Үлем юк ул
Изгелек кыл да шундук Кылган эшеңне оныт. Фәкыйрьгә бүл ашыңны, Мактанма күкрәк сугып.
Мөхәммәт Назир улы Огузов (1954) – гомере буе
прокурор булып эшләгән кеше. Үзен хокук сагына
багышлаган, дәрәҗәсе белән – генерал. Бер үк вакытта
Төньяк Кавказ республикаларында яшәүчеләр аны
шушы төбәкләрнең күренекле шагыйре буларак таный.
Ул – Карачай-Черкес, Ингушетия, Адыгей, Төньяк
Осетия республикаларының халык шагыйре; Кавказ
тау сыртларында урнашкан Биштау (Пятигорск)
шәһәрендә яши. Әсәрләренең нигезендә Ислам
тәгълиматы, мөселман дине хакыйкатьләрен аңлату
ята. Аның һәр шигыре Исламның төп хакыйкатьләре
булган изгелек, гаделлек кебек төшенчәләргә ышану булып яңгырый.
Үлем юк ул, җан – исән;
Сырхау бәндәнең тәнен
Ташлап чыга да күктә
Дәвам итә яшәвен.
Бәндәм, өлгер, җаныңның
Сафлыгын кайгырт элек.
Гомер кыска, тиз үтәр,
Тән фани – җан мәңгелек.
Явызлык кылма җирдә:
Җан кыйма һәм урлашма.
Саклан эчкечелектән,
Кеше белән талашма.
Изгелек кыл да шундук
Кылган эшеңне оныт.
Фәкыйрьгә бүл ашыңны,
Мактанма күкрәк сугып.
Гомер кыска, тик кыйммәт –
Яшәүнең сере шунда.
Кемгә дә үч саклама,
Кичер дошманыңны да.
Син кичерсәң, кичерер
Дошманың да, үч тотмас.
Гафу кылсаң шул булыр –
Иблис канын коймас.
Бүләк көтмә беркемнән,
Юк файда алдашудан.
Бу тормышта даныңны
Хезмәтең белән казан.
Һәркем алыр әҗерен,
Кылса да нәрсә генә.
Этлек кылсаң, көттермәс,
Бәла килер үзеңә.
Үлем юк ул, җан – исән.
Шуны бел: үлемнән соң
Ялган сүзләрең өчен
Булыр җавап тотасың.
М ө х ә м м ә т
О г у з о в
«КУ» 10, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев