Логотип Казан Утлары
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП

Рөстәм Габдуллаевның Фоат Садриевка язган хаты

Мине монда чакырып, Казанга кеше килгән иде, аннан соң алар мине сөйләшергә дип, Оренбургка да чакырдылар. Мин шәһәр җитәкчеләре белән очрашып сөйләштем. Барысы да кил, нәрсә кирәк – барысын да эшлибез диләр.

17 сентябрь, 1989 ел.
Оренбург шәһәре.
Менә шулай, Фоат, мин сиңа бу хатны Оренбургтан язам һәм Сәйденурга,
балаларыңа кайнар сәламнәр юллыйм.
Дөньяда шундый хәлләр дә була икән, Фоат. Беренче сентябрьдән мин
переводом монда татар театрының баш режиссёры дип саналам. Әмма театр
үзе әлегә юк. Чөнки элекке театр моннан 5-6 ел элек бөтенләй таралган һәм
филармония каршында концерт бригадасы булып кына калган. Хәзер, ниһаять,
ул да таралды дияргә була.
Мине монда чакырып, Казанга кеше килгән иде, аннан соң алар мине
сөйләшергә дип, Оренбургка да чакырдылар. Мин шәһәр җитәкчеләре белән
очрашып сөйләштем. Барысы да кил, нәрсә кирәк – барысын да эшлибез диләр.
Менә хәзер ярты айдан артык вакыт үтте, ә әлегә нәтиҗә юк. Мин бу хатны
ял көне язам, ә сишәмбе-чәршәмбе көннәрендә ОК КПССта очрашырга һәм
тагын сөйләшергә кирәк дип, түрәләр белән сүз куештык.
Без ТОЦ белән үзебезгә эшләрлек театр бинасы сорыйбыз. Театрга яраклы
бер бина бар (Укытучылар йорты), әмма безгә аны алуы, ай-һай, авыр булыр.
Дөресен генә әйткәндә, ул эш барып та чыкмас. Кем инде хәзерге вакытта, укытучыларны акыртып, бинасын тартып алала? Без монда башка вариантлар
да тәкъдим итеп карарбыз дип торабыз, ничек булыр инде. Ничек кенә булса
да, барыбер театрны булдырыга кирәк. Назад ходу нет.
Әгәр театр булдырсак та, кадрлар мәсьәләсе дә зур бер проблема булып алга
басачак. Монда гына труппа җыеп булмый. Кайдан гына булса да чакырыга
кирәк. Ирләр, яшьләр кирәк. Чакырсагыз, квартиралар бирәбез дип тә әйткән
иделәр, ләкин аларның сүзләре белән эшләре арасында бик күп аерма булыр,
ахрысы. Ә квартиралар бирмәсәләр, кем килсен?
Мин үзем хәзер гостиницада яшим, квартираны ноябрь бәйрәмнәре
тирәсендә яңа йортлар тапшырганда бирәбез диделәр. Карап карыйк.
Фоат, монда язган сүзләр хәзергә ике арада гына калсын, чөнки шушы
көннәрдә үзгәрешләр дә булуы бар.
Үзеңнең хәлләр ничек? Нинди яңалыклар бар? Сәламәтлекләр ничек?
Вакытың булса, хат яз. Көтәм. Люция Актанышта гастрольдә, сиңа кереп,
китапны алып китәр. Хәзер Әлмәттә Гүзәл белән Гөлназ гына калдылар. Люция
октябрь башында кайтам ди.
Сиңа Гали Кәримович пьеса сорап хат язгандыр инде, әмма син мине дә
онытып җибәрмә. Монда театр барыбер булачак!!!
Сәлам белән, Рөстәм Габдуллаев.

 

«КУ» 11, 2025

Фото: Шедеврум ии

Теги: хатлар

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев