ЭЛЬМИРА ШӘРИФУЛЛИНАГА КИЛГӘН ХАТЛАР
Исәнме, Эльмира! Кайнар сәламнәр юллап Фоат. Казандагы көннәр бер матур истәлек булып үтте дә китте. Печән, утын әзерләү кебек авыл мәшәкатьләренә чумдым. Барыбыз да исән-сау. Син җибәргән конфетларны бик яратып ашадык.
2 май, 1986 ел.
Кадерле Эльмира!
Сезгә бик күп сәламнәр белән Бакый ага һәм Флора апагыз.
Бик зур рәхмәт – 1 Май бәйрәменә матур бүләк ясагансыз «Мизгел» дигән
китабыгызны җибәреп. Иң әүвәл яңа китап чыгаруыгыз белән котлыйбыз. Актив
эшләвегезгә шатланабыз һәм үзенчәлекле һәйкәл куйгансыз Фаилгә. Кем уйлаган
шулай да язып була дип: зур иҗат биографиясен дә, олы мәхәббәт, самими хисләр
картинасын да бер кечкенә «Мизгел»гә сыйдырып була икән! Димәк, кабатланмас
сәнгать әсәре. Язуыгыз гадәттәгечә: агып тора торган хикәяләү, тыгыз фикер,
ташып торган хисләр, олы җанлылык. Чын татар хатыннарына хас сабырлык,
каядыр тирән яшерелгән көч, чыдам, балаларны ярату, горурлык.
Боларга сокланмый мөмкин түгел. Бер урында төртелеп, канәгатьсезлек
хисе кичереп, тукталып калмыйсың. Китап бер тында укыла.
Кичә бәйрәм көнне алдык та кич укып чыгарга булдык. Бакый ага иртә
йоклый, шулай да тын да алмыйча тыңлады. «Бу – поэзия, йә проза белән
язылган мөнәҗәт», ди. Минем алай әйтәсем килми, шулай да эпиклык монда
да бар.
«Яңгыр җиле»н бик яраткан идек, шигырьләре әле дә күңелдә, рецензияләр
дә хәтердә. Ләкин үзебез яза алмадык. Бакый ага бусына да талпынды язарга.
Әмма элеккечә күп яза алмый шул хәзер. Инде миңа диктофон да көйләргә
вакыттыр аңа. Сөйләвендә логик эзлеклелекне әле югалтмый. Шул ук сүзләрне
язып куяр өчен дип утырса, «үз эшләрем» дип вакытын кызгана башлый. (90!)
Икенче повестьне үзем генә укыдым, ул йоклап китте. Бүген гел сөйләшәбез
үзегез, әсәрегез турында. Кызларның рәсемнәрен күрсәтеп китмисезме? Кайсы
сәнгатькә маилләр? Сез икегез дә талант ияләре булгансыз. Мин ничек, кайчан
язып өлгерүегезгә дә шаккатам. Ул өлгерү үзе бер талант бит, яхшы тәрбия
алгансыз, кызларыгызны да яхшы тәрбиялисез. Шулай нык торыгыз, сынмагыз,
сыгылмагыз (киңәшләрдән туясыздыр, бу – теләк). Уйландыра әсәрегез, мине
бигрәк тә. Зөлфия олы мәхәббәтен сурәтләү белән Зөлфия булды. Надираның
олылардай лаеклы кешесе булмаган. Сез лаеклы саф мәхәббәтегезне дә олылап
күрсәтә аласыз. Киләчәктә дә зур-зур уңышлар телибез сезгә, Эльмира.
Сезнең багышламагыз ук ошады Бакый абыйга. Хәтта шагыйрь кешеләр дә
«Бакый агага» дип язсалар, «бу – гага икән», дип куя. Сез тагы гади һәм оста
итеп, ул «гага»дан котылгансыз, шагыйрә булуыгыз шунда ук сизелә. «Бакый
ага белән Флора апага...» гади һәм дөрес! Ничек башкалар башына килми шул?
Зур рәхмәт, Эльмира! Яңа китапларыгызны көтәбез.
Сәлам белән Флора, Бакый ага.
Р.S. Мин оныттым: «Яңгыр җиле»н укыгач язган хатларыбызны Сезгә
җибәрдекме? Бакый ага кадимчә, мин болай язган идек. Флора. Казан.
***
7 июнь, 1986 ел.
Эльмира!
Бу беренче тәэссорат кына, аны берәр мәкалә язганда файдаланырбыз, дип
саклаганбыз. Ә мәкаләне «Яңгыр җиле»нә озак көттек, Әмир дә, Нурихан да
ул кызыксынуны басмады. Әмма үзебез дә яза алмадык, тиешле кешеләреннән
көтү сәбәпле.
Мин һаман гаҗәпләнәм, нигә булмады ул: «Туды! Яңа шагыйрәбез туды,
ура!» кебек авазлар? Әлегә үзегездәге кебек сабырлык һәм нәтиҗә – союзга
алу булды, күрәсең.
Менә бит, кат-кат килеп укып гаҗәпләнәсең:
Сездер минем сер сандыгым,
Серемә – йозакларым.
Тылсымлы көзгедер лә сез –
Кызларым – кыз чакларым!
Кем шулай әйтә алды Сезгә хәтле?
Ә «Мизгел» һаман яши безнең өйдә. Хәтта Фаилнең бу ишектән килеп кереп, аяк киемнәрен салып, «Исәнмесез, Бакый абый!» – дия-дия үтүе күз
алдына килә торган булды. «Ашыгыч кына язарга туры килде» дип, мәкалә
язган иде Бакый ага хакында. Мәкаләсе әйбәт булган иде.
Шулай ук Ерак Көнчыгышларда, Зеленодольскиларда йөрүе күз алдына
килеп басты.
Димәк, Сез аны фанига кайтара алгансыз. Әле тагы зур эшләр башкарырсыз
Сез. Шуңа көч, кабилият, мәхәббәт сизелә үзегездә.
Чын күңелдән зур уңышлар телибез Сезгә, Эльмира.
Сәлам белән Флора апагыз (Әхмәтова-Урманче).
***
17 июнь, 1986 ел.
Исәнме, Эльмира!
Май башында җибәргән китабың өчен зур рәхмәт. Алгач та язмавымның
сәбәбе – иң башта укып чыгарга кирәк иде. Менә, ниһаять, укыдым һәм сиңа
фикерләремне язам.
«Мизгел»не язып, дөрес эшләгәнсең. Ул бер лирик, моңлы хис белән
язылган һәм повестьта шактый күп кызыклы әдәби, биографик материал
бар. Күп фактлар аша Фаилнең кешелеклелеге дә, зур, оригинал таланты да,
характерының үзенчәлекләре дә ачыла, яктыртыла. Ул фактларның шактый
күбен белә идем, белмәгәннәре дә бар. Мәсәлән, Фаилнең рәсем ясауга сәләте
булуын белми идем, бу минем өчен якты бер ачыш булды һәм Фаилнең болай
да биек дәрәҗәсен минем күз алдында тагын да биегрәк күтәрде (минем үземә
дә сынлы сәнгать бик якын).
Аның Лермонтовны яратуы да мине куандырды: бит миңа бик кадерле
шагыйрьләрнең дә исемлеге Лермонтовтан һәм Тютчевтан башлана... Ә без
Фаил исән чагында аның белән бу турыда бик аз фикер алыштык. Фаилнең
иҗаты да, үзе дә миңа бик якын иде. Гадәттә «дус» сүзе еш кулланыла, ә
чын дуслыкның нигезен уртак фикерләүләр, дөньяга, кешеләргә, әдәбиятка
(сәнгатькә) карашларның бер-берсенә якынлыгы, хисләрнең бер дулкында
булулары тәшкил итә. Фаил белән без бер-беребезне күргән беренче
көнебездән үк бу дулкынны сиздек, дуслаштык, шушы дулкынга тугры
булып яшәдек.
Мемуар әсәрне, гомумән, бәяләве кыен. Андый әсәрдә субъектив нюанслар
күп була, һәм бу табигый дә. Хәтта мин болай дияр идем: фактик материалдан
тыш, истәлекләрне әнә шул субъектив фикерләр, авторның дөньяга «үз күзлеге»
аша каравы истәлекләрне аеруча кыйммәтле итә. Синең истәлек повестең дә
минем өчен әнә шул сәбәптән икеләтә кызык.
Икенче повестеңны да, ялгышмасам, автобиографик материалга таянып
язгансың. Мин аны да кызыксынып укыдым.
Ике повестьны да шактый тәҗрибәле прозаик кулы язган икәне сизелеп тора:
сюжетның борылышларын дөрес билгеләгәнсең, диалоглар оста алып барыла,
сүзлегең бай. Хисләреңне бераз кырыслатсаң, стилең өстендә тырышыбрак
эшләсәң, яңа темалар тапсаң һәм аларны әсәрләреңә алып керсәң – һичшиксез,
яңа уңышларга ирешәчәксең.
Ә хәзер – беренче проза китабың чыгуы белән котлыйм үзеңне!
Кулыңны кысам!
Сәлам белән – Камил (Мостафин – Э.Ш.).
***
13 июль 1986 ел.
Исәнме, Эльмира!
Мөслимнән кайнар сәламнәр юллап калучы Фоат дип белерсең.
«Мизгел»не алдык. Бик зур рәхмәт! Фирая белән Фәнисәгә дә тапшырдык.
Сине проза өлкәсендәге уңышың белән котлыйм, ихлас күңелдән, шатланып
котлыйм! Китапны бер тын белән, бүленә алмыйча укып чыктым. Бернинди
сюжет юк, ә аерылып булмый. Моның сере нәрсәдә икән дип баш ватарга
туры килмәде. Китабыңны беренче җөмләсеннән соңгысына кадәр кайнар
хис-кичерешләр, күңел җылысы белән сугаргансың. Моңланып, сагышланып
укыдым. Мин кайнар итеп сөя белүче, тыйнак һәм түзем, бай рухи дөньялы
татар кызы Эльмираны әле күреп кенә белгән булганмын икән... Китабыңа уңай
рецензияләр чыга тора. Без дә «Авыл утлары»нда Әзһәр Габиди рецензиясен
урнаштырдык. Тагын бер мәртәбә чын күңелдән рәхмәт!
Үзебез бер килеш кенә яшәп ятабыз. Июньнең 20ләрендә атна-ун көнгә
Казанга барырга ниятләп торам. Әлмәт театрының гастрольләрен күрергә
кирәк бит инде. Хатымны шушының белән тәмамлыйм.
Хуш. Кабат сәлам белән, Фоат Садриев.
***
18 июль, 1986 ел.
Исәнме, Эльмира сеңлем!
Мине искә алып, санга сугып дигәндәй, «Мизгел»еңне җибәргән
өчен бик зур рәхмәт. Повестьларыңны укып чыктым. Яңа китабың белән
котлыйм!
«Социалистик Татарстан»да Ләбибәнең рецензиясен укып чыккач та, бу
китапны кулга төшерим әле дип, уйланып утырган идем. Озак та үтмәде,
Синнән бандероль килеп төште. Уйларымны белгәндәй.
Әсәрләреңә, бигрәк тә беренчесенә карата, нәкъ үзеңчә, болай диясе килә:
«Әйтерсең, хәрефләр, сүзләр язмыйсың, бәлки йөрәгеңнең кардиограммасын
төшерәсең Син». Әйе, чынлап та, йөрәк кардиограммасы! Аны бит сызып та,
төзәтеп тә, арттырып та, киметеп тә булмый.
Бөтенесен кичереп, үз кичерешләремне өстәп, бер тында укып чыктым.
Минем дә үз тормышыбыз турында яза башлаган повестем бар. Башларга
куркып йөрдем, хәзер тагын тукталып калдым. Җиңел түгел андый әсәрне
язуы. Йөрәк өзгәләнгән чакта бигрәк тә. Утырып җылыйсы гына килә...
Түземлек телим, яңа иҗат уңышлары!
Сәламәт бул!
Хөрмәт белән, Әдип Маликов.
***
1 август, 1986 ел.
Исәнмесез, Эльмира!
Без Бания белән сезнең «Мизгел»не алдык һәм йотлыгып укып чыктык.
Бик зур рәхмәтебезне белдерәбез сезгә. Бу китап – истәлегегез белән сез яшь
гаиләләрнең ныклыгын сакларга, ир белән хатынның бер-берсенә булган изге
мәхәббәтләренең кадерен белергә өйрәтәсез.
Ходай сезгә сабырлык, сәламәтлек бирсен. Фаилнең төсен-фигыльләрен туплаган балаларыгызның бәхетләре тулы булсын. Тагын бер кат рәхмәт
сезгә.
Иҗатыгызда зур уңышлар, сәламәтлек теләп, Мөҗәһит, Бания.
Р.S. Безнең (һәм сезнең дә) Мөслим якларына килеп чыгыгыз. Безгә керегез,
кунагыбыз булырсыз.
***
2 август, 1986 ел.
Эльмира сеңлем!
Сиңа бер үтенечем бар: Саша исемле фотограф сезнең редакциянеке булса
кирәк. Ул миңа бик тә ошады. Өч мәртәбә баруымда да игътибарлы булды.
С.Хәкимне күмгәндә Х.Туфан агай кабере янында да, Галия ханым Кайбицкая
белән дә һәм башкалар белән дә фотога төшергән иде. Шул хакта аның исенә
төшереп, эшләгән булса, шуларны җибәрә алмассыңмы икән? Хакын килешер
идек.
Күп сәлам белән, Наҗар абыең.
***
9 август,1986 ел.
Эльмира сеңлем!
Синең «Мизгел»не баштан-аяк укып чыктым. Казанда чакта караштырып
кына чыккан идем. Фаил хәзер бөтен барлыгы белән күз алдыма килеп басты.
Кабатлыйм: ярый әле вакытында язып калгансың.
Сәлам белән, Наҗар абыең.
***
26 август, 1986 ел.
Исәнме, Эльмира!
Кайнар сәламнәр юллап Фоат. Казандагы көннәр бер матур истәлек булып
үтте дә китте. Печән, утын әзерләү кебек авыл мәшәкатьләренә чумдым.
Барыбыз да исән-сау. Син җибәргән конфетларны бик яратып ашадык.
«Мизгел» бездә сатылып беткән. Син кушкан нәрсәне эшләдем.
Бер әкият, 7 кечкенә хикәя җибәрәм. Язмышларын белешерсең әле.
Госман белән Ркаилгә икесенә ике чуман сәламемне тапшыр. Әзсенсәләр,
барганда, үзем алып барырмын. Ярый, хуш.
Иҗат шатлыклары телим.
Кабат сәлам белән, Фоат Садриев.
1 «Яңгыр җиле» һәм «Мизгел» исемле китаплар.
«КУ» 08, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: хатлар
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев