Тарих

0_96244_f09c70ae_orig

ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭТНИК ТАРИХЫН ЯҢАДАН БАРЛАУ

Татарның кемлеге мәсьәләсе

Бездә милли тарих фәне барлыкка килгән заманнардан – ә ул XIX йөзгә туры килә – бер мәсьәлә гел бәхәсле калып килде. Ул – борынгы, ягъни VI-ХII гасырлар арасында чыганакларда билгеле булган татар кабиләләренең этник йөзе нинди булганлыгы мәсьәләсе. Әле генә Казанда басылып беткән җиде томлы «Иң борынгы чордан башланган татар тарихы»нда да бу сорауга җавап юк, дөресрәге, күрсәтелгән хезмәтнең беренче томында (борынгы төрки чорына караган) ул проблемага багышланган бүлек бар (аның авторы – инде мәрхүм булган тюрколог-галим С.Кляшторный), ләкин анда татарның кемлеге мәсьәләсе әйләнеп узылган. Алга таба…

Гамьле әңгәмә

DSC_0318

ЯШӘҮ МАТУРЛЫГЫ – САУЛЫКТА

«Кирәк вакытта, кыен ситуацияләрдә тәвәккәл адымнар ясауга сәләтле, төрле ясалма киртәләр аша чыгуны булдыра ала торган кыю зат», – дип сурәтли аны рәссам Нәҗип Нәккаш, Казан каласының 18нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы, медицина фәннәре кандидаты, «Европа-Азия» Халыкара гуманитар академиясенең мөхбир-әгъзасы,Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Сәйфулла улы БАКИРОВка атап ясалган туграсында. Укучыларыбызга әлеге танылган шәхес белән «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Илфак Ибраһимов әңгәмәсен тәкъдим итәбез. Алга таба…

Шигърият

Thinking

КАЙГЫЛЫГА КУЛЫМ СУЗДЫММЫ?

* * *
Изге гамәлләрем булдымы соң,
Пакьтән идеме соң уйларым,
Үлчәүләрдә ни соң өскә калкыр,
Җитә калса соңгы туйларым?!
Ана хакын хаклый белдемме соң,
Балам дөрес тәрбия алдымы,
Китә калсам инде бакыйлыкка,
Дога укыр кешем калдымы?
Атам сүзен өстен куйдыммы соң,
Туганнарым якын күрдемме,
Вафат булган якыннарым өчен
Дога кылып, хәер бирдемме?
Мохтаҗларга ярдәм кылдыммы соң,
Кайгылыга кулым суздыммы,
Гөнаһлардан качып калалдыммы,
Юлларымны дөрес сыздыммы?
Дусларыма чын дус булдыммы соң,
Бәхетләрен күрә белдемме,
Кайгыларын ихлас уртаклашып,
Алар хакын өстен иттемме?
Чын дус таба алдыммы икән соң,
Авыр чакта терәк булырлык,
Соңгы көнем җитсә, чын йөрәктән
Соңгы юлга озатып калырлык? Алга таба…

Шигърият

look

МӘҢГЕЛЕК БӘХЕТКӘ ЫШАНАМ

* * *
Җәй көзгә авышкан моңсу мәл…
Ә күңел язларда адаша…
Елмаю чаткысы – иренемдә.
Төпсез күк чигенә җан аша.
Мин куркам үземнең бәхтемне
Җуюдан бу шаулы дөньяда.
Барсы да буталган бер дәвер…
Белмәссең: дошман кем, дус кайда.
Мин куркам җуюдан бәхетемне,
Күкләрдән ялварып сораган,
Өметнең азаккы соң кылы
Өзелер чигендә табылган.
…Көйдерә кайнар яшь, тынмас җан
Тәкъдиргә җиңелгән, откан да.
Язмышның буталган юллары,
Ниһаять, кисешкән ноктада. Алга таба…

Публицистика, Язучы блогы

3028124-poster-p-dna

ТАТАРЛЫКТА ТАТАР УЛЫ… КЕМ?

Кызыксынган кешегә мәгълүм: соңгы елларда халыкларның генетикасын өйрәнү киң колач җәйде. Бу эш безнең җөмһүриятне дә читләтеп үтмәде, һәм, ихтимал, моңа фәкать куанырга гына кирәктер: шулай, үзебезне үзебез өйрәник. Комачау итмәс. Юкса кичә-өченче көн Мәскәүдәге бәгъзе фәнни академияләр дә җиң сызганып татар геномын өйрәнергә керешкән иде. Шактый кызыклы мәгълүматлар да казып чыгардылар. Мәсәлән, урыслар, баксаң, ике өлештән тора икән: беренчеләре (Россиянең үзәк һәм көньяк төбәкләрендә яшәүчеләр) ДНК җәһәтеннән – славяннарга тартым, икенчеләре (аларын «төньяк урыслар» дип атыйлар) – угырларга. Алга таба…

Шигърият

3863

Күпме гомер кирәк икән?

Бу каләмем Пушкин язган алтын
Каурый түгеллеген белсәм дә,
Акай ябалактай, төн катында
Илаһи сүз аулыйм бүлмәмдә.
Мин хаким дә һәм хәким дә түгел,
Акыл саткан кебек сөйләмәм;
Көн итмешем – әзерләргә бәзер,
Кошлар телен аңламыйм да хәзер,
Их,
Җитмештән соң бар да Сөләйман1.
Балкый кояш, калка ай да, мәгәр
Фикер кысыр, хисләр тоткында;
Ә язмасам, мин янмасам әгәр,
Мәтәлер күк дөнья упкынга.
Без арбадан төшкәннеме көткән? –
Әйләнде дә куйды дөньялар;
Бакмыйча да әнә тамырына,
Тоткан җирдән өзә яңалар.
Гыйбрәт хәл: кер кундырмас җанны
Туя белмәс нәфес сарганда,
Картка яшьне димләр яучы сыман,
Ярәштерә хакны ялганга. Алга таба…

Шигърият

246_21

Ана йөрәге

Юллар киң дисеңдер, дөнья киң дисеңдер,
Улкаем, артыңнан җил көчкә өлгерә.
Мин сине гомергә җилләрдән сакладым,
Машинаң алдыннан йөрәгем йөгерә.
Юлларда кешеләр уйсызмы, гамьсезме,
Юлларда кешеләр тизлеккә тарыган.
Әниең йөрәге, улкаем, белсәңче,
Машинаң алдыннан йөгереп арыган.
Юлларда кешеләр тизлеккә тарыган,
Күкләрме эндәшә: «Аллаһ бар, син белмә!»
Җилләрне өзгәләп барганда, уалыр,
Син минем йөрәккә, улкаем, бәрелмә…
Син чорга бәрелмә, шул йөрәк белән бит
Халкымны, аннары телемне якладым.
Алга таба…

БӘЯН, Чәчмә әсәрләр

img

ЭССЕ ҖӘЙНЕҢ УН КӨНЕ

БЕРЕНЧЕ КӨН

И Раббым! Хәерле көннәр кыл! Бәндәләреңне рәхим-шәфкатеңнән ташлама! Үзең җибәргән бу эсселеккә түзәргә сабырлыклар да бир инде.

Сабира, болдырдан төшеп, абзарга юнәлде. Кояш күтәрелеп кенә килә, ә үләндәге чык инде кибеп өлгергән. Бер тамчы яңгыр төшмәгәнгә айдан артты. Һавада да дым калмагандыр. Абзар ишеген ачуга, йөзенә парлы җылы һава килеп бәрелде. Хатын тиз генә талгын су алып кереп, сыер алдына салды. Аның йотлыга-йотлыга эчкәнен кызганып карап торды.

Малкайларга бигрәкләр авыр шул. Кешеләр теләгән чагында күләгәгә кереп, сусаганда су эчеп, авыр булса да, бу челлә кызуыннан кача ала. Ә маллар үзләренә хуҗа түгел. Алга таба…

Шигърият

ozero-trava-derevya-tuchi

Хатирә

Дөмбер-дөмбер… Ерак-еракларда
Офыктамы күкләр күкрәде.
Кайлардадыр, димәк, яңгыр ява,
Иркен сулар җирнең күкрәге.
Дөмбер-дөмбер… Ерак-еракларда
Яшәүләргә ялгар бу яңгыр.
Хәлсезләнеп, сусап, табигатьнең
Күзен йомган гөле уяныр.
Дөмбер-дөмбер!.. Баш очымда күкрәү!
Күкләремне яшен-ут телде.
Җаннарымнан нидер кыйпылды да,
Сискәндереп нидер өзелде…

*****************************

Авторның башка шигырьләре белән танышырга теләсәгез — «Казан утлары» журналының июль (№7,2016) санын укыгыз!

БӘЯН, Чәчмә әсәрләр

2668735_женщину-рук-зеленый-сердце-стороны-природы

БЕР УЧ БОРЧАК

Үзе белә!..
– Әтиең төрмәдә, әниең авыру, ә син оялмыйча трай тибеп йөрисең!
Зариф чыдап торды-торды да, түзмәде, мышкылдап елап җибәрде. Әллә авыртудан, әллә гарьләнүдән, әллә куркудан… «Сталин» (малай аның мәктәп директоры икәнен байтактан гына белде, беренчеләр коридор стенасындагы портретны аныкы дип йөри иде) малайның колагын бик шәп борып тоткан иде шул, сүзен әйтеп бетермичә җибәрмәде.
Әти төрмәдә булгач, ник чабып йөрергә ярамый икән соң? Ә авыру әнисе янында шыпырт кына йөри Зариф. Ул ни әйтә, йөгереп кенә эшли дә ата. Әнисе аны еш кына югары очтагы Хөббениса түтиләргә җибәрә. Малай аннан нәни кәстрүл белән кайнар аш алып төшә. Аш суынмасын дип кызу-кызу атлый, шул арада, тукталып, кәстрүлдән килгән хуш искә хозурланып ала. Тәмле-е! Кайткач, әнисе аңа бераз өлеш чыгара үзе. Тик аның белән генә тамак туймый шул. Алга таба…

Башка яңалыклар →