Әдәби берләшмәләрдә
Язгы йокы
Барлык мәшәкатьтән качып. Тыймасалар, йөрер идем Көрәк тотып, бакча казып. Айлар буе эшсезлектән Каткан буыннарны язып.
Язгы суны ера-ера,
Йөрмим «Кама таңнары»на,
Коронавирус афәте
Курку салды җаннарыма.
Утырам өйдә аннан качып,
Саф һава бар – тәрәз ачык.
Көн буе йокы симертәм,
Барлык мәшәкатьтән качып.
Тыймасалар, йөрер идем
Көрәк тотып, бакча казып.
Айлар буе эшсезлектән
Каткан буыннарны язып.
«Уян, мужик!» – дип әйтергә
Кольцов та юк, Тукай да юк.
Югарыдан әмер көтәм,
Тик әлегә бер хәбәр юк.
Нурулла ГАПТУЛЛИН.
«КУ» 10, 2025
Фото: Krea ai
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев