Аһ, быел да узып бара инде...
Аһ, бу ел да узып китте инде Җиләк җыймый гына яланда… Сиздермичә көзгә кереп барыш: Кызыллана бара балан да.
Аһ, быел да узып бара инде
(Туарылмас тормыш атлары)
Җил искәндәй җитез тизлек белән
Җәйнең җиләк җыяр чаклары.
Соңга калдым тагын нәкъ бер елга,
Томырылып узды чаптарлар.
Янә үткән булып артта калды
Җиләк җыяр ямьле шат чаклар.
Аһ, бу ел да узып китте инде
Җиләк җыймый гына яланда…
Сиздермичә көзгә кереп барыш:
Кызыллана бара балан да.
Вакыт үткән саен арта бара
Җиләк җыймый узган җәйләрем.
Йә җай чыкмый, йә мәшәкать туа –
Шулай инде тормыш хәлләре.
Җиләк җыяр җәйләр көтсен алда,
Юлларның тик булсын аклары.
Безнең гомер үзе – әйтерсең лә
Җәйнең җиләк җыяр чаклары.
«КУ» 10, 2025
Фото: Raphael ai
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев