Шигърият
Дуслар кими
Кешеләрне ныграк белгән саен, Дуслар кими – табып булмый җаен. Бу – хакыйкать! Бу – тормышның үзе!
Ахмак дустан акыллы дошман артык.
Мәкаль
Акыл арткан саен кими дуслар,
Ялкыннардан кала бары кузлар.
Һәр нәрсәнең үз урынын табып,
Вакыт куя ишекләрне ябып.
Үтеп еллар, узган саен заман,
Таныш-белеш арта бара һаман.
Кешеләрне ныграк белгән саен,
Дуслар кими – табып булмый җаен.
Бу – хакыйкать! Бу – тормышның үзе!
Битлек асты тулы – кеше йөзе.
Кемдер сиңа ахир була тыштан,
Ахмак дустан артык зирәк дошман.
«КУ» 10, 2025
Фото: Krea ai
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Ахмак дустан зирәк дошман артык, дим мин, ..............Күпме була ахмакларны тартып, дим мин. ............... ...Ә бит йөрдем мин аларны тарта- тарта... ...............Әйтерсең лә, үзем теләп алган карта. ................ ...Яши- яши акыл арта- дуслар, дими, ................Шуңа хәзер һәр ел саен дуслар кими. ................. ...Акыл кергәч, дусларның чын йөзен беләм- ................Дус яшим мин хәзер бары үзем белән. ............... ... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)
0
0