Хатлар тег белән яңалыклар
-
22 сентябрь 2026 - 16:00
ЭЛЬМИРА ШӘРИФУЛЛИНАГА КИЛГӘН ХАТЛАР
14 апрель, 1987 ел. Хәерле көн, сөйкемлебез Эльмира! Хат язарга дип кәгазь алуым булды, Вафирә синең «Җырланмаган җыр»ыңны җырлый да башлады. -
21 сентябрь 2026 - 11:00
ЭЛЬМИРА ШӘРИФУЛЛИНАГА КИЛГӘН ХАТЛАР
Рәхмәтләремнең чиге юк. Нинди бәхетле мизгелләр бу... -
11 сентябрь 2026 - 16:00
ЭЛЬМИРА ШӘРИФУЛЛИНАГА КИЛГӘН ХАТЛАР
Исәнме, Эльмира! Сиңа Мөслимнән ныклы сәламәтлек, иҗат уңышлары теләүчеләрдән кайнар сәлам. -
10 сентябрь 2026 - 11:00
ЭЛЬМИРА ШӘРИФУЛЛИНАГА КИЛГӘН ХАТЛАР
Хөрмәтле Эльмира! Миңа китап җибәргәнсез икән, алдым, әкренләп-әкренләп укып та чыктым, күзләр бик начарланды, шуңа әкренләп укыдым. Искә төшереп җибәргән өчен рәхмәт инде! -
7 сентябрь 2026 - 16:00
ЭЛЬМИРА ШӘРИФУЛЛИНАГА КИЛГӘН ХАТЛАР
Эльмира! Күптин-күп сәламнәр сиңа. Беренчедән шул: сине хатлар бүлегенең бикәсе булуың белән язма рәвештә котлыйм, чын күңелдән. -
2 сентябрь 2026 - 11:00
ЭЛЬМИРА ШӘРИФУЛЛИНАГА КИЛГӘН ХАТЛАР
Исәнме, Эльмира! Кайнар сәламнәр юллап Фоат. Казандагы көннәр бер матур истәлек булып үтте дә китте. Печән, утын әзерләү кебек авыл мәшәкатьләренә чумдым. Барыбыз да исән-сау. Син җибәргән конфетларны бик яратып ашадык. -
24 август 2026 - 11:00
ЭЛЬМИРА ШӘРИФУЛЛИНАГА КИЛГӘН ХАТЛАР
23 апрель, 1986 ел. Эльмира, хәерле көн! Раушания, Резеда һәм үзегезгә кайнар сәлам! «Мизгел»не бер тын белән бер утыруда укып чыктым. Гаҗәп! Әйтерсең лә бу Сезнең беренче проза китабы түгел, ә инде бик тә тәҗрибәле өлкән язучының 1001 нче китабы! Сокланып, куанып укыдым. Рәхмәт, Эльмира! -
21 август 2026 - 11:00
ЭЛЬМИРА ШӘРИФУЛЛИНАГА КИЛГӘН ХАТЛАР
Эльмира сеңлем! Кичә Казан иртәнге концерт биргәндә, «Эльмира Шәрифуллина сүзләре» дигәнне ишеткәч кенә дикъкатем артты. -
17 август 2026 - 11:00
ЭЛЬМИРА ШӘРИФУЛЛИНАГА КИЛГӘН ХАТЛАР
7 июнь, 1984 ел. Сөекле Эльмира! Әле генә китабыңны алдым. Әле генә укып чыктым. Шәп! Бик тә матур шигырьләр. Зөлфәткә дә рәхмәт. Бик килешле кереш сүз язган. «Яңгыр җиле»ндә без нәкъ хатын-кызларга гына хас тыйнак күңел... Һәм шул абзацтагы башка сүзләре дә нәкъ мин, кайчандыр сиңа киңәш иткәнчә әйтелгәннәр. Синең бәлки исеңдәдер ул сөйләшүләр. -
13 август 2026 - 11:00
ЭЛЬМИРА ШӘРИФУЛЛИНАГА КИЛГӘН ХАТЛАР
Эльмира! Синең иңнәреңә батырлар күтәрә алмаслык кайгы төште. Мондый чакта нинди генә юату сүзләре дә көчсез. Нинди матур сүзләр дә йөрәктәге бушлыкны тутыра алмас, җаныңдагы сызлануны баса алмас. Шулай да син һәрвакыт белеп тор: синең кайгыңа кайгыручы дусларың бар. -
12 декабрь 2025 - 11:00
Мәхмүт Хәсәновның Фоат Садриевка язган хаты
Фоат туган, быел да сезнең якларга, әкияткә тиң узган елгы урыннарга барып, әллә бер атна-ун көн ял итеп, дөресрәге, балык чиертеп ятыйммы әллә дигән идем дә, хәзергә ул уемнан кире кайтып торырга туры килде. -
1 декабрь 2025 - 15:00
Рөстәм Габдуллаевның Фоат Садриевка язган хаты
Мине монда чакырып, Казанга кеше килгән иде, аннан соң алар мине сөйләшергә дип, Оренбургка да чакырдылар. Мин шәһәр җитәкчеләре белән очрашып сөйләштем. Барысы да кил, нәрсә кирәк – барысын да эшлибез диләр. -
30 октябрь 2025 - 11:00
Тәүфикъ Әйдинең Фоат Садриевка язган хаты
Хөрмәтле Фуат Садрый җәнаплары! Сезнең әсәрегез редколлегия членнары һәм редакция тарафыннан өйрәнелә. Аның язмышы турында өстәмә рәвештә хәбәр итәрбез. «Таң җиле»н нәүбәттәге ялдан кайткач укырмын инде үзем. -
28 октябрь 2025 - 11:00
Аяз Гыйләҗевнең Фоат Садриевка язган хатлары
Фоат, саумы! Кукмара конференциясе сине Язучылар союзына тәкъдим иткән икән, котлыйм! Мин моны алдан ук белә идем, шул караш тормышка ашсын өчен бераз тырышып та йөрдем, шулай да хәбәрен ишеткәч куандым! Бу фактның төп сәбәпчесе үзең, син соңгы вакытта байтак кызыклы әсәрләр яздың. -
23 июль 2025 - 11:00
Миргазиян Юнысның Тәлгат Галиуллинга язган хаты
«Казан утлары»нда синең романың чыгуын, аның тирәсендә шау-шу кубуын ишеттем. Сөйләшүләренә караганда, роман мафия дөньясына бомба ыргытуга тиң диләр. Аңа төпле, анализлы рецензия оештырырга, телевидение аша күрсәтергә, җәмгыятьне йокыдан (мескенлек мәртеннән) уятуда кулланырга кирәк иде. Минем Казанда яшәмәвем шундый үкенечле! Шулкадәр...