Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Төнге учак

Төнге учак... Төтен дә юк сыман.

Сихерләнеп, дөньямны онытып,
Карап тордым төнге учакларга,
Бу тормышта борын гына төрткән
Малай идем әле ул чакларда.
Төнге учак...
Төтен дә юк сыман.
Югарыга ургый ут телләре.
Очкын булып галәмнәргә оча
Балачакның татлы мизгелләре.
Шул мизгелләр, әллә йолдыз булып,
Галәмнәрдә урын алдымы?
Кыйблаларын югалтмасын өчен
Киек казларга юл салдымы?
Гомеремнең инде көзе җиткән,
Ат саклаган еллар үткән күптән...
Йокысыз төннәрдә күккә карыйм,
Йолдызлар атыла җиргә күктән.


Никифор ТУКМАЧЁВ.

«КУ» 10, 2025

Фото: Raphael Ai

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев