Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. 1934 ел

Миңа алты яшь тулып килгән вакыт. Ул көнне әти эшеннән нигәдер бик борчылып кайтты. Түш кесәсеннән гәҗит алып өстәлгә куйды да кече якта кичке аш әзерләп йөргән әнине янына чакырды. Әнием чыккач, гәҗитен кулына алып укырга кереште. Минем колагыма: «Ленинградта Кировны атып үтергәннәр», – дигән шомлы сүзләр кереп калды, «халык дошманнары» дигән сүзне генә аңлап җитә алмадым. Әнием кибеткә килгән кешеләрдән бу хәбәрне алданрак ишеткән булып чыкты. «Илебездә әллә нинди куркыныч хәлләр бара, шаукымы безнең якларга гына килеп җитә күрмәсен инде», – дип, бик борчылып, кече якка чыгып китте.
Озак көттермәде ул шаукым. Беркөнне районнан килгән прокурор, колхоз конторында эшләп утырган әтине күреп: «Бу кулак малаен кем рөхсәте белән биредә эшләтәсез?» – дип, колхоз рәисе Ибраһим абзыйга җикеренгән. «Иртәгәдән колхоз идарәсендә эзе дә булмасын», – дип кисәтеп китеп барган. Әти бичара үзен кая куярга белмичә берничә көн өйдә утырды. Хисапчы таба алмагач, Ибраһим абзый белән парторг Хөбби абый, район үзәгенә барып: «Безгә хисапчы җибәрегез», – дип, райкомга керергә мәҗбүр булалар. Әтине, ниһаять, эшенә чакырып алдылар. Әйбәт кенә эшләп йөргәндә, 1935нең көзендә, әтине, кинәт кулга алып, Әгерҗегә алып киттеләр. Өйдәгеләрнең берсе дә кулга алынуның сәбәбен белмәде. Әни, иртә таңнан торып, җәяүләп Әгерҗегә китте. Киткән җирендә ике төн кунып, кичен йортыбызда ут алгач гына бик күңелсезләнеп кайтып керде. Минем: «Әтине алып кайтмадыңмыни?» – дигән соравыма, елмаерга тырышып: «Әтиеңнең эше бетеп җитмәде шул әле, улым. Аллаһы боерса, бер-ике көннән кайтыр», – диде. Үзләре әбием белән кече якка үтеп чышын-пышын сөйләшеп алдылар, миңа күрсәтмәскә тырышсалар да күреп алдым, күзләре яшьле иде. Миннән ничек кенә яшерсәләр дә, әти турындагы борчулы хәбәрне мин барыбер урамнан ишетеп кайттым. Ибраһим абзый ычкындырган, Галине бик зур статья белән гаеплиләр, дип. Әтине кызганучылар да, кулга алынуына шатланучылар да бар иде. «Галигә 58нче статья чәпәгәннәр, тиздән дөпелтәтәчәкләр», – диеп, үзебезгә кардәш тиешле берәүнең урамда гайбәт сатып йөрүен ишетү гаиләбезгә бик авыр булды. Әтине кулга алудан соң күп тә үтмәде, 60 яшьлек Кәримулла абзыйны алып киттеләр. Аның да статьясы әтинеке кебек үк икән. Янәсе, ул да, колхозыбызны тарату өчен «корткычлык» эшләре алып барган. Кәримулла абзый турында төрле имеш-мимешләр белән урам тулды. Имеш, ул, катып беткән дегет белән арба күчәрен майлап торганда, яныннан үтеп баручы бер урыс (безнең авылда урыслар да яшәде) туктаган да: «Каримулла абзый, што у тебя за мазь», – дип сораган. Күчәргә ябышмый торган майга болай да кәефе киткән карт: «Какая влач, такая мазь», – дип ычкындырган, янәсе. Әнием миңа болайрак итеп сөйләде. Авылда уракка төшкән вакыт, эшләр уңайга гына барганда, көннәр кинәт яңгырга керә. Урак өсте авыр барганга борчыласы урында, мәзәк яратучы шаян карт, сүзенең алдын-артын уйламыйча, басуда яңгырдан ышыкланып торучы колхозчылар алдында тыпырдап бии-бии такмаклап болай җырлый:
Яу, яңгыр, яу, яңгыр,
Калхуз йөрәген яндыр,
Калхуз эшләгәнне яратса да,

Икмәкне аз тарата... һоп...һоп... 

Колхозчыларның кайберләре, аның мәзәкләрен хуплап, авызларын ерып, чәбәкәй чабып торалар. Әлифне таяк икәнен дә танып белмәгән надан карт, илдә барган куркыныч хәлләрне төшенеп җитмичә, зур хата ясап ташлый. Телең тик тормаса, башың белән аякларыңа авырлык килер дигәндәй, Кәримулла абзыйга үчлекле берәү табыла, басуда күргәннәрен тиешле урынга илтеп җиткерә.
Әти белән Кәримулла абзыйны Әгерҗе милициясендә озак тотмыйлар, этап белән Алабуга төрмәсенә озаталар. Кәримулла абзый кебек, әти дә колхоз төзелешен таратырга тырышуда гаепләнә. Әтинеке болайрак була: колхозчылар җыелган бер урында әти: «Быелгы уңышның тулаем җыемын хисаплап чыгардым, узган елныкыннан кимрәк чыкты, шуңа күрә колхозчыларга икмәкне бераз гына кимрәк таратырга туры килер», – дип ычкындыра. Авыздан чыккан сүз чыпчык кебек пырылдап оча да китә, аны кире кайтарып булмый шул. Әти, үзенең ялгышканын аңлап, иренен тешли, ләкин соң була инде. Шуны гына көтеп йөргән берәү: «Кулак малае Сибгатуллин Гали колхозыбызны тарату өчен астыртын гына «корткычлык» эше алып бара», – дип районга язып җибәрә.
Йортыбызда күз яшьле, кайгылы көннәр башланды. Әниемне дә кибеттән алдылар, ул инде, сохарилар киптереп, пешеренеп, Алабуга төрмәсенә барырга әзерләнә башлады. Атна башында Кәримулла абзыйның уллары, колхоздан ат юллап, үзләре янына әнине дә сыйдырып, иртә таңнан Алабугага чыгып киттеләр. Әбием аларны, елый-елый догалар укып, изге теләкләр теләп озатып калды. Безнең өчен дөнья караңгыланды, йортта ямь бетте, зур түземсезлек белән әнинең кайтуын көттек. Урамга чыксаң, урам берсеннән-берсе куркыныч хәбәрләр белән тулган. Илебездә янәсе халык дошманнары шулкадәр күбәйгән ки, милиция кулга алып бетерә алмый икән. Тагын шунысы: корткычлык эшләүчеләрнең барсы да бай балалары, кулак малайлары икән. Әле кайчан гына бергә кочышып уйнап йөргән дус малайларым да, төрле сылтау тапкан булып, миннән читләшә башладылар. Бу исә мине күздән яшь чыгарып гарьләндерә иде.
Атна азагында әни Алабугадан кайтып төште. Ул бик арыган, йончыган иде. Белгәнен әбиемә генә сөйләде. Әбиемне хәйләләп кыса торгач, ул, күпмесендер яшереп булса да, үзенең бераз кытыршырак җылы кулы белән башымнан сыйпап, җайлап кына сөйләп бирде. Әти кебек гаепләнүчеләр төрмә тулы икән. Төрмәдәгеләрнең хәлен белергә килүчеләр дә күп икән. Төрмә башлыгы бик тупас кеше икән, әнигә әтине күреп сөйләшергә рөхсәт итмәгән. Төрмә кырыенда буталып йөрмәскә, кайтып китәргә кушканнар. «Ишеттеңме инде, ишетсәң шул: болай да борчулы әниеңне сораулар белән аптыратма, яме, улым», – диде әбием. Йортыбыз бушап калды, хәл белергә килүчеләр дә, әтинең дуслары да күренмәделәр. Үзен кая куярга белмичә йөргән әни түзмәде, өйдә бер атна торгач, пешеренеп, тагын Алабугага китеп барды. Әбием белән көн саен, бу юлы нинди күңелсез хәбәрләр алып кайтып керер икән, дип, борчылып, әнине көттек.
Әни бу юлы дүрт төн кунып кайтты. Тышта капка шыгырдау белән, бу әни булырга тиеш, мин аны капкабызны ачып керүеннән үк таный идем, өстәл арасыннан сикереп торып ишеккә йөгердем. Алданмаганмын икән, ишектән керүче әнием иде. Ул мине кочып алып, аркамнан сөйде. Йөзе елмаюлы иде әнкәйнең, мин аның кайгысы бераз җиңеләйгәнен тойдым, ничектер рәхәт булып китте. Менә ул: «Исән-имин генә яшәдегезме, әни», – дип, елмаеп, әбием белән күреште. «Без шөкер генә, килен»,- диде әбием. Аннан әнигә чишенергә булышып торган җиреннән, сагаеп кына: «Бу баруыңда Миңнегалине күрә алдыңмы соң?» – дип сорады. Чәй эчәргә утыргач, әнием Алабугада күргән хәлләрен күз яшьләрсез генә сөйләп бирде. Әнине бу юлы да начар кабул иткәннәр. Төрмә начальнигы әнинең үтенечен тыңлап та тормаган. «Соңгы тапкыр әйтәм, синең иреңнең статьясы белән бернинди свидание юк һәм була да алмый», – дип, кайтып китәргә кушкан. Әни икенче көнне килгәч, кабинетыннан куып чыгарган. Шулай итеп, әтине күрү өмете юкка чыга, кире авылга кайтып китүдән башка чара калмый. Күз яшьләренә тыгылып чыгып барганда, әнинең берничә көн рәттән өзгәләнеп йөргәнен күзәтеп торган төрмә сакчыларының берсе, кырыеннан узып барганда, шыпырт кына, прокурорга барырга куша. Прокуратураның урнашкан урамын, йорт номерын әйтә. Әни, бу шәфкатьле бәндәгә рәхмәт әйтеп, ашыгып шул  йортны эзләп китә. Ләкин подъезд төбендә торучы сакчылар, прокурорның кабул итү вакыты үтте инде, иртәгә килерсең, дип, әнине кире боралар.
Төнен кысан гына бер фатирда йокысыз үткәреп, әни иртән тагын шул йорт каршына килә һәм үзеннән дә алданрак килгәннәр рәтенә баса. Чираттагыларның сөйләшүенә колак салып, прокурорның бик шәфкатьсез түгел икәнен, татар хатыны икәнен ишетә. Монда инде берничә көн элек килгәннәр дә бар икән. Әни ул көнне дә, прокурорга керә алмыйча, фатирына кайтып китә. Икенче көнне көн кичкә авышканда гына прокурорның кабул итүенә ирешә. «Кыска гына итеп сөйлә, мин үзем аңлармын», – ди әнигә прокурор. Әнине тыңлагач, телефоннан шалтыратып, төрмә начальствосы белән сөйләшеп ала, әңгәмә урыны-урыны белән шактый кискен төстә бара. Яннарына кергән хәрби киемле хатынны янынарак чакырып алып, прокурор аңа ниндидер күрсәтмәләр бирә. «Ул хатын мине үзе белән ияртеп китте дә, кабинетына алып кереп, өстәлдәге машинкасындагы кәгазьгә басып алгач, тагын беразга югалып торды, янәдән кергәч, кулындагы кәгазен сузып: «Менә сезгә рөхсәт язуы. Төрмә начальствосына тапшырырсыз», – диде дә мине тышкы ишеккә кадәр озатып чыгарып җибәрде. Шулай итеп, мин Гали белән биш минутлык күрешү бәхетенә ирештем, – диде әни. – Аның исән-сау икәнен үз күзем белән күргәч, йөрәгем бераз тынычланды». «Алдагы хәлем бик яман күренми, миңа ташланган ялган гаепләрдән котылырга өметем бар. Минем өчен бик бетеренмәгез», – дигән әти.
Аллаһы Тәгаләдән күз яшьләребез белән ялваруларыбыз кабул булгандырмы, чыннан да, әтинең язмышы уңай якка үзгәрә. Бу болай була: көннәрдән бер көнне әти утырган камерага өлкән яшьтәге бер кешене кертеп ябалар. Баштарак шактый көннәр бер-берсеннән шикләнеп үтә. Чөнки камераларга махсус провокаторларны да кертә торган булалар. Берникадәр вакыттан соң, сынашу вакыты үткәч, алар якынаеп, танышып китәләр. Әти кебек ул да сәяси тоткын була. Ул әтидән бу замандагы коммунистларның үткәрә торган политикаларына каршы кеше икәнлеген яшерми. Шул тоткынның соравы буенча, әти аңа бөтен автобиографиясен сөйләп бирә. Тегесе, аны дикъкать белән тыңлап бетергәч: «Болар барсы да дөресме? Ялган китмәдеме?» – дип сорый. Әти яңадан бер тапкыр сукыр бабамның лавка дип аталган кибет тотканын, аннан кергән табышның гаиләләрен туйдырырга гына җиткәнен түкми-чәчми сөйләп бирә. Чәчә торган җирләренең күләмен дә, ике ат тотканнарын да яшерми. «Юк, – ди тоткын, – бу сезне кулга алу өчен җирлек була алмый. Сез, колхозда хисапчы булып эшләгән җиремнән алып киттеләр, дидегез, бәлки, эш шундадыр, хәтерләгез әле яхшылып», – ди. Әти, колхозчылар алдында: быел икмәкне сезгә узган елгыга караганда кимрәк өләшергә туры килмәгәе дигән сүзләрен исенә төшерә. «Ләкин мин бит бу сүзләрне коткы тарату нияте белән әйтмәдем. Икмәкнең тулай җыемын хисаплап чыгаргач әйттем. Дөресе шулай иде бит», – ди, ялгышына үкенеп. «Әйе, бик начар эшләгәнсең. Югарылардан ышанычлырагы хәзер Михаил Иванович Калинин. Әйдә, без аңа хат язып карыйк», – ди тоткын. Революциягә кадәр күп тапкырлар төрмәләрдә утырган бу карт коммунист хатны төрмәдән чыгару җаен таба. Ике ай чамасы вакыт үткәч, әтине төрмә начальнигы бүлмәсенә чакырып ала. Бүлмә түрендә чаларган чәчле ир-ат та утыра. Үзен прокурор дигәч, кулындагы конвертны күрсәтеп: «Бу хатны сез яздыгызмы?» – дип сорый. Әти башта каушап кала, куркып кына: «Нинди хатны?» – ди. «Томанага салынмагыз. Михаил Иванович Калининга хат сез яздыгызмы?» Теге тоткынны этап белән башка урынга озаткан булалар. Әти аның исемен әйтсә, хыянәт булачагын төшенеп ала. Һәм, кинәт кыюланып: «Әйе, мин яздым», – дип җавап бирә. Прокурор, шактый вакыт әтигә сынаулы караш ташлап торгач, сакчыга әтине камерасына алып китәргә куша.
Соңрак әтигә шул мәгълүм була: документта Калинин имзасы белән: «Бу тоткынның хаты өйрәнелде, коллегия аның гаебен тапмады, статьясы төзәтелде. Коллегия күчергән статья буенча авылында хөкем итегез», – дип язылган була. Алгарак китеп, шунысын әйтим: әтине 1935 елның май аенда авылыбызда хөкем иттеләр. Әти өстеннән язган кеше авылдан чыгып качкан булып чыкты. Башка шаһитлар хөкем барышында буталышып беттеләр, әти алдында гафу үтенделәр. Парторг Хөбби абыйның әтине яклап ясаган чыгышы бик урынлы булды. Суд әтине аклады. Сәбәбен ачык кына әйтә алмыйм, әти нигәдер үз эшенә кире кайтмады, Көчек авылы сельпосына хисапчы булып урнашты, без гаиләбез белән шунда күченеп, ике ел шул авылда яшәдек.
Утызынчы, утыз беренче еллар дәвамында минем бабам кебек үк кулак дип игълан ителгән Вәли, Шәймөхәммәт, Закир байларның таш кибетләрен, Матвей байның чәчкеч-ургычларын, ашлык суккычларын, йортын тартып алдылар. Безнең дә каралты-кураны сүтеп алып киттеләр. Өйдәгеләрнең, ярый әле йортыбызны калдырдылар, дип сөенгәне истә.
Көчек авылында мин беренче сыйныфка укырга кердем. Шунысы хәтеремдә: башка авыллардагы кебек үк монда да тормыш бик авыр иде. Авыл халкының авызы икмәккә туймады. Шулай булса да, мәктәп балаларын туйдырырга тырыштылар. Озын тәнәфескә туры китереп, мәктәп завхозы Зәкәрия абый (урыны оҗмахта булсын, ул 1942 елны сугышта һәлак булды), чанага төяп, мәктәп аты белән авыл пекәрнәсеннән парлары чыгып торган икмәк алып кайтыр иде. Аны, зур пычак белән кискәләп (икейөзәр грамм булды микән инде), кулларыбызга тоттыра иде. Болары инде һич онытылмас күңелле мизгелләр.
Әтине көтмәгәндә Әгерҗе райпосына бухгалтер итеп күчерделәр, без, төянеп, кабат авылыбызга кайттык. Кайтуыбызга, «раскулачивать» итеп, йортыбызны сүтеп алып киткәннәр. Алдыбызда – хәрабәләр, туфрак өемнәре, күздә яшь, тилмереп як- ягыбызга карап торабыз: кая барырга? Шунда яныбызга сулышы капкан Садыйк абзый йөгереп килеп җитте. «Әйдәгез, әйдәгез, миңа киттек, оясыз йомран кебек аптырашып тормагыз. Өммегөлсем әбиегезне дә ияртегез, – диде. Әти башта ни әйтергә белми таптанып торды да: «Сезгә кысынкылык ясамабызмы соң, Садыйк абзый?» – диде. «Юк, юк. Бернинди кысынкылык та булмас, йортым иркен, күңелем киң. Сибгать абзыйдан бик күп яхшылыклар күрдем. Кибетенә тауар ташып йөргәндә, аның каршында гөнаһларым да булгандыр, Ходай кичерсен. Әйе, дөньяда яшәгәндә барысы да булгандыр. Менә балаларына яхшылык эшләргә җае чыкты әле», – дип сөйләнә-сөйләнә, безне ияртеп алып китте. Тиздән Садыйк абзый безгә йортын сатып, үзе кече урамнан дүрт тәрәзәле җыйнак кына өй алып, Өммегөлсем әби белән шунда күченделәр.
Әти, безне урнаштыргач, Әгерҗегә – билгеләнгән эшенә китеп барды. Без биредә әби, әнием һәм мин яшәп калдык.

 

"КУ" 1, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: