ЯУ (романның ахыры)
Татарлар, яулар башланса, беркайчан да җан саклап, качып ятмаганнар, көрәшкә күтәрелгәннәр. Тыныч тормышта да бөтен дөньяны сокландырырлык матур эшләр башкаралар. Татарны киләчәккә эшчән, тапкыр, кыю дигән Аты алып бара. Яктылыкка, яшәешкә илтүче юлдан!..
***
15 июнь, 1974 ел. Шимбә. Әмәкәй.
Мирхәмәт, печәннәрне печәнлеккә өеп бетереп, ишегалдын
яхшылап себереп чыгарды. Иртүк җылы салган мунчада юынып
чыкты. Намаз укып, чәй эчәргә утырган иде, ишек шакыдылар.
– Мактап йөриләр... – дип, иренә карап алды Нурсания.
Мирхәмәт эндәшеп өлгергәнче, ишек ачылып китте, матур
кыяфәтле бер карт килеп керде. Безнең як кешесе түгел, шәһәрдә
яшидер, өс-башы пөхтә, өстендә энәдән-җептән чыккан кием.
Кычкырып сәлам бирде:
– Әссәламегаләйкүм!.. Мирхәмәтнең өе шушымы?
– Шушы була, рәхим ит, кер, кордаш, – дип, Мирхәмәт урыныннан
кузгалды. – Әйдә, түргә үт, мактап йөрисең икән. Чәй эчәргә генә
утырган идек.
Мирхәмәт соңгы елларда муллалык вазифасын башкара иде. Дини
белемле картлар китеп бара, Әхмәтзакир мулла, вафаты алдыннан
Мирхәмәтне чакырып, муллалыкны васыять итеп калдырган иде.
Башта эшкә керешергә кыенсынып йөрде, ничек кабул итәрләр,
васыять иттеләр дип кенә, бу эшкә тотынып та булмый. Заманасы
башка. Инде авылда бер бала туып, аңа исем кушарга кеше таба
алмагач, картлар җыелып, үзләре Мирхәмәткә килделәр. «Гомер
бакый татарлар мулла кушкан исем белән йөриләр, Әхмәзакир
хәзрәтнең васыятен беләбез, вазифага кереш, авыл советына
барып рөхсәт алдык», – диделәр. Авылдашларының фикере ачык –
Мирхәмәтнең мәдрәсә белеме бар, иманы камил, кешегә зыян салганы
булмады, тәртипле, ихтирамлы ил агасы иде. Мирхәмәт риза булды.
Ике-өч елдан белеме, итагатьлеге, моңлы мәкам белән Коръән укуы
турындагы дан тирә-юньгә таралды, дини йолаларны үтәргә дип,
күрше авыллардан да килеп алулар ешайды. Шуңа күрә капкасы
ябылып торганы юк.
– Мактамассың сине, үзең генә белмисең, инде кырык ел мактыйм.
Уйга килмәгән көнең юк. Синнән генә хәбәр ирешмәде, исәнлегеңне
дә белеп булмый, – дип, киң елмайды керүче. – Исән икәнсең, корт
чаккыры!
Мирхәмәт имәнеп ките. Шулкадәр җанга якын, газиз тавыш иде
бу...
– Танымыйсыңмы? – диде карт һәм, Мирхәмәтнең күрешергә
сузган кулын кире кагып, кочаклап алды. – Исән икәнсең, теге чакта
да сине фәрештә урынына күрә идем, һаман шулай, йөзеңнән нур
бөркелеп тора.
Мирхәмәтнең башы әйләнеп, бераз читкә тартылды.
– Кара... Кара…
– Кара түгел, Акбүз ат! Бу кадәр хәтерсез булсаң да булырсың икән!
Мирхәмәт һушына килде.
– Нургали! Бикчурин! Корт чаккыры, син бит бу!
Ике карт, ике фронтовик бер-берсенең кочагына ташландылар.
Нургали Читадан Чаллыда яшәүче улына кунакка килгән икән.
Шимбә җиткәч, ял көненә туры китереп, машиналарына утырганнар
да Мирхәмәтне эзләп, юлга чыкканнар.
– Авылга кереп, беренче кешедән сорауга ук, кай тирәдә яшәвеңне
күрсәтте, алай гына түгел, безнең машинага утырып, йорт каршыңа
китереп җиткерде. Юл буе сине мактады. Абруең бар икән! Хәер,
бусына шикләнмәдем дә. Исәннәр микән дип кенә җан өзгәләнә иде.
Хат язмадың, югыйсә адресны биргән идем.
– Үзең соң?.. – диде Мирхәмәт. – Сиңа да адресны язып бирдем бит.
– Ышансаң – ышан, ышанмасаң – юк, кайтканда вагоннан
чәлдерделәр минем әйберләрне. Ярый, хәрби билет кесәдә калган
иде. Бөтен нәрсәдән колак кактым. Артык пошанмадым да, баш исән
булса, табылыр дип, ике кулны селтәп, Читага кайтып кердем. Гаеп
бар, хат язылмый калды, кайчан да булса бер күрешербез дип яшәдем.
Адресыңны онытмадым – Калинин районы, Әмәкәй авылы икәнен
гел истә тоттым, тик хат кына язарга кул җитмәде.
Ике фронтовик озак сөйләштеләр ул көнне. Нургалинең улы,
югары белемле Тау инженеры, Чаллыда зур төзелеш башлангач,
ата-баба ягы дип, шушында кайтып төпләнгән. Нургали дә
карчыгын ияртеп, монда кайтмакчы икән. Шәһәр белән танышырга
дип килгәннәр. Галимҗан моннан ике ел элек вафат булган иде,
Мирхәмәт үзе җирләп кайтты. Аның рухына дога кылдылар. Бу
хәбәрне Нургали авыр кабул итте. Күзеннән чыккан яшьләрен
сөртеп, шактый эндәшмичә утырды.
Нургали белән Мирхәмәт икесе дә озын гомерле булдылар,
бәйләнешне өзмәделәр…
Йомгак
1815 елның май ае. Иркәнәш авылы.
Габделмалик бу араларда күзен капка ягыннан алмады. Чөнки
французлар белән яуга киткән авылдашлары кайтып җиткәнгә
атнадан артык вакыт үтте. Кайтучылар авылга авыр хәбәрләр дә
җиткерделәр – яуда һәлак булучылар да байтак икән. Андыйларның
гаиләләре тирән кайгыда, рухларына корбан чалдырып, Коръән
ашлары үткәрүләр ешайды.
Төштән соң Габделмалик, абыйсы Габделкаһирны яшь хатыны
белән күрше авылдагы кодаларына кунакка озаткач, келәт тирәсендә
нидер эшләп йөри иде, киртә аша ачык күреп алды – капка төбенә атлы җайдак килеп туктады. Ул шәп хәрби киемнән иде, атыннан
төшәргә ашыкмыйча, бер тын ихатага карап торды.
Габделмалик, күңеле сизеп, өйгә ыргылды, бер басты, ике атлады
дигәндәй, очып кына өй ишеген киереп ачты да, шәррән ярып:
– Әтәй кайтты! – дип кычкырды һәм урамга атылды.
Ибраһим, ияреннән төшеп, Акбүз атны киртәгә бәйләп маташа
иде, арттан:
– Әтәй! – дип кычкырган тавышка сискәнеп киткәндәй итте.
Борылып, үзенә килеп сарылган какча гәүдәле малайның исемен
әйтә алмыйча азапланды:
– И-и, шайтан малай, Габделкаһир, җегет булган!
– Мин Габделмалик булам, – дип, бераз авыз турсайтты үсмер.
– Танып та булмый, вакыт үтте шул инде... – диде Ибраһим, очрашу
тәэсиреннән айный алмыйча. – Зарифҗан кайда?
– Габделкаһир абыйны җиңгәчәй белән Тегермәнчегә кунакка
алып китте.
– Җиңгәчәй белән?
– Әйе, өйләнде бит ул, абыйга үзең әйтеп киттең: «Озак йөрмә,
өйлән, оланнар үстерә башла», – дидең.
– Һе, колагына тиз кергән икән...
Ибраһим, атын бәйләп бетереп, ихатага керде.
Болдырда тач бер-берсенә охшаган ике кызчык басып тора иде.
Ибраһим аларга таба ике-өч атлауга, яшендәй атылып, өйгә кереп
киттеләр.
– Болары кемнәр? – дип сорады Ибраһим.
– Берсе – Зәйнәпбану, икенчесе – Газимәҗиһан. Сеңелкәшләр...
Ибраһим аңлап алды, димәк, Гизделҗамал да, Миңлезифа да кыз
бала алып кайтканнар. Өч яшьләр чамасында бар инде болар...
***
...Французларга каршы яудан Ибраһим бөтәеп кайтып керде.
Елтыр погонлы офицер – подпоручик (хәзерге званиегә күчерсәк –
подполковник), өченче дәрәҗә «Изге Анна» ордены кавалеры, «1812
елгы сугыш истәлегенә» көмеш медале, «1814 елда Парижны алган
өчен» көмеш медале белән бүләкләнде. 1816 елда шәхсән үзе дворян
хокукы алды.
Ибраһим Бикчурин, хәрби эшчәнлеген дәвам итеп, сугыштан
соң 12 кантонның хәрби эшләр өчен җаваплы кешесе – 13 класслы
дистанция начальнигы булып хезмәт итә. Яхшы хезмәт күрсәткәндер,
1828 елда тагын бер орден – дүртенче дәрәҗә «Изге Анна» ордены
белән бүләкләнә. 1834 елның гыйнварында тулы гаиләсенә – үзенә,
ике хатынына, ике малаена, оныкларына (кайбер чыганакларда дүрт
хатыны, дүрт малае, биш кызы, оныклары белән) гомерлек дворянлык чины бирелә. Ул вакытта Ибраһим Бикчуринга 64 яшьләр тирәсе була.
Аның нәселе шактый тармаклы булган, уллары, оныклары да Нократ,
Оренбург губерналарында хәрби эш өчен җаваплы хезмәтләрдә көн
күрәләр. Ибраһим, дистанция начальнигы буларак, Самара губернасы
Бөгелмә өязендә үз хезмәтен башкарган.
1917 елгы революциядән соң Бикчуриннар, кайсы кая таралып,
туздырылганнар. Бүгенге көндә Минзәлә районы Иске Иркәнәш
авылында аларның нәселенә кагылышлы кешеләр юк икән. Авыл
исән, шактый төзек. Әмма, укучы балалар булмау сәбәпле, мәктәп
юк инде. Башлыча өлкәннәр гомер сөрә.
Интернаттагы ачык мәгълүматларга күз салсак, якташларыбызның
рус-француз сугышында катнашулары хакында да, Ибраһим Бикчурин
турында да материаллар табарга була. Бу әсәрне язганда аларны
ныклап өйрәндем һәм файдаландым да. Әмма минем язганнарым –
автор хыялы белән баетылган, күптин-күп өстәмәләр кушылган
әдәби әсәр, тарихи төгәллеккә дәгъва итмәгән җирләре дә бардыр.
Хәбәрләргә караганда, Ибраһим яудан кайткач, Иркәнәштә яшәмәгән,
якындагы рус авылы Матвеевкада төпләнгән. Кайчандыр бу авыл
татар авылы булган – Кәҗә авылы дип йөрткәннәр. Олыгайгач,
башыннан кичкәннәрен, борынгы нәселенең ханнар белән бәйләнеше,
патша наместниклары тарафыннан көч белән тартып алынган җир-
сулары турында бай мәгълүматлы истәлекләр язып калдыруы һәм,
бу истәлекләрнең озак еллар Иркәнәштә билгеле кешедә сакланып,
кемнәргәдер тапшырылганы мәгълүм. Бирсен Аллаһым, бәлки алар
да кайчандыр дөньяга чыгарлар. Тарихи яктан кызыклы булыр иде.
Чынлыкта, әлеге әсәремдәге Ибраһим Бикчурин җыелма образ
иде. Илгә яулар килсә, кубарылып, ил саклаучылар сафына кушылган
татар яугирләре турында ул. Иманым камил, Бикчуриннар нәселеннән
булган ир-егетләр туктаусыз булып торган яуларда, шул исәптән,
1941–1945 елгы сугышта, шулай ук хәзерге көннәрдә барган махсус
хәрби операцияләрдә катнашмый калмаганнардыр. Шуңа күрә, нык
ышанып, автор фантазиясен кушып, милләттәшләремнең төрле
яуларда күрсәткән каһарманлыкларын, зур сынауларны кичеп тә,
кешелеклелекләрен югалтмыйча кичеп чыга алуларын язып, сезгә,
кадерле укучыларым, ирештерәсем килде. Татарлар, яулар башланса,
беркайчан да җан саклап, качып ятмаганнар, көрәшкә күтәрелгәннәр.
Тыныч тормышта да бөтен дөньяны сокландырырлык матур эшләр
башкаралар. Татарны киләчәккә эшчән, тапкыр, кыю дигән Аты алып
бара. Яктылыкка, яшәешкә илтүче юлдан!..
(Тәмам)
«КУ» 10, 2025
Фото: Raphael ai
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев