Логотип Казан Утлары
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП

ЭЛЬМИРА ШӘРИФУЛЛИНАГА КИЛГӘН ХАТЛАР

Эльмира сеңлем! Кичә Казан иртәнге концерт биргәндә, «Эльмира Шәрифуллина сүзләре» дигәнне ишеткәч кенә дикъкатем артты.

***
26 гыйнвар, 1986 ел.
Сөйкемле вә мөлаем Эльмира!
Үзегезгә һәм үзегез кебек үк чибәр кызларыгызга сәлам!
Сезнең китап әледән-әле кулда... «Күтәр мине!» дип, күзгә багып тора,
яңадан-яңа җәүһәрләр таба торам, кат-кат куанам. Мәсәлән:
Җир тырмашып кара җирне сөрдек
Калмас өчен җирдә ятларга!
Бу ике юл мине чын-чынлап тетрәндерде! Кем әйтә алды әле шулай кыска
гына иттереп, күңелдән өздереп бу игелекне моңа кадәр? Үзегезне нинди тойгы-тәэсирләр этәргәндер бу юлларга, ә миңа яшәү гаменең асылын ачып,
ярып бирделәр. Сокланып туялмаслык осталык бу!
Ярый, хәзер инде бу хатны язарга этәргән төп сәбәпкә күчик. Беренче
йомыш: Сездә калдырган язмалар арасында «Клюшка» исемлесе бар. Аңа
тагын да бер строфа өстәсәк, шигырьнең психик-мораль йөге ачыклана төшә
сыман. Аны аерым кәгазьдә җибәрәм. Шуны «Клюшка»ның дәвамы итеп
ябыштырып куйсагыз иде.
Икенче йомыш: әгәр дә калдырган әйберләрнең берничәсе чыга кала икән,
шул газетаны миңа җибәрмәссезме?
Иҗатыгызда, хезмәтегездә, сабыйларыгызны тәрбия кылу хәстәрендә
чыдамлык, үҗәтлек, сәламәтлек, иминлек теләп, мәгълүмегез –
Риза Шәфи, Казан.

***
22 февраль, 1986 ел.
Эльмира сеңлем!
Кичә Казан иртәнге концерт биргәндә, «Эльмира Шәрифуллина сүзләре»
дигәнне ишеткәч кенә дикъкатем артты. Җырның исемен ишетә алмый калган
идем. Артист җырлаганда сүзләрен аңлавы авыр иде, шулай да соңгы юллар
«Нинди хәзер синең күзләрең?» иде бугай. Бу юлларның чын шигъри юллар
икәне күренеп тора һәм җырның исеме дә шулай булырга тиеш дип уйлыйм.
Көй һәм җыр моңлы иде.
Күп сәлам белән, Наҗар абыең.

 

«КУ» 08, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: хатлар

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев