Киңәшеңә, әти, мохтаҗ чагым...
Киңәш бирче, әти, ниләр кылыйм, Сыгылмаслык көчләр каян алыйм?!.
Киңәшеңә, әти, мохтаҗ чагым.
Тоташ соры бөтен тирә-ягым…
Өметсезлек – гөнаһ, шуны беләм,
Чарасызлык әмма җанны телә.
Туры юлым, ниятләрем дөрес –
Гаделсезлек каршысында көчсез.
Сыенасы иде кочагыңа,
Ышыкланып язмыш тозагыннан.
Киңәш бирче, әти, ниләр кылыйм,
Сыгылмаслык көчләр каян алыйм?!.
Кырыс җилгә кабат яңак куям,
Сер бирмичә әмма горур торам.
Сабырымның сизәм төкәнгәнен,
Елаганым да юк, юк көлгәнем...
Бар тормышым гүя – куе томан,
Кай тарафка юлым – тапмый торам.
Киңәшеңә, әти, мохтаҗ чагым,
Тик син генә аңларсың күк зарым…
Хаклы булгансың бит, түзәм, әти,
Мәңгелектә сөйләр сүзем әйтми.
«КУ» 10, 2025
Фото: Ләйсән Зарипова
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев