Логотип Казан Утлары
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП

ЭЛЬМИРА ШӘРИФУЛЛИНАГА КИЛГӘН ХАТЛАР

Хөрмәтле Эльмира! Миңа китап җибәргәнсез икән, алдым, әкренләп-әкренләп укып та чыктым, күзләр бик начарланды, шуңа әкренләп укыдым. Искә төшереп җибәргән өчен рәхмәт инде!

8 октябрь, 1986 ел.
Хөрмәтле Эльмира!
Миңа китап җибәргәнсез икән, алдым, әкренләп-әкренләп укып та чыктым,
күзләр бик начарланды, шуңа әкренләп укыдым. Искә төшереп җибәргән өчен
рәхмәт инде!
Сезнең шигырьләр китабын да алып укыган идем мин, шигырь китабыгыз
кайнаррак, хислерәк иде кебек тоела миңа. Шигырь китабыгызга карата Нурихан
Фәттахның киңәш-теләкләре бик урынлы, мин аның фикерләренә кушылам.
Инде бу хикәяләрегез турында.
Аларның «Мизгел» дигәне бик шәхси, анда «үзәк өзелүләр» күп һәм әйтми
калдырулар күп, халык белән сөйләшкәндә ачыграк, конкретрак кирәк иде
кебек. Сез бу теманы куеп торыгыз инде.
Икенче повесть халыкчанрак, тормышчанрак, анда да гаилә трагедиясе
булса да, ул шәхсән түгел, анда тасвирланган хәлләр гомуми тормыштан алынган, һәркемнең гаиләсендә булуы мөмкин булган фактлар аны әдәби,
халыкчан әсәр иткән, дип уйлап куйган идем мин үзем аңлаганча.
Икенчесе отышлырак, беренчесе дә начар түгел, тик аны укуы авыр.
Сезгә әдәби һәм шәхси уңышлар теләп, Гамил Афзал. Әлмәт.

 

 

«КУ» 09, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: хатлар

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев