Әдәби берләшмәләрдә
Көзләремдә каламын
Юк, чакырма кышларыңа, Көзләремдә каламын.
Сизмәдем дә, җәйләр үткән,
Көзләргә кереп барыш.
Белмим, нәрсә җанда әрни,
Күңелдә нинди сагыш?
Көзләрнең дә бар үз яме –
Җаным шуңа омтыла.
Шыбыр-шыбыр яңгыр яуса,
Күңелләргә моң тула.
Көзләрнең бар матурлыгын
Җырларыма саламын.
Юк, чакырма кышларыңа,
Көзләремдә каламын.
Нәфисә БАЯЗИТОВА.
«КУ» 10, 2025
Фото: Ләйсән Зарипова
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев