Мәхмүт Хәсәновның Фоат Садриевка язган хаты
Фоат туган, быел да сезнең якларга, әкияткә тиң узган елгы урыннарга барып, әллә бер атна-ун көн ял итеп, дөресрәге, балык чиертеп ятыйммы әллә дигән идем дә, хәзергә ул уемнан кире кайтып торырга туры килде.
11 июнь, 1983 ел.
Фоат туган, саумы!
Иң әүвәл үзеңә, гаиләңә, якын дусларга, гомумән, мине белгән барлык
таныш-белешләргә аермаенча чуктин-чук сәламнәремне юллап калам.
Фоат туган, быел да сезнең якларга, әкияткә тиң узган елгы урыннарга барып,
әллә бер атна-ун көн ял итеп, дөресрәге, балык чиертеп ятыйммы әллә дигән
идем дә, хәзергә ул уемнан кире кайтып торырга туры килде. Чөнки 20 июньнән
соң Казанга «Современник» нәшриятыннан зур бер делегация килергә тиеш.
Миңа өйдә булырга куштылар, чөнки анда минем «Шөгеровлар» романының
подстрочнигы ята. Татарчасы производствода, көзгә чыгарга тиеш. Шулай итеп,
миңа Мәскәү кунакларын каршы алып озату кебек вазифалар да йөкләячәкләр.
Ә сезгә биргән вәгъдәм буенча, «Шөгеровлар» чыккач, укучылар
конференциясенә барачакмын. Аны зур итеп, ДКда уздыру ягын карарбыз.
Шунда инде җәй көне очраша алмавыбызның үчен алырбыз.
Тагын нәрсә... Хәзерге вакытта «Язгы аҗаган» дигән күләмле романымны
төгәллисе иде дип утырам. Тик беразга тукталып торырга туры килде. «Казан
утлары» өчен «Бүгенге проза: геройлар һәм проблемалар» дигән баш астында
үткәрелгән фикер алышуга зур гына мәкалә яздым. Анда синең (миңа бик
тә ошаган) «Гадәти иртә»дигән хикәяңне кабат мактап телгә алдым. Язма
10-12 нче саннарның берсендә чыгачак.
Менә, Фоат туган, язасы, сиңа җиткерәсе сүзләр шул иде. Эшкә урнашуыңны
ишетеп бик куандым. Әмма төп эшең язу, язу һәм язу икәнлеген онытма.
Кабат сәлам һәм ихтирам белән, Мәхмүт Хәсәнов.
«КУ» 12, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: хатлар
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев