Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

ЭТ ТИПКЕСЕНДӘ (хикәя)

Җан савытым читлектән чыгарылганда күңел күзем белән тагын шул газиз зинданыма караш ташладым. Менә бит максатыма ирештем – җаным хөр калды, мин – иректә! Минем сөйгән ярым, газиз көчекләрем дә бар! Мин айларга, кояшка, чиксез галәмнәргә очарга да сәләтле хәзер. Хушыгыз, зынҗырларым, богауларым! Син дә бәхил бул, ялгыз карчык! Гомерлек коллыгым – эт типкесе бүген, ниһаять, бетте! Мин хәзер иректә!..

Ихтыяр Кыямов 2005 елда Казанда туган. «Адымнар-
Казан» мәктәбен тәмамлагач, Казан федераль
университетының Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният
һәм мәгариф югары мәктәбенә укырга керә. Хәзерге
вакытта «Гамәли филология: татар теле һәм әдәбияты,
журналистика» белгечлеге буенча III курста белем ала.
Ихтыяр балачактан район, шәһәр, республика,
бөтенроссия, халыкара конкурсларда һәм фәнни-гамәли
конференцияләрдә актив катнаша. 2023 елда татар
теленнән бердәм республика имтиханы тапшырган
укучыларның берсе, татар әдәбиятыннан имтихан
тапшырган бердәнбер кеше.
Югары сыйныфларда укыганда хикәяләр яза башлый. Әсәрләре «Идел»
һәм «Ялкын» журналларында, «Мәдәни җомга» газетасында басыла,
университетта укыган чакта ук «Казан утлары» журналы белән
хезмәттәшлек итә. Ул шулай ук институтта эшләп килә торган «Әллүки»
әдәби иҗат берләшмәсенең әгъзасы, «Рухият» фәнни тугәрәгенең актив
катнашучысы булып тора. Уку белән бергә «Безнең мирас» журналында
корректор булып хезмәт итә.
2025 елда «Сыерчык оясы» хикәясе өчен «Геройлар янәшәдә» бәйгесендә
кызыксындыру бүләгенә ия булды.
Өч хикәясе «Яңа исем» иҗади лабораториясе кысаларында чыгарылган
«Чулман» белән «Казансу» альманахларында басылды.
Бүгенге көндә Казакъстан Республикасының Л.Н.Гумилёв исемендәге
Евразия дәүләт университетында белем ала.

Дөнья киңдер, гаҗәп иркендер ул.
Тәртәләрнең аръягында ирек
Бардыр. Исен сизәм, рухын тоям кебек...
Лилия Гыйбадуллина, «Фәрман»

Эт бәхетенә тиенә алмадым мин.
Кайчан башлангандыр инде бу, төгәл генә әйтә алмам шикелле,
исемдә түгел, алай да бер ягымлы йөзле абзыйны хәтерлим кебек. Мине күтәреп: «Шәп эт булачак бу, токымы да әйбәт!» – дип әйткән
булды сыман. Әйе, чынлап та, мин дөнья күләмендә танылган алман
этләре токымыннан. Бабаларым күп кенә сугышларда катнашкан,
кешеләргә хезмәт иткән, аларның иң тугры юлдашы булган.
Асылда, тамырларыбыз шактый тирән. Үземне бүреләр нәселеннән
дип саныйм. Далаларда, Себер киңлекләрендә күмәкләшеп яшәгән
минем ыруым. Үз көнен үзләре күргән. Хөрлектә, иректә яшәгәннәр.
Күмәкләшеп, ауга чыга торган булганнар…
Ягымлы йөзле абзый, мине машинасына утыртып, әллә кая
җилдертте. Озак та үтмәде, бер авылга килеп җиттек. Шунда ямь-
яшел чирәмдә рәхәтләнеп аунап, әвәрә килеп уйнадым, чабып йөрдем,
сикергәләдем. Шулчак үземне бала-чага сырып алды да, көнебезне
күңел ачып үткәрдек. Янымдагы балалар, кызык эзләпме, яратуларын
белдерепме, бер чәй тәлинкәсе сөт салып бирделәр. Тәмле иде,
малай, күрәсең, авыл сөте булгандыр инде. Сөттән авыз иткәч, мине
юарга керештеләр. Затлы-затлы сабыннар, хуш исле сыекчалар белән
пакьләделәр. Мин әдәп өчен бераз карышып алдым алуын, ләкин алай
да шушы назлы кулларның иркәләвеннән бер дә качасым килми иде.
Кичке шәфәкънең алтын, алсу нурлары: «Минем дә бу дөньяда
каласы килә!» – дигән кебек, кире төшлеккә ялкау гына тартылса да,
ахыр чиктә көчсезләнеп, офык артына качты. Кояш баеды. Упкындай
офык кояшның актык нурларын рәхим-шәфкатьсез йота барудан тәм
таба иде. Бераздан күктә әкрен генә берән-сәрән йолдызлар җемелди
башлады. Ай да үзенең оялчан йөзен күрсәтте.
Шунда хуҗаларыма тагын бер мәртәбә исем китте: берүземә
матур гына җыйнак куыш та әмәлләп куйганнар. Үзе әллә ни зур да
түгел шикелле, тик алай да, шактый иркен тоелды ул шул чагында.
Ачык йөзле адәм балалары, мине кайгыртып, идәнгә салам да җәеп
куйганнар икән, аны-моны уйламыйча, изрәп, татлы йокыга талдым.
Яңа йортымда көннәр шул рәвешле бер-бер артлы үтә торды,
мин үсә төштем, кешеләр миңа игътибар биреп торды. Көннән-көн
тирә-юньдәге матурлыкка хозурланып үстем мин. Хуҗаларым белән
кырларга чыга идек, берничә тапкыр каенлыкта да йөреп алдык.
Ягымлы йөзле абзый миңа һәрчак аның янында гына йөрергә,
еракка китмәскә куша иде. Бер вакыйга хәтеремдә үтә дә яхшы
сакланып калды: хуҗам мине күз уңыннан җибәргән чак булды,
алны-артны карамыйча, урман эченә кереп киттем. Үлән арасында
бер кыштырдау ишетелде, карасам – керпе икән. Бар дикъкатемне
җыеп, аңа багып тордым. Карале, минем уенчыгым кебек үзе. Шул
йомгакны тешләсәм, тавыш чыгарырмы икән? Тукта-тукта, бик
кызык бит әле бу! Озак кына карап торганнан соң, өстенә сикереп,
авызымны киң итеп ачкан килеш, бәләкәй, үткенләнергә өлгермәгән
тешләрем белән керпене тешләп алдым. Шулчак авызымның һәр күзәнәге түзәлмәслек итеп авыртты. Тамагыма бер уч энә аударганнар
сыман тоелды. Чинавымны ишетеп, яныма килгән хуҗам канаган
авызымны күргәч, жәлләп куйды үземне. «Моннан соң инде качып
китү гадәтеңне ташларсың, агайне», − диде. Өйгә кайтуга ук, мине
дәваларга кереште. Шөкер, бик тиздән тернәкләндем. Шуның ише
мизгелләргә бай булды минем ваемсыз көчек чагым.
Болай әллә ни зарланырлык яшәмәдем, тик шул рәхәт чигүләр
ахырына якынлашты. Берсендә көндез йоклап ята идем, колагыма:
«Көчегебез үсте инде, чылбыр тагарга кирәк, кеше өстенә сикерер
тагын», – дигән сүзләр иреште. Туктагыз әле, мин бит кыргый хайван
түгел алай кеше өстенә сикерергә! Әйе, ишегалдына берәр чит-ят
кеше керсә, өрәм, ләкин аларны таларга, тешләп ташларга җыенмыйм
ла! Киң болыннарда чабып йөрисем, азатлык-хөрлек тәмен тоеп
яшисем килә. Сездән нәрсәм белән ким, минем дә азат тормышка
хакым бардыр бит?! Юк, бу берәр хата гынадыр, вакытлыча гынадыр
бу… Хуҗаларым мине ташлап китте. Аларны инде күптәннән күргәнем
юк. Бозау кадәр эт карт кына бер әбигә калды. Ул мескен карчыкка
үзенә бер кайгыртып торучы кирәк, әле мине карап торган була.
Жәлләп яшәдем үзен.
Зынҗырның чалтыр-чолтыр тавышына әкрен генә күнегеп килә
башладым. Хәзер инде бакчага чыгулар да кимеде... Үсә төшкәч,
үземдә ниндидер бер яңа, әлегә кадәр сизелмәгән хис тоя башладым.
Күңелемдә әни булу, нәсел калдыру теләге уянды. «Ә бәлки, чынлап
та, көчекләрем булыр?..» дигән уй-өмет белән яши башладым.
Әби мине жәлләпме, әллә башка сәбәпләр аркасындамы, беренче
кар яуган көннәрдә бакчада йөрергә чыгара иде. Шуннан да
ләззәтлерәк чаклар булганмы икән тормышымда? Мөгаен, юктыр.
Рәхәтләнеп, сөенә-сөенә йөгереп, яңа яуган кар бөртекләрен авызыма
кабып уйнадым. Гадәттәгечә, ел саен бер мәртәбә, дүрт-биш сәгатькә
мине иреккә, хөрлеккә чыгара иде ул.
Көннәрдән беркөнне бакчада йөргәндә, янкорманың түбәсенә
сикерә алганымны аңладым, ә аннан урамга, иреккә чыгып була
бит! Озак уйламыйча, тоттым да сикердем шунда. Кызык икән ул
авыл урамы дигән нәрсәләре! Машиналар тора, симез-таза тавыклар,
озын муенлы казлар йөри. Кеше генә бер дә күренми. Бер-ике көн
элек авылыбызга караклар килеп, малларны урлап йөриләр дигән сүз
таралган иде, алар да күзгә чалынмый. Күз уңыма гына килсеннәр,
барысының да иманын укытыр идем, салабызга борыннарын да
төртмәслек хәлгә китерермен үзләрен! Һау-һау!
Күршеләрнең капка төбендә машиналар тора, күрәсең, кунаклар
кайткандыр. Шунда ымсындыргыч эт исе борыныма чалынды.
Исен тоям, үзен күрмим. Тартынып кына, муенымны күршеләрнең ишегалларына сузып, аны күзли башладым. Чынлап та, чибәр,
гайрәтле ата эт басып тора. Ул да, исемне сизеп алды булса кирәк,
минем тарафка кызыксынучан күз карашын юнәлтте. Шулчак бөтен
санымнан ләззәтле бер сихри дулкын йөгереп үтте. Моңа кадәр
күрешкәнебез юк иде. Каладан вакытлыча гына, кунакка гына
кайткан эт булгандыр ул. Үзенең төп-төз колаклары әйтерсең лә
минем сөю-назымны тыңларга әзер булып тора. Уңга-сулга уйнаклап
торган койрыгы да: «Әйдә, минем яныма кил, бергә уйныйк», − дип
ишарәли сыман.
Кинәт әбинең сукрану катыш ялваруын элеп алдым. Тирә-як
буйлап йөреп, татлы ирекнең бер-ике сәгате үткәндер, әби, минем
югалуымны күреп, тизрәк эзләргә ташланган. Тиз йөри алмаса да,
җәһәт-җәһәт кенә яныма килеп җитәргә тырышты. Үзем аннан качкан
булам, ераграк китәргә тырышам, алай да хуҗадан аерылып булмый
сыман, гүя күзгә күренми торган бер җеп белән чорнап алынганмын.
Шулай мин ераккарак китәм, ул якынлашырга тырыша, үзенең көче
кими бара мескеннең. Түзмәде: «Мин монда егылып үлеп калсам,
сине кем ашатачак соң? Кем кулына каласың? Әйдә, тыныч кына
өйгә кайтып җитик», – диде. Мин уйланып калдым. Ялгыз карчыкны
мин берничек тә калдыра алмыйм. Миннән башка аны яклаучы да
булмаячак бит. Әбидән котылып, аны ташлап китсәм дә, кая барам
инде мин? Ничек ризык табам? Исән кала алырмынмы? Бер сорауга
да юньле җавап таба алмагач, әбигә таба юнәлдем. Әкрен генә өйгә
кайттык. Шуннан бирле мине бакчага чыгарулар бетте... Хуҗабикәм
зынҗырларымны алып ташлады. Аның урынына үлемтек акчасына
тимерчыбык белән уратылган мәйданчык кордыртты. Хәзер чылбыр
тавышлары ишетелми, дүрт яктан да ирегем киселгән ташкапчыкта
җан асрап ятам.
Ничә еллап инде мине юган кеше юк. Колагым иләмсез каты
кычыта, ыңгырашам, җиргә ятып ышкып алгач, бераз басыла кебек
үзе. Ашау да эллекечә түгел. Затлы тәм-томнар бетте, солы боткасы
гына калды, сирәк-мирәк бәйрәм көннәрендә табыннан калган сөяк-
санак эләгә. Ярый әле, анысы бар, тәнемә җылылык кертә. Ябыгып
беттем, шыр сөяккә калдым.
Исемә бик озак вакытлар теге вакыйга төшеп торды. Курыкмыйча
богауларымны ташлап, хөрлеккә ыргыласым калган икән. Һәрхәлдә,
хәзергедән яхшырак яшәр идем, бәлки бәләкәчләрем дә булыр
иде. Теге эт ни хәлдә икән?.. Әле дә кайткалый бугай, кайчак исе
борыныма чалына. Саташуымдырмы бу...
Төнлә әллә нинди бер моңлы тавышны ишетүгә, сискәнеп уянып
киттем. Бар күңелем белән бирелеп, шуны тыңларга керештем.
Бүреләр улый икән. Әйе, минем ерак кан кардәшләрем. Алар иректә,
хөрлектә. Бер-берсе белән аралашырга теләп, аваз салалар. Туган телләрен җуймаган. Бер-берсе белән ап-ачык аралаша алалар. Мин
исә хәзер өрмим дә, уламыйм да, ирек тә дауламыйм инде. Туктале,
нишләп тәпиләремне җәеп салган килеш ятам соң мин?! Мин дә бүре
токымыннан лабаса! Минем дә хөрлеккә хакым бар!
Көчек чагымнан бирле торган җиремнең һәр почмагын өйрәнеп
беттем шикелле, тик барыбер котылу юлын табарга кирәк. Һич
югында читлекнең тимерчыбыкларын чәйнәп өзеп ташлыйм. Мин
бүре ыруыннан бит!
Шул уйлар белән ялкынланып эшкә керештем. Көн-төн чәйним
каһәр суккан чыбыкны. Авызым, тәпиләрем тәмам канга батып бетте.
Тик хөрлек өмете көчле иде, мәңгелек хөрлек хакына мин бернине
дә кызганмаячакмын!
Көннәрдән беркөнне ниләр майтарганымны әби күреп алды.
Калайлар тезә башлады, башка тимерчыбык табып, мин ярыйсы
ук таушалдырырга өлгергән өлешләрне ямап барды. Ахыр чиктә
түзмәде, ярдәмгә күршедә торган абзыйларны чакырды. Мин утырган
тимер читлекне яңа, нык корыч кисәкләреннән ясый башладылар.
Көннән-көн минем хөрлеккә өметем сүнә барды. Читлегемне дүрт
яктан да уратып куйдылар.
Хәер, әби хәлемә кергән сыман кылана башлады. Читлегемне
кордыртып бетергәч, кибеттән алынган эт ризыгы ашатты. Ниндиен
бит әле! Туган ягымнан кайтарылганын! Әүвәл ышанмадым, ләкин
авыз итеп карагач, капылт көчек чагым искә төште дә куйды. Ямь-
яшел чирәм өстендә аунаулар, авыл бала-чагасы белән чабышып
йөрүләр, сөт эчерүләре, назлы кулларның иркәләве… Барысы да
хәтеремдә яңара барды. Тормышым бары тик җәфа чигүләрдән генә
тормаган, шатлыклы мизгелләр дә булган икән…
Әмма ул көн дә җитте… Төнгә авыша барган көннең соңгы
мәлләре. Көндез бар дөньяны үзенең рәхимле, назлы нурлары белән
иркәләгән кояш, көчсезләнеп, кодрәтсезлеген аңлаган күк: «Сау бул,
җиһан!» – диеп, меңләгән еллар барган тәртипне бозарга базмыйча
башын иеп, якты дөньяны калдырды. Офыкның аръягында тәмам
югалды. Ай бүген нишләптер ифрат якты. Туп-туры күземә төбәлгән
сыман аның нурлы көлтәсе үземне азаплый. Күземне ихтыярсыз
ачарга мәҗбүр булдым.
Әстәгы! Бу ни бу?! Читлегем янында теге ата эт басып тора
түгелме соң?! Юк, булмас, төн үзәгендә монда нишләп йөрсен инде
ул? Чибәр күренә үзе, болай бер дә үзгәрмәгән, гәрчә әллә ничә ел
үтсә дә: колаклары төп-төз, койрыгын да элеккечә, назлы итеп кенә
болгый. Кинәт кеп-кечкенә көчекләр пәйда булды. Болары каян
килеп чыкты икән? Үзләре яныма елышкан була әле. Тукта әле!
Бу минем көчекләрем түгелме соң? Мескен бәләкәчләрем ач бит.
Килегез-килегез яныма, газиз балаларым! Ашатам үзегезне, сөтемне рәхәтләнеп имегез! И-и-и, балакайларым! Сау-саләмәт булыгыз,
авырмагыз, туйганчы ашагыз, кадерлеләрем! Моннан соң аерылмабыз
инде, сөеклеләрем! Кайларда гына йөрдегез соң сез? Ә-ә-ә, урманда
уйнагансыздыр шул. Сак булыгыз, нәниләрем, анда керпе дигән
йомгак сыман бер җәнлек бар, берүк үзен тешли күрмәгез. Мине
ташлап китмәгез, бәбекәйләрем! Үлеп сагындым бит мин сезне!..
Читлегемнең почмагында нәрсә соң ул? Ни бар анда? Әллә берәр
чит-ят эт кереп ятканмы? Ябыгып беткән үзе, кабыргалары тырпаеп
тора. Янынарак килеп карыйм әле. Чү! Бу мин түгелме соң?! Шундый
хәлгә җиткәнменме?! Кояш нурлары гәүдәмне яктырткач, үземнең
мескен хәлем тагын да яманрак күренде.
Өй ишеге ачылып китте. Бераздан әбием читлек каршына килеп
басты. Тәнемне күргәч, кызгану катыш бушану хисе белән: «Аллага
шөкер, котылды…» – диде ул.
Җан савытым читлектән чыгарылганда күңел күзем белән тагын
шул газиз зинданыма караш ташладым. Менә бит максатыма
ирештем – җаным хөр калды, мин – иректә! Минем сөйгән ярым,
газиз көчекләрем дә бар! Мин айларга, кояшка, чиксез галәмнәргә
очарга да сәләтле хәзер. Хушыгыз, зынҗырларым, богауларым! Син
дә бәхил бул, ялгыз карчык! Гомерлек коллыгым – эт типкесе бүген,
ниһаять, бетте!
Мин хәзер иректә!..

И Х Т Ы Я Р  К Ы Я М О В.

 

«КУ» 10, 2025

Фото: Raphael ai

 

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    4

    0

    Яшәешкә тәңгәл килерлек психо-драматик әсәр. Нәкъ Тукайча, үлеп котылсаң гына инде. Җиһанга килгән һәр җан иясе иреккә омтыла, тик ул чикләнгән. Бу кырыс чынбарлык, үтәлергә тиешле тормыш кануны... Авторга олуг ижади уңышлар насыйп булсын. Каләм дәвамлы иҗатта чарлана. Әфәрин, Ихтыяр, син үзеңә тиешле юлбашында тапкансыңдыр дип уйлыйм. Иҗатың саекмасын, яңадан-яңа үрләр насыйп булсын үзеңә. Син инде кыйбласы ачык шәйләнгән, яңа туып килүче өметле яшь язучы дисәм дә артык булмас. Гомере буе иреккә омтылган Ирек абыең.

    • аватар Без имени

      4

      0

      Елыйм...

      • аватар Без имени

        2

        0

        Сөбһаналлаһ! Иҗади уңышлар сиңа бала!