Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Әйдә, яз!

Көзләрен мин гел дә беркатлы: Очына чыгалмыйм хисләрнең.

Әйдә, яз!
Миңа яз кирәк дип алданма,
Булганда кулыңда каләмең.
Көзләрен мин гел дә беркатлы:
Очына чыгалмыйм хисләрнең.
Яз хәлең!
Ничек син – яхшымы, начармы,
Моңсумы, әллә гел күңелле?
Хисеңне хис кенә дияргә
Телләрең әйләнми түгелме?
Җиңелме
Яшәве бүгендә? Дәшәме
Киләчәк, тартамы үткәнгә?
Чигенмә дип чигәм кырыйга:
Мин бит ул – диңгез дә, җилкән дә...
Көзен дә
Көзгемнән күз алмыйм.
(Югыйсә шашарлык яз түгел!)
Үтенәм, көтмә яз җитүен,
Хисләрең бүгеннән үк җимер.
Әйдә, яз!
Нигә мин көз генә, яз түгел,
Әз генә булса да шашарга?
Ашыга йөрәгем яшәргә,
Ә хыял – тормышка ашарга.

 

Г Ө Л Н А З  Ә Х М Ә Д И Е В А

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

Теги: татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев