Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Яшим җирдә якты хыял белән...

Яшим җирдә якты уйлар белән, Кочар булып якты дөньяны.

Яшим җирдә якты хыял белән,
Ап-ак өметләргә уралып,
Былбыл сайравына хозурланып,
Ай-кояштан серле нур алып.
Яшим җирдә якты хыял белән,
Гөлләремә сөеп эндәшәм.
Җаннан чыккан хисләремне язып,
Кешеләргә шатлык өләшәм.
Матурлыктан күңел туямыни?
Тыңлый мине гөлләр уянып.
Яшим җирдә якты уйлар белән,
Кочар булып якты дөньяны.


Рәмзия ВӘЛИЕВА.

«КУ» 10, 2025

Фото: Алинә Хәбибуллина

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев