ЭЛЬМИРА ШӘРИФУЛЛИНАГА КИЛГӘН ХАТЛАР
14 апрель, 1987 ел. Хәерле көн, сөйкемлебез Эльмира! Хат язарга дип кәгазь алуым булды, Вафирә синең «Җырланмаган җыр»ыңны җырлый да башлады.
***
14 апрель, 1987 ел.
Хәерле көн, сөйкемлебез Эльмира!
Хат язарга дип кәгазь алуым булды, Вафирә синең «Җырланмаган
җыр»ыңны җырлый да башлады. Үзеңне, мөлаем йөзеңне, елмаюыңны күз
алдына бастырып, рәхәтләнеп тыңладым, бик куандым. Еш яңгырый башладың
әле син, матуркай. Бик әйбәт! Ә иң кирәге – иҗатыңны мәңгеләштерәчәге бу
түгел әле. Әле андый җырың алда, һичшиксез туачак дип өметләнәм.
Талантлар аз, талантлар сирәк очрый. Мин сине шундыйларга санап
табынам да...
Ярар, бу озын тема.
Раушаниянең2 сәләтләрен ишетеп тә сөендем. Менә нинди куанычларың бар бит
синең, канатларың бар. Димәк, син иҗатта ялгыз түгел инде. Ярдәмчең, сердәшчең,
киңәшчең бар! Бу бит зур бәхет! Ә Резеда2 барыгызны да уздырыр әле!..
Ярый, сау булыгыз. Яза башладыммы, тыела алмыйм, әйтер сүзләр табылып,
агылып кына тора.
Риза Шәфи.
2 Кызларым
«КУ» 09, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: хатлар
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев