Логотип Казан Утлары
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП

Тәүфикъ Әйдинең Фоат Садриевка язган хаты

Хөрмәтле Фуат Садрый җәнаплары! Сезнең әсәрегез редколлегия членнары һәм редакция тарафыннан өйрәнелә. Аның язмышы турында өстәмә рәвештә хәбәр итәрбез. «Таң җиле»н нәүбәттәге ялдан кайткач укырмын инде үзем.

7 март, 1990 ел.
Хөрмәтле Фуат Садрый җәнаплары!
Сезнең әсәрегез редколлегия членнары һәм редакция тарафыннан өйрәнелә.
Аның язмышы турында өстәмә рәвештә хәбәр итәрбез. «Таң җиле»н нәүбәттәге
ялдан кайткач укырмын инде үзем. «Адәм әүлиясе»н 9 нчы санга тәкъдим
итәргә җыенам. Өзекне «Социалистик Татарстан» минем кереш сүз белән
басачак. Үзең салганны, аннан алып, «Татарстан яшьләре»нә керттем. Бераз
саташтырганмын – «Социалистик Татарстан» егетләре минем сүз башын
да, өзекне дә хуп күреп, редакцияләп куйганнар, бирмәделәр кире! Урын
алышынудан дөнья җимерелмәс, «Татарстан яшьләре» җәен чыгарыр әле
шулай ук үзең «Социалистик Татарстан»га җибәргәнне.
Әдәби ел йомгаклары апрельгә күчерелгән.
Минем сәфәр ГФРга, апрельдә кайтып җитәрмен бәлки.
Сәламнәр юллап, Тәүфикъ Әйди,
«КУ» журналының бүлек мөдире (рәсми дә булсын инде!).

 

«КУ» 10, 2025

Фото: Krea ai

Теги: хатлар

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев