичагов гаскәрләрен Борисовога
таба кузгатып өлгергән иде, аларны французлар туплардан атып,
засадалардан һөҗүм итеп каршы алдылар...
Егерме җиденче ноябрьдә Витгенштейн корпусы аръергардта
барган Партуно командалыгындагы уникенче француз дивизиясен
тар-мар итте. Ике меңгә якын әсир алынды. Кичү төзүнең бөтен
нечкәлекләрен аңлаган Витгенштейн, туктап тормастан, Студёнканы
урап үтеп, төньяктан килеп, Борисово шәһәренә һөҗүм итте, андагы
«күпер» төзүче гаскәрләрне тар-мар китерде. Егерме сигезенче
ноябрьдә алгы сафта барган бишенче полк башка гаскәрләр рәтендә
төп кичүгә һөҗүм ясады. Наполеон тарафыннан «Бөек Армия» дип
аталган француз гаскәрләренең соңгы көннәре иде бу.
Шул ук көнне Чичагов та үз армиясен Студёнкага таба борды.
Ләкин ул юнәлештә һөҗүм уңышлы булып чыкмады. Елганың ике
яры буйлап сазлыклы әрәмәләр аша барган һөҗүм тиз сүрелде.
Кичүгә илтүче юлны саклаучы французлар, күп гаскәрен югалтсалар
да, эшли башлаган кичүне рус армиясенә бирмәделәр. Наполеон
кырык меңлек гаскәрен аргы якка чыгарырга өлгерде. Аларның
күбесе хезмәт күрсәтүчеләр һәм сугышка яраксызлар иде. Төп гаскәр әле бу ярда рус гаскәрләренә көчле каршылык күрсәтүен
дәвам итте.
Кичкә таба Витгенштейн, тупларны бер урынга җыеп, кичүне утка
тота башлады. Гаскәр өстенә Ибраһим Бикчуринның кавалерия полкы
ташланды. Французлар, үз-үзләрен белештермичә, өерелеп, төзелеп
бетмәгән икенче күпергә килеп бөялделәр. Бу кадәр авырлыкка,
ыгы-зыгыга түзә алмыйча, күпер ишелеп төште. Гаскәрләрдә баш
саклау кайгысы иде, исән калган күпер янына тыгылган халыкны
штыклар белән кадап-чәнчеп, юлдан алып ташлап, кешеләр өстеннән
таптый-таптый, аргы якка бәреп чыктылар. Туплар торган саен утны
көчәйтәләр, арттан Бикчурин полкы кысрыклый, акылын югалткан
халык бозлы суга сикерә башлады. Бер-берсенең өстенә килеп
төшәләр, бер-берсен суда таптап, ничек тә каршы як ярга чыгарга
тырышалар иде. Күбесе, бозлы суга тончыгып, шунда җан бирде.
Егерме тугызынчы ноябрьдә, инде Бикчурин полкы күпергә
якынлашып беткәч, французлар күпергә ут төртте. Меңнәрчә
французлар, обозлар бирге якта калды. Каны кызган Бикчурин, туктап
калмыйча, полкны урау юл аша алып китте, Березина елгасын кичеп,
французларның тылына бәреп керде. Аңа Платовның казак гаскәрләре
иярде. Витгенштейнның төп көчләре килгәндә, сугыш тына башлаган
иде инде. Наполеон качып өлгерде, илле меңле армиядән күп булса
чирек гаскәре исән калгандыр. Витгенштейн корпусы ун мең француз
солдатын әсирлеккә алды.
Березина елгасын кичкәндәге тапкырлыгын, батырлыгын исәпкә
алып, полк командиры Ибраһим Бикчуринны өченче дәрәҗәдәге Изге
Анна ордены белән бүләкләделәр.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 09, 2025

Фото: Raphael Ai

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев