ЭЛЬМИРА ШӘРИФУЛЛИНАГА КИЛГӘН ХАТЛАР
Исәнме, Эльмира! Сиңа Мөслимнән ныклы сәламәтлек, иҗат уңышлары теләүчеләрдән кайнар сәлам.
16 октябрь, 1986 ел.
Исәнме, Эльмира!
Сиңа Мөслимнән ныклы сәламәтлек, иҗат уңышлары теләүчеләрдән кайнар
сәлам.
5 октябрь көнне, барыбыз җыелып, Резеда белән сине телевизорга керердәй
булып карадык. Молодец! Бик матур алып бардың, әле тагын бер һөнәрең бар
икән. Кичә «Социалистик Татарстан»да Тукайга багышланган шигыреңне
укыдым. Үсештә син, дустым, үсештә! Мин бик шат.
Подписка буенча Мөслимгә киләсең дигән хәбәр ишетелгән иде, барып
чыкмады бугай. Килергә уйласаң, редакциягә шалтыратып куй.
Үзебез бер килеш ятабыз, бер үзгәреш тә юк.
Тагын бер хикәя җибәрәм. Госманга, Ркаилгә сәлам.
Иң изге теләкләр белән, Фоат Садриев.
«КУ» 09, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: хатлар
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев