ЭЛЬМИРА ШӘРИФУЛЛИНАГА КИЛГӘН ХАТЛАР
Эльмира! Күптин-күп сәламнәр сиңа. Беренчедән шул: сине хатлар бүлегенең бикәсе булуың белән язма рәвештә котлыйм, чын күңелдән.
4 сентябрь, 1986 ел.
Эльмира сеңлем!
Фотоларны алдым. Моңсу, күңелсез көннәр яңадан искә төште. Кайбицкаяны
яшь чагындагы, синең яшьтә чагындагы рәсемнәре белән чагыштырып
карадым. Елларның рәхимсезлеген һич кенә дә гафу итеп булмый. Фотолар
өчен икегезгә дә рәхмәт төшсен.
«Татарстан яшьләре»н җибәргән өчен дә рәхмәт. Мәскәү дә, Казан да
минем хакта язгалап торалар, тик Уфа гына ләм-мим. Аның сәбәпләре күп,
аңа күнегеп беткәнмен инде.
Эчемдә ачуларым күп, ачулы шигырьләр туа. Бәлки ул картлык мыжыклыгыдыр.
Хатны синең кебек кыска язам, чөнки язылмый калганы тәмлерәк һәм
озынрак.
Күп сәлам дә җибәрәм: Наҗар абыең.
***
24 сентябрь, 1986 ел.
Эльмира!
Күптин-күп сәламнәр сиңа. Беренчедән шул: сине хатлар бүлегенең бикәсе
булуың белән язма рәвештә котлыйм, чын күңелдән.
Икенчедән шул: «Казан утлары»нда синең мәкалә-рецензия-язмаң басылды бит.
Үзең дә әйтмәгәнсең, мин дә онытканмын исеңә төшерергә. Миңа ошады. Үзеңчә
фикерлисең, үзеңчә язасың. Дәхи котлыйм сине язма рәвештә, чын күңелдән!
Кайнар сәлам белән, Нурихан абый. Казан.
«КУ» 09, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: хатлар
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев