09 (сентябрь), 2024
ШИГЪРИЯТ ҺӘМ ЧӘЧМӘ ӘСӘРЛӘР
Сания ӘХМӘТҖАНОВА. Ак әләмем итеп шигырь типчим… Шигырьләр. .......... 3
Зәбир ГЫЙМАЕВ. Каторжан. Роман. ........................................................8
Гөлсәрия БАСЫЙРОВА. «Алтын Көз» минем исем!.. Шигырьләр. ........58
Әлфис ГАЯЗОВ. Кайсы яктан чыга соң бу кояш? Роман. ..................... 63
Рәшит БӘШӘР. Җәйнең соңгы алкышы... Шигырьләр. .........................140
Ландыш ӘБҮДӘРОВА. Олабый. Хикәя. .................................................144
ЯҢА ИСЕМНӘР
Гөлназ ӘХМӘДИЕВА. Мин очышка әзерләнәм… Шигырьләр. .............150
«ОЯСЫНДА НИ КҮРСӘ...» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ
Энҗе ГАЛИӘХМӘТОВА. Мәрхәмәтле бул, балам. Хикәя. ...............…...153
КАРДӘШ ХАЛЫКЛАР ӘДӘБИЯТЫ
Баһаветдин АДЖИЕВ. Шагыйрьдән соң илдә җыры җырлана.
Шигырьләр. ........................156
Кайтаваз: Лилия ФӘТТАХОВА. Бәхетнең дә, бәхетсезлекнең дә сәбәпчесе... .........159
Рәдиф ГАТАШ. Ләбиб Леронның чәчмәдә яңача ачылуы. ......................160
ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЬ
Равил РАХМАНИ. Себер – үзебезнеке?! ....................................................161
Фәүзия СОЛТАН. Мин сызланам, син дә сызлан әле, укучым!
(Шагыйрь Ркаил Зәйдулланың соңгы еллар лирикасына бер караш). .....171
Фотоархив: Әдәби мизгелләр.......................................................................176
ӘБҮГАЛИСИНА МӘГАРӘСЕ
Илдус ЗАҺИДУЛЛИН. Каюм Насыйри – православие уку йорты укытучысы......................178
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП
Хатыйп Миңнегулов, Әнгам Атнабаев, Мостай Кәримнең
Рәдиф Гаташка язган хатлары. ........................................................…..........185
Әдәби сканворд. Рәис ГАБДУЛЛА төзеде. ......................................….…....... 187
ГАЗИЗ ТАВЫШЛАР
Дөньяны тынгысызлар хәрәкәткә китерә.
(Рахмай Хисмәтуллинның тууына – 90 ел). .........188
Язмышымның дәрьясы: Казан – Төмән арасы (Шәүкәт Гаделшаның тууына – 75 ел).
Сәхифәне Нәсим АКМАЛ алып бара. ..............................................…….........189
Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан. .........................................….….........190
-
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Казанлының, башка авылларда яшәүчеләрнең котын алу өчен Салих, авылга кергәндә, берничә залп бирергә боерды. Алда матур озын ял булачагын сизгән солдатлар моны бик тырышып үтәделәр. Салих бу тамашадан бик канәгать булды. -
Көз кәефе
Канат сынап, ерак сәфәр алдыннан, Төркем-төркем күчмә кошлар агыла. -
Көзге кояш
Күренә дә кояш көзге көндә, юкка чыга аннан кай ара. Җылысы аз, ләкин үзе һаман җылыткандай булып шаяра. -
Мин әле күп нәрсә белмимдер...
Җир шары әйләнсен – Мин аңа бәйләнмәм. -
Җәлил һәйкәле
Казанына карап тора Җәлил, Тараталмый җилләр томанны. Көтә шагыйрь Казан томаннарын Ләйсән яңгырлары юганны. -
СЕБЕР – ҮЗЕБЕЗНЕКЕ?!
Гадел фикер йөртеп, туры сүзлелеге яки гамәле белән хакимият даирәләре канына тоз салган ихлас шәхесләрнең гомере, гадәттә – моны без бигрәк тә патша Россиясендә ачык күрәбез Себергә сөрелү белән тәмамланган. Шәүкәт Гаделша (Сибгатуллин), миңа калса, алдан ук хәстәрле бунтарь заман шагыйрьләре сафына басып, бу эшен дә ятлар кулына калдырырга кирәк тапмаган – тумышы белән үк Себернеке булырга хәл кылган. -
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Кыза барган учак эссесен чиләктәге кайнарга куелган су да сизде, төрле тавышлар чыгарып җырлый торгач кайнап та чыкты. Карлыган ботаклары салынган чәй исе бөтен яланга таралды, бар үткән-сүткәне сәбәп табып, монда туктый башлады. Иң беренче булып Әхтәм килеп җитте... -
Август аеның җиңүчеләре билгеле!
Котлыйбыз! -
Татар фаҗигасе
Бик күпләрне иблис саташтырды, Оныттырды нәсел, ыруны. -
Сан дип түгел
Үр яулагач, тавы ымсындыра, Уйлар биеккәрәк талпына. -
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Зур волость бинасында берүзе утырган Салих та булып үткән сөйләшүнең кайбер урыннарын тагын бер кат барлап чыкты. Ике тәкъдиме дә дөрес. Тик бүгеннән Сәлимәне ябып кую дөрес түгел. -
КАТОРЖАН (роман)
– И балалар... Мин китеп баргач, икәү генә каласыз бит... Бер-берегезгә терәк булып яшәсәгез иде!.. Нәсел агачын корытмасагыз иде!.. Бу дөньяларда бала кайгысы күрмә икән. Хәсрәт тустаганын төбенә кадәр эчсен дидеңме, Ходаем? Сиңа бер үпкәм юк минем... Сорыйсым гына килә: улым Гыйлемханның гомерен берничек тә саклап калып булмый идеме? -
Бер секундка ике тапкыр сулыйм...
Каләм язмас булып ярат әле – Иҗат итми шашыйм тәмам. -
Очар идем
Бар җаныма җирсү, сагыну тулып, кайтыр идем аннан Яз булып… -
КАТОРЖАН (романның дәвамы)
Бала кайгысы өстенә дөнья тагын бер четерекле ягы белән ачылды: яшь калада мөселман зираты юк икән. Вакыт бара. Мәетне җир куенына иңдерү кирәк. Нурислам Башкарма комитетның ишеген шакыды. -
Мин төш күрдем
Мин төш күрдем, мин бер агач, имеш, Чүл комында тамыр җибәргән. -
МИН СЫЗЛАНАМ, СИН ДӘ СЫЗЛАН ӘЛЕ, УКУЧЫМ!
Чал тарихлы татар сүз сәнгатенә Р.Зәйдулла үткән гасырның сиксәненче елларында, үзе турында «хәбәр салып», тиз арада фикерен төгәл һәм образлы сурәтләр, соңгы сүз булуга дәгъва итмәгән шигъри күзаллауларга таянып, замандашының өермәле дә, сагышлы да кичерешләренә барәбәр өслүб белән чагылдыру сәләтенә ия шагыйрь буларак таныла. -
Сары моң
Исеп куя җылы җил – Җәйнең соңгы алкышы. -
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Юл буе акрын гына җырлап кайтты Гаязетдин. Иптәшләре сорарга кыймадылар, бары кайтып җитәрәк кенә берсе түзмәде, җырның исемен белеште. Татар халкының «Ишкәкче карт» дигән җыры бу, диде Гаязетдин. Гаязетдинның җырында аның башыннан үткән язмыш борылышлары да, булган шатлык-көенечләре дә, алдагы тормышка булган ышанычлары да, бар да бар иде… -
КАТОРЖАН (романның дәвамы)
Зират капкасын япкач, әтисе әйтте: – Зәкинур туганым, синең баш очыңда дога укый алмадым. Каберең – Псков каласында... Мирхәбиб энем, синең каберең тагын да ерактарак – Польша җирендә. Миргалим, синең каберең бөтенләй дә билгесез... Укыган догаларым сезнең рухыгызга да барып ирешсен иде. -
Ана теләге
...Күр, бер сабый, тәү адымын атлап, Әнкәсенә килеп сыена. -
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Озакка китте партизаннарның урманда ятуы. Баштагы планнар буенча ике атнага гына дип башланган иде бит, инде ай, Яңа ел да үтте. Салкыны да, ашарга аз булуы да акрын гына сиздерә башлады. -
Безнең журналны маркет-плейс киңлекләреннән алыгыз!
Журналыбызның декабрь саны Сезне көтә! -
Җир яшәрә бара бездән...
Үзгәрешне башла элек Яшәвеңне сөюеңнән. -
ОЛАБЫЙ (хикәя)
Ә Хода бәндәсенең каян килүе, кая юл тотуы, хәтта исемен дә төгәл генә белмәве ачыклангач, Муса агайга карар кабул итәр өчен тирән итеп бер сулыш алырлык вакыт кирәк булды: иң элек әбине җылыга алып керергә, кайнар чәй эчерергә, иртәнгә кадәр ял иттерергә кирәк иде. Аннан соң күз күрер... -
КАТОРЖАН (романның дәвамы)
Апасы мичтән кызарышып пешкән өчпочмаклар алды. Өчәүләп чәй эчтеләр. Җизнәсе өчпочмакларны «урды». Туганнарның тамагыннан аш үтмәде. Икесенә дә бик моңсу иде... Киләчәктә мондый очрашуларның сирәк буласын, күбрәк Вотсап аша аралашырга туры киләчәген икесе дә аңлыйлар иде. -
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Тиздән борчулы таң да атты. Йокысыз төндә бер нәрсәне аңлады Мирон: бу юлы котылу юк, бу юлы ул башы-аягы белән килеп капты тозакка. Менә бит, ни яшәвенең рәте булмады, үлеме дә кешечә булмаячактыр... -
Чигүче Йолдыз
Үткәннәрне киләчәккә бәйләп, Чигү чигә татар ханымы. -
КАТОРЖАН (романның дәвамы)
Менә кайдан башлана ул Ватан! Кыскасы! Кече сержант Әүхәдиев дежур торганда, тыныч йоклый аласыз, кызлар! Чиккә кадәр ике йөз чакрым. Аннан Кытай иле башлана. Болай ике ил арасында мөнәсәбәтләр ару гына... Ару гына түгел, гел яхшыруга бара.Әмма чик сакчысы тәүлекнең һәр минутында уяу булырга тиеш! Кече сержант Әүхәдиев уяу булды. -
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Чыгу юлларының күз алдында берсе артыннан берсе ябыла... Аш та үтми, су да бармый. Салих, шинелен кулына гына салып, Хәмитнең өеннән ерак булмаган штабка кереп китте. Шулай аптырап утырганда, Сафа килеп керде. Исәнләшү юк, башкасы юк, шунда ук ачуланып сүз башлады... -
Яфрак өзелә
Яфрак кыштырдавын ишетә Кое төбендәге тын сулар. -
Хатыйп Миңнегуловның Рәдиф Гаташка язган хаты
Эх Рәдиф, без ничектер тормышның тоткасын күрмибез. «Бөркет күрсәм, бөркет буласым килә» дигәндәй, бер хуҗалыкның (ну, колхозның) җитәкчесе булып эшлисе килеп куйды. Партия, хөкүмәт, халык поддерживать итеп торганда, чәчәк аттырыр идек авылларны! -
Минем көзем
Сезнең көзләр дә матурмы? Минем көзем – алтын сары. -
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Авыл кешеләре, ут кабызмыйча, тәрәзә ярыгыннан урамга карап, куркып кына дога сүзләрен искә төшереп, урамдагы караңгыда кап-кара булып күренгән кешеләрне волостька таба озаттылар. -
Күптөрлесең
Шигырь аша сагынырмын, танышырмын өр-яңадан. -
КАТОРЖАН (романның дәвамы)
Егетебез, гәрчә шәһәр җирлегендә туып-үскән булса да, сәләтле укучы булып чыкты. Бер атнадан ул айгырга сикереп атлана; иярдә дә, иярсез дә, юырттырып һәм кушаяклатып чаптырып та, ат өстендә шөйлә ышанычлы йөри иде. Афәрин дими, ни дисең! Бүген исә бисмилласын әйтеп, мәчеткә юл тотты. -
Котлыйбыз!
Күп еллар шигърият бүлеге мөхәррире булып эшләүче Фәнил Гыйләҗевны һәм аның гаиләсен чын күңелдән сабыйлары туу белән тәбрик итәбез! -
КАЮМ НАСЫЙРИ – ПРАВОСЛАВИЕ УКУ ЙОРТЫ УКЫТУЧЫСЫ
Сүз дә юк, Насыйри традицион дини мохиттән тулысы белән аерылмаган, иң элек туганнары белән элемтәләр саклаган. Ул бертуган абыйсы һәм энеләре белән даими рәвештә хат алышып торган, үзе еш яза алмаса да, әти-әнисеннән хатлар өзелмәгән. Еш кына әти-әнисе, абыйсы, энеләре һәм апасы, аннан көнкүреш әйберләре сатып алуын сорап, хатлар яза торган булганнар, шулай ук кием-салым, баш яки аяк киемнәрен тектерергә заказлар биргәннәр. -
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Бөтенләй югалып калды Ризван. Мобилизациядән түгел, аның менә шулай көтмәгәндә алга килеп төшүеннән. Күпмегә сузылыр ул сугышы, кем белә. Бәлки, сугышыр кешеләрне кырып бетергәнче барыр? Бәлки, аның башы бар, азагы булырга охшамаган? -
«Алмашыну»
Яңа өйләнешкән кебек Билдән кочып кына йөртә. Җәннәт дисәң, җәннәт менә... Рәхмәт инде, йөрәк маем! -
Ләбиб Леронның чәчмәдә яңача ачылуы
Шулай дип баш куюым аклана, минемчә: балалар шагыйре булып йә юмор-сатира әсәрләре белән киң танылган әдип, ягъни Ләбиб чәчмәдә (проза жанрында!) яңа сүз әйтә дип уйлыйм мин. -
КАТОРЖАН (романның дәвамы)
– Мин сине көтәрмен, Фәйрүзә! – Тавышына бер чеметем өмет сыенган иде. Кыз өермә булып ишеккә ташланды. Егетнең борын төбендә шапылдап, ишек ябылды. Мәрхәмәтсез сүзләр мәхәббәтле йөрәккә ук булып кадалды: «Хуш! Дикарь! Каторжан! -
Саубуллашу
...Тол буена пар аккошлар төшкән, Шул яңартты бүген сагышны. -
Иҗатчы бүләк иткән...
Изге китап ул – гомер. -
Бәхетнең дә, бәхетсезлекнең дә сәбәпчесе...
Вакытында әйтелгән, вакытында ишетелгән кирәкле сүздән дә кадерле нәрсә юктыр кеше өчен. Ул сине тынычландыра, барган яки ниятләгән юлыңның дөреслеген билгели, уйдаш-фикердәшләреңне күрсәтә... -
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Ходай! Сугыш беткәч, тын бакчада, әниең ясаган тәмле чәйне эчкәндә. Ерак түгел инде ул көннәр, түз! Дулкынлана башлыйм мин алдагы көннәрне уйласам. Ул көннәр якты һәм иң матуры булачак! Якын инде алар. Күрербез, күрер...» Бу сүзләрдән соң кәгазь битендә инде кибә башлаган куе кызыл кан табы ята иде. -
Кирәк!
Тамырлар нык, имин булсын өчен Тирәккә дә якты киңлек кирәк! -
Әнгам Атнабаевның Рәдиф Гаташка хаты
Бу фани дөньяда яшәве (яшәүне мин көрәш мәгънәсендә аңлыйм) шундый авыр, Рәдиф. Кайчагында шундый авыр, хәтта... тик үзеңнең якта хаклыкның сакта торуы гына коткара. Тагын да үчләшебрәк, чәмләнебрәк яшәргә тотынасың: йә алар – мине, йә мин – аларны! Урта юк. -
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Караңгыда берничә мәртәбә егыла язып барып җитте ул яр буена. Ильяс Әхтәм белән яр буенда җиргә казып эшләнгән урынга күчкән иде күптән түгел. Җылысы да бар – кемдер, каршы як таудан ташлар алып чыгып, мич тә чыгарып куйган. Анда кайтып хуш исле чыршы ботакларына башын салу белән ул йокыга талды. -
Шомырт тәме
...Калсын бу кич шомырт тәме булып, Җәйләр хәтеренә уелып. -
Мостай Кәримнең Рәдиф Гаташка язган хаты
Безнең буын кешеләренең бер трагедиясе шунда булды: алар бер үк арбага – бер үк талант тартып бара торган арбага – теләсә нинди йөк төяделәр! -
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
– Менә нәрсә, хуҗа! Без сиңа шаярырга дип килмәдек, син үзең дә моны сиздең бугай инде. Казанлыда аклар, алар бик күп. Партизаннар отрядын оештырдык, әлегә урманда ятабыз. Командир безне башка партизаннар белән бәйләнеш урнаштырырга җибәрде. Сездә күптән түгел генә булып киткән отряд белән. Бөтен ышаныч синдә, туган! Әгәр сезнең яктан ярдәм тапмасак, аклар безне кырачак. -
Ак әләмем итеп...
Үчләшүен синең горурлыкның Мин китердем үзем чакырып... -
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Салих кешеләрне чиктән уздырып куркыту өчен ике мәрхүмне дә җирләргә рөхсәт бирмәде. Сакчы солдатлар алар янына ике көн беркемне якын җибәрмәделәр, тик саклап кала алмадылар. Юкка чыкты атылганнарның җәсәдләре. -
Үзгәрде ил
Иле нык чирле инде, аккошлар үле инде. Мин үзем дә үзгәрдем, элекке түгел инде. -
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Буадагы шартлау җир астыннан да йөгереп үткән, күрәсең. Тау куышында бер-ике җимерелгән урын да бар иде, тиз генә аларны да чыгарып ташладылар. Атлар бу урыннан куркалар, алга бармый артка чигенәләр. Куыш эчендәге караңгылык шулай куркыта аларны. Сафа башкисәрләренең учагыннан торымбашлар алып, юлны яктырткач кына, алар бик зур шик белән, пошкыра-пошкыра, алга атладылар. -
Соңгы танго
Сары яфрак түшәлгән Көз аланында Соңгы танго... Биючесе – үзем генә. -
Заман
Кемдер әләк сөйләп, кемнәрдер жалу язган замандыр бу, Адәмнәрнең бер кадәре акылыннан язган замандыр бу. -
КАТОРЖАН (романның ахыры)
Малай торды. Башын күтәреп, зәңгәр күккә карады. Сөенеп елмайды. Күзләр генә тимәсен, янә китте! Атла, олан! Хуҗа булып атла. Бу – синең туган җирең! -
Әйдә, яз!
Көзләрен мин гел дә беркатлы: Очына чыгалмыйм хисләрнең. -
Җил сихәте
Көзге җилнең бу тик баласы, Килә назлап кочып аласы. -
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (ахыры)
Мобилизацияләнгәннәрне станциядә ашык-пошык киендерделәр дә, теплушкаларга төяп, каядыр озаттылар. Бары иртән кояшның кайсы яктан чыгуына карап, Ризван көнчыгышка китеп барганнарын башкаларга җиткерде. -
Халәт
Халкымның әрнүен, шатлыгын, күз яшен Сыйдыра йөрәгем. Димәк ки, мин яшим, Бар әле кирәгем. -
Ак болытлар
Ияртегез, зинһар, ак болытлар! Туган якның сулыйм һавасын. Бер кайтмасам бер кайтырмын диеп, Кичегә шул адәм баласы…