Логотип Казан Утлары
Роман

ЯУ (романның дәвамы)

Немец самолётлары юкка чыкты, алтынчы батарея дошман өстенә ут яудыра тора, инде снарядлар да чамалы калып бара, көн яктысында өстәмә снарядлар китертү мөмкин түгел, җитмәсә, батарея тирәсендә туплар шартлый башлады. Дошман түзмәде, позицияләреннән алар өстенә ут яудырырга кереште.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

15
27 февраль, 1944 ел. Якшәмбе. Витевск тирәсе.

Сталиннан курку, дөреслекне яшерү кыйммәткә төште.
Көнбатыш фронтның тиешле әзерлексез башланган сугышлары
коточкыч югалтуларга китерде. Орша юнәлешендә алга китеш
сизелми, фронтка китереп тыккан өстәмә көчләрнең дә файдасы
тимәде. Хәрби берләшмәләр күп югалтуларга дучар булды, стратегик
ниятләрнең төбендә изге теләк – немец-фашист гаскәрләрен тизрәк
илдән куып чыгару икәне аңлашыла, әмма немец гаскәрләрен юлдан
алып ташларга көч җитмәвен танымый мөмкин түгел иде. Немецлар
таушалды, хәлсезләнде дигән өмет уты сүрелде, аларда көч тә,
оператив хәрәкәт өчен киңлек тә җитәрлек икәне ачыкланды.
Сталин, хисси ашкынуларны читкә куеп, ашыгыч рәвештә
Генераль штабка 1944 ел сугыш кампаниясе өчен яңа стратегик план
әзерләргә кушты. Ставканың Генераль штаб начальнигы Советлар Союзы Маршалы Александр Михайлович Василевский, шәхси
инициатива күрсәтеп, яшерен рәвештә диярлек оператив идарә
башлыгы генерал Алексей Антоновка әле 1943 елның ахырларында
ук 1944 ел өчен немец-фашистларның гаскәрләренә җимергеч удар
ясарлык план төзү эшләрен башлап җибәрергә кушкан иде. Ара-тирә
эшнең барышы турында белешеп, киңәшләшеп алулар булды. Яңа
оператив план эшләнеп, Сталин тарафыннан расланмыйча, Совет
гаскәрләренең алга барышы шикле иде. Аеруча Көнбатыш һәм
Брянск фронтларына игътибар итәргә кирәк. Фронтларның Украина
юнәлешендә алып барган һөҗүмнәре башта уңышлы гына барса
да, каршылыкка очрап, бер урында таптану барлыкка килде. Әлеге
юнәлештә һөҗүмнәр тукталып тормый торуын, тик акланмаган
югалтулар зур иде. Һөҗүм юнәлешен яңача үзгәртү мөһимлеге
барысына да ачык күренде. Барлык мәгълүматларны туплап, Ставка
киңәшмәсендә кичекмәстән яңа «Багратион» планы эшләнде. Генерал
В.Д.Соколовский уңышсыз һөҗүмнәрдә төп гаепле дип табылды
һәм командалык эшләреннән читләштерелде. Апрель аенда фронтны
ике өлешкә – 2 нче Белоруссия һәм 3 нче Белоруссия фронтларына
бүлделәр. Ике фронт, немецларның «Үзәк» төркеменең сул як канатын
җимереп, Белоруссияне азат итәргә һәм Балтыйк диңгезе ярларына
килеп чыгарга тиеш иде.
Ге н е р а л - п ол ко в н и к И ва н Д а н и л о в и ч Ч е р н я хо вс к и й
командалыгындагы 3 нче Белоруссия фронты составына сугышчан
дуслар – татар егетләре Нургали, Мирхәмәт, Галимҗан хезмәт иткән
5 нче армия дә кертелде. Фронтларда кавалерия корпуслары сакланса
да, каты сугышлар үтеп, утлар-сулар кичкән атлы артиллерия
бригадасы да зур үзгәреш кичерде. Бары тик партизаннарның зур
булышлыгы белән 1944 елның гыйнвар азагында гына чолганыштан
чыга алган полк тәмам бетәшеп, тузып беткән иде. Бригаданың
«кавалерия» дигән өлеше юкка чыкты, ул инде «механикалаштырылган
артиллерия» бригадасы дигән исем алды. Элекке яуларда күрсәткән
каһарманлыклары исәпкә алынды, бригаданың «гвардия» исеме
сакланды. Полкны «яңадан җыйдылар». Өч егетне алтынчы
артиллерия батареясына беркеттеләр. Нургали арада белемлерәк
саналгач, аңа орудие белән командалык итү тапшырылды.
Мирхәмәт – төзәүче, Галимҗан коручы булып киттеләр. Шулай да
атлар полкта шактый иде. Кайчандыр дошманга ыргыла-ыргыла
һөҗүмгә ташланырга ияләнгән бахбайлар, авыр арбалар җигеп,
тылдан снаряд ташу эшенә керештеләр. Мирхәмәт, буш вакыт тапса,
атлар тирәсеннән урап үтми калмый иде. Андый кешеләргә «ат җене»
кагылган диләр бит.
Танкларга каршы атучы пушкалар дивизионы башлыча
чолганыштан чыккан кавалеристлардан һәм алдагы яуларда төрле гаскәр составында сугышларда яраланып, госпитальдә
җәрәхәтләрен «ямаштырып» алган яугирләрдән төзелде. Шуңа
күрә гыйнвар ахырларыннан башлап ашыгыч өйрәнүләр үтәргә
туры килде.
Егерме өченче февральдә, караңгы төшү белән, алтынчы батареяны
дәррәү күтәрделәр, пушкаларны позицияләрдән аерып алып,
окоплар аша салынган бүрәнә «күперләрдән» алга, уң флангтагы
урман авызына күчерергә фәрман бирелде. Мичәүләп җигелгән
атлар ярдәм итте. Таң атканчы лом, кәйләләр белән каткан җирне
чокып, пушкаларны яңа позицияләргә урнаштырып өлгерделәр.
Орудиеләрдән арттарак снарядлар өчен «оя»лар әзерләнде. Болар
барысы да артык шау-шу кубармыйча, яшерен эшләнде. Дошман
сизсә, бөтен тырышлык бушка китәчәк иде.
Кышкы таң сузылып кына ата. Суык үзәкләргә үтсә дә, йокы
барыбер үзенекен итә, пушка ышыгында алмашлап черем итмәкче
булганнар иде, батарея командиры өлкән лейтенант Максимов
барысын да торгызды. Алар дошман өстенә тәртипсез ут ачарга
тиеш икән. Төгәл координатлар билгеле түгел, берничә снарядны
дошманның алгы позициясенә, аннан тирәнгәрәк күчереп атарга
әмер бирелде. Шул рәвешле көне буе артиллерия «уены» оештырырга
кирәк булды.
Нургали пышылдап диярлек Мирхәмәт белән Галимҗанга сер
чиште.
– Командирлар рекогносцировка ясыйлар. Безгә дошман
позицияләрен: кайда артиллерия, кайда дзот-дотлар, кайда танклар
урнашкан – шуларны ачыклау йөкләнгән. Димәк, тиздән зур һөҗүмгә
күчәбез.
Дошман акыллы булып чыкты. Яшеренгән ут позицияләрен бер
дә «ачып» күрсәтәсе килмәде, яктыра төшкәч, һавада самолётлар
күренде. Безнекеләр дә моңа әзер булгандыр, күрәсең, урман
артыннан аларга каршы безнең самолётлар килеп чыкты. Һава
сугышы башланды. Мирхәмәт, бер дошман самолётының, артыннан
кара төтен сузып, үз якларына төшеп баруын күреп, кулын-кулга
сугып куйды.
– Менә бит, безнекеләр ничек кылана! Тегеләргә тын алырга ирек
бирмиләр. Элегрәк кайда булды соң алар? Ул чакта бит дошман өскә
бомба яудыра да китә, яудыра да китә, без үзебезнекеләр кайчан килеп
чыгар дип ут йотып яттык.
– Хәл үзгәрә, – диде Нургали, – немецларны җирдә тәмуг уты
яндыра, һавада да хут юк аларга. Безнекеләр дә самолёт ясарга да,
сугышырга да өйрәнделәр!
– Озакка сузылды өйрәнүләре, – дип сүзгә кушылды Галимҗан. –
Кырылып бетә язгач кына.

Немец самолётлары юкка чыкты, алтынчы батарея дошман өстенә
ут яудыра тора, инде снарядлар да чамалы калып бара, көн яктысында
өстәмә снарядлар китертү мөмкин түгел, җитмәсә, батарея тирәсендә
туплар шартлый башлады. Дошман түзмәде, позицияләреннән алар
өстенә ут яудырырга кереште.
Максимов орудиеләрне йөреп чыкты. Һәр орудие командирына
кисәтеп әйткән сүзе шул иде:
– Яугирләр, атуны туктатмыйбыз, әмма сирәклибез, чират
тәртибенә күчерәбез. Снарядларны төнлә генә китерәчәкләр. Безнең
эш дошманның ут позицияләрен ачыклау.
– Исән-имин чыгу да булыр микән, торган саен көчлерәк тә, төзрәк
тә аталар, хәшәрәтләр, – диде Галимҗан ачу белән. – Бер батарея
күпме ачыклык кертер икән? Монда тулы бригада белән эш итәргә
кирәк.
– Хикмәт санда түгел, безгә немецларны кузгатырга кирәк иде.
Мирхәмәт, бияләен салып, өшегән кулын сырган чалбар кесәсенә
тыкты. Аның бер кулы сугыш башында ук яраланган иде. Аз гына
суыктан да өшеп җәфалый. Ул сүзне дәвам итмәкче булып:
– Кузгалып маташалар, – дип әйтеп бетермәде, аларның өстенә
снарядлар ява башлады. Пушкалардан бераз читтәрәк казылган сай
окопларга постылар. Ут яңгыры ничек тиз башланса, шулай тынып
та калды.
Нургали окоптан сак кына башын чыгарды.
– Барыгыз да исәннәрме? – диде ул, каскасына кунган туң
балчыкны коеп. – Харап кыландылар...
Бәхеткә, аларның орудиесенә зыян тимәгән, солдатлар да, кайбер
сыдыру-тырмалуларны исәпкә алмаганда, исән-имин икән.
Ул арада батарея командирының урынбасары Зиновьев пәйда
булды.
– Максимов һәлак булды. Окопка сикереп төшәргә өлгерә алмый
калды. Гәүдәсен өзгәләп ташлады. Командалыкны үземә алам, – дип,
алдагы орудиегә йөгергән иде, барып җитүгә, борылып, Нургалигә
кычкырды. – Бикчурин, монда кил әле!
Нургали, күрше орудиегә килеп җиткәнче, хәлне аңлап алды.
Снаряд орудие расчёты яшеренгән окопка төшеп, барысын да кырып
салган. Балчык арасында кайсының башы, кайсының кулы, кайсының
сырты гына күренеп ята.
– Балчыкны аралап карагыз, исәннәре юкмы? – диде Зиновьев,
агарынган йөзен кар белән ышкып. – Орудиене тикшер, атарлык
булса, эшне дәвам итәргә! Үзеңнекеләрне икегә бүл, берсенә кемне
командир итеп куясың?
– Сафиуллинны. Мирхәмәт...
– Бара, шәп сугышчы. – Зиновьев – полк белән сугышлар кичкән
лейтенант, яугирләрнең күбесен танып, исемнәрен дә, кемнең нәрсәгә сәләтле икәнен дә белә иде. – Кичекмәстән орудиене алышка
әзерләсен! Снарядлар бар әле монда, туп кына төзек булсын.
Нургали орудиесеннән ике солдатны Мирхәмәт карамагына
җибәрде. Алар күрше окопта күмелеп калучыларны араламакчы
булып маташканнар иде, исән калучы булмавы ачыклангач, бу эшне
ташлап, пушканы атуга көйләргә керештеләр. Барысы да әйбәт кебек,
тик прицелга ядрә тиеп, ул тәмам яраксыз хәлгә килгән иде.
–– Туры наводкага күчәбез, – диде Мирхәмәт үзенә карап торучы
кулдашларына. – Снарядларны саклап тотыйк, фәрман шундый.
– Безгә генә язган инде камалыштан камалышка килеп эләгү, –
диде коручы урынын алган Чаркин исемле солдат. – Бу, чынлыкта,
дошман камалышыннан торып сугышу бит инде. Алай-болай була
калса, безне коткарырга кымшанып та карамаячаклар.
Аңа җавап бирүче булмады.
Төш вакыты җиткәндә, каршы як окопларын үтеп, һөҗүмгә
дошман танклары ташланды.
Туп-туры аларның позицияләренә киләләр иде.
– Бишәү... – дип кычкырды Нургали ишетелер-ишетелмәс,
Мирхәмәткә борылып. – Туры наводкадан иң кырыйдагысына бәр!
Мин икенчене алам.
Пушкалар ата башлауга, танклар да «тел»гә килде. Позицияләрдә
мәхшәр купты.
– Безнекеләр ник дәшмиләр? – дип өзгәләнде Чаркин. – Күреп
торалар бит...
– Дошманның тактикасы да шул – безнең позицияләрне
ачыклау... – диде Мирхәмәт. – Үзебезгә генә сугышырга туры киләчәк,
әйдә, шыңшыма, снаряд китер!
Икенче атуда, Мирхәмәт җибәргән снаряд ыжгырып килгән
танкның чылбырларын өзеп ташлады. Танк бер якка борылып
тукталды, бераз артка чикте һәм пушкасын Мирхәмәтләр позициясенә
бора башлады.
Мирхәмәт тә, туп көпшәсеннән карап, урынында тукталып калган
танкны «тотып» алган иде, икенче снаряд аның башнясын каерып
атты. Мирхәмәт күз кырые белән Нургалинең «шәп!» дигәнне
аңлаткандай кулын изәп алуын шәйләп өлгерде. Нургали дә «үз
танкын» яндырып ташлады. Тагын бер орудие уңышка иреште. Өч
танк янгач, калган икесе ата-ата артка чигенде.
Сугыш тынгач, барларга тотындылар. Өченче орудиегә дә туры
снаряд эләккән. Снаряд ташучы гына исән калган. Зиновьев та һәлак
булган. Командалыкны Нургали Бикчурин үзенә алды.
«Атышлы уены» көн буена дәвам итте. Караңгы төшкәч, чигенергә
әмер бирелде.
Зарарланмаган ике генә пушка калган иде. Яраланмый калган солдатлар юк та иде бугай, һәммәсе төрле җәрәхәтләр алган.
Пушкаларны мичәүле атларга тагып, кире үз полкларына кайтардылар.
Егерме сигезенче февральдә безнең гаскәрләр һөҗүмгә күчеп,
тиз арада биш йөз чакрым җирне дошманнан чистарттылар. Бу юлы
Витевск, Орша, Борисов, Минск шәһәрләре азат ителде.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 10, 2025

Фото: Raphael Ai

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев