Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

ОНЫТМАДЫК ҖИРДӘ СИН БАРЫН

Актёр һәм педагог, Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Шамил Мәсгуть улы Бариевның тууына – 75 ел (1950–1994).

Актёр һәм педагог, Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Шамил Мәсгуть улы Бариевның тууына – 75 ел (1950–1994).

Ул 1950 елның 14 ноябрендә Саба районы Олы Арташ  авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Ленинградтагы театр, музыка һәм кино институтына укырга керә. Аны кызыл дипломга тәмамлап кайткач, Г.Камал исемендәге театрга кабул ителә. А.Островскийның “Күктән яуган акча” спектаклендә – Крутицкий, М. Байҗиевның “Кияү белән кәләш”ендә – кияү, Р.Хәмиднең “Ике сәгать – бер гомер”ендә әфисәр, Чыңгыз Айтматовның «Ахырзаман»ында – Ирназар кебек характерлы һәм катлаулы рольләр башкарып, тамашачы күңелен яулый. Җырчы актёр буларак та популярлык казана. Педагог буларак, Казан театр училищесында, соңрак Мәдәният институтында яшь артистлар тәрбияли.

1994 елның 5 мартында сәхнәдә Ә.Камалиевның «Әлепле әртисләре»ндә катнаша, тагын берничә көннән, 11 мартта, арабыздан мәңгелеккә китеп бара.

Татарстан радиосында исә аның соңгы язмасы 1992 елның 12 сентябрендә ясала. Дөрес, безнең фондда ул башкарган “Син онытма җирдә мин барын” (Н.Даутов музыкасы, Д.Булгакова шигыре), “Үз ягыма кайтсам” (Р.Хәсәнов, И.Абдуллин) һәм тагын кызы Айгөл белән парлап җырлаган берничә җыр, ул катнашкан спектакльләрнең язмалары саклана. Шулай да, бу тапшыру аеруча кадерле, чөнки ул Шамил Бариевка атап әзерләнгән диярсең.

Атна саен эфирга чыгып бара торган “Хәерле иртә” программасының бер чыгарылышына даими алып баручы Ирек Баһманов янына ашыгыч рәвештә бер ир-ат актёр тавышы таләп ителә – сценарий шулай куша. Уйлашалар да, Шамил Бариевны чакырырга булалар. Шул рәвешчә, өч талант - Ирек Баһманов, Шамил Бариев һәм радио режиссёры Әлфия Гыйлаҗи гаҗәеп кызыклы тамаша барлыкка китерәләр.

Ә инде 1994 елның 11 октябрендә шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, әлеге язманы файдаланып, актёрның якты истәлегенә багышланган тапшыру әзерли. Биредә шулай ук аның хәләл җефете  Гөлфия Бариева һәм Кызы Айгөл Бариева (ул вакытта әле Казан мәдәният институты студенты) катнаша. Шамил Бариев башкаруындагы җырлар яңгырый. “Син онытма җирдә мин барын” дигән җырын тыңлаганда, аның таланты алдында баш иючеләрнең, әле бүген дә юксынып искә алучыларның күңеле тетрәнеп китә. Юк, онытмадык, син безнең хәтердә, Шамил абый, газиз тавышың әле дә эфирда халыкка хезмәтен дәвам иттерә.

Фото: архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев