Логотип Казан Утлары
Шигърият

Үз юлым

Абынсам да, егылсам да, адашсам да, Үз юлым.

Абынсам да, егылсам да, адашсам да,
Үз юлым.
Тайпылмыйча, һаман алга әйдәп торыр
Үз уем.
Кирәк чакта йодрык булып төйнәлер дә
Куш кулым.
Атлармын мин карамыйча кабуына
Сулуым.
Чигенергә, баш ияргә, сынатырга
Юк уем.
Төбәлгән дә киләчәгем карап тора –
Үз улым.

 

«КУ» 10, 2025

Фото: Алинә Хәбибуллина

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев