Истәлекләр рубрикасы буенча яңалыклар

  • 25 октябрь 2020 - 17:00
    Үзен театр өчен җаваплы сизде...
    Туфан Абдуллович, гомумән, катлаулы кеше иде. Аның иң авырткан темасы — шәһәр һәм авыл. Шундый бер кызык хәл булды. Без аның туган авылына ачык һавада «Гөргөри кияүләре»н уйнарга киттек. Мондый эшләр хәзер генә традициягә әйләнде ул, ә бу юлы — беренче тапкыр, ул да безнең белән. Менә ул безгә үзенең авылын күрсәтеп йөри...
    447
    0
    0
  • 23 октябрь 2020 - 13:00
    "Менә шундый Зәйнәб инде мин…" (истәлекләр)
    "Әнием 84енче яшендә минем туган көннән соң озак та тормый вафат булды. Ул җан биргәндә, кызганычка каршы, без гаиләбез белән Төркиядә ялда идек. Юлга чыкканчы янына кайтып килдек, хәле яхшы иде әле. Тугызынчы дистәсе белән барса да, үз аягында, ихатадагы эшләрне карап, умарталары янында кайнашып, баллар аертып йөрде. Төркиядән көн саен шалтыратам, хәлен белешеп торам, үзебезнең исән-саулыкны җиткерәм. Бер шалтыратуымда, сизәм, тавышы зәгыйфьрәк чыга. Әни, авырыйсыңмы әллә, дим. Суык кына тиде бугай, зарарлы түгел, ди әни..."
    1523
    0
    1
  • 21 октябрь 2020 - 13:00
    Туфан кызы язмалары
    Еш кына миңа: «Туфан абыйны төштә күрдем әле», — дип әйтәләр, ни күргәннәрен дә сөйлиләр. Шулвакыт күңелдә сәер хис туа. Нигә ул шул кешеләрнең төшенә кергән дә минекенә кермәгән?
    522
    0
    0
  • 20 октябрь 2020 - 15:00
    Безнең язмыш (хикәя)
    Тормышыбыз мактанырлык түгел. Өйгә җибәргәч һәм фатирга түләгәч, акчабыз очын очка ялгарга көчкә җитә. Мохтаҗлык кәефне кыра. Мәрзиянең бертуктаусыз күңеле болгана тагын. Юньләп ашый алмый, йончыгып бетте. Сәбәбен беләм. Куаныр урынына көенергә туры килә. Саулыкка тук булмагач, балага узуы авырга төшә...
    1298
    0
    2
  • 19 октябрь 2020 - 17:00
    Балачак хатирәләре
    Әткәй эскерт төбен йолкып иркен генә куыш ясады. – Кайтып йөрсәгез арырсыз. Йокыгыз да туймас. Йоклагыз шушында гына. Мин иртүк килеп җитәрмен, – диде. Куыш эчендә бик рәхәт. Ястык йомшак, молотилкадан яңа гына чыккан салам җылы, хуш исле. Кәеф күтәренке. Инде йокыга китәбез дип оеп барганда гына, өлкәнрәк бер малай, куыш янына килеп: – Әнә бүре килә, - диде.
    1437
    0
    2
  • 18 октябрь 2020 - 17:00
    Күктән төшкән бәхет
    Яшь чагында кешегә күп нәрсә җитмәсә дә, безгә иң җитмәгәне акча иде. Стипендия нибары 28 сум, аның да бер өлешен тулай торак өчен тотып калалар. Бу акчаны без тартып-сузып ике-өч атнага җиткерәбез дә соңгы атнада ачлы-туклы көн күрәбез. Әлеге дә баягы акча бөтенләй бетеп, һәммәбез өчен дә кара көннәр башланган вакыт иде. «Казан утлары» журналының соңгы санында минем бер туплам шигырьләрем басылды, бөтен өмет шуның гонорарында...
    1342
    0
    4
  • 6 июль 2020 - 22:17
    Курган маҗаралары
    Мәктәптә “бишле”гә генә укып килгәнлектән, җавап бирә алмый тору минем өчен бигрәк тә авыр була иде. Шундый бер күренеш исемдә. Тамара Лазаревна: «Почему не отвечаешь,Рузаль», – ди. Мин ни дип әйтергә белмичә: “Сам удивился”, – дип җавап бирәм. Ялгыш әйткәнемне сизеп, бик нык оялам.
    930
    0
    2
  • 18 июнь 2020 - 14:00
    Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Кырынды урта мәктәбенең аяныч хәле
    Авылым халкы белем алган мәктәбебез ташландык хәлдә ялгызы моңаеп утыра бирә. Мәктәбебез шундый хәлгә калыр дип кем уйлаган, яныннан күз яшьләрсез генә үтеп булмый...
    538
    0
    0
  • 17 июнь 2020 - 13:00
    Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Авылдашыбыз – колхоз рәисе
    Авылыбызда ике мәхәллә – ике мәчет барлыкка килде. Ике манарадан намазга чакырып, моңлы азан тавышлары яңгырарга кереште. Авыл халкы онытыла барган иманын кире кайтарып, әкренләп дингә тартылды...
    464
    0
    0
  • 16 июнь 2020 - 12:00
    Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Авылда яңа үзгәреш
    Кемнәрдер аның бирегә рәис булып килүен ошатмады. Колхозның терлекчелек фермасында йә кочегаркасында янгыннар чыга башлады. Асафлар гаиләсе белән без ике-өч йорт аша гына күршеләр булып яши идек. Асафның тормыш иптәше Зөлфирә: «Без инде өйдә йокларга курка башладык, Тәскирә апа», – дип, хатыныма зарланганын ишетә идем...
    734
    0
    2
  • 15 июнь 2020 - 13:00
    Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Авылның медицина пункты эшчәнлеге турында
    Ситдиковлар гаиләсендә коточкыч вакыйга булды. Кичен ау мылтыгын корып утырган җиреннән әтиләре «С»нең кинәт мылтыгы атылып китә. Каршында утырган бер яшьлек баласы белән анасы идәнгә авып төшәләр. Ядрәләр икесенең дә күкрәкләрен тишеп үтә...
    1233
    0
    1
  • 12 июнь 2020 - 13:00
    Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Авылның йөрәге – авыл советы
    Бөек Ватан сугышында бер аягын калдырып кайткан сугыш инвалиды Хәмидуллин Шәрифулла абзыйның малае шәһәргә китеп барган өчен, бәрәңге бакчасын кискәч, инвалид картның күз яшьләрен агызып рәнҗеп елавын күрү минем йөрәгемне сыкратып, хәзер дә күз алдымда тора. Бу очракта авыл советы кайда иде соң?
    769
    0
    0
  • 11 июнь 2020 - 12:00
    Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Фоат Садыйков
    Елый-елый урамга чыктым. Инде нишләргә? Кая барырга? Кесәмдә сукыр бер тиен акчам да юк. Вокзалга киттем. Перронда елап утырам. Яныма яхшы гына киенгән бер кеше килде дә...
    1100
    0
    1
  • 10 июнь 2020 - 12:00
    Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Мусиннар
    Йосыф ага сугышның беренче көннәреннән үк Бөек Ватан сугышында катнаша. Ленинград өчен барган авыр бәрелешләрнең берсендә, кулы яраланып, госпитальдә дәваланганнан соң, хәрби хезмәткә яраксыз дип табылып, тылга җибәрелә һәм ул Көчек җидееллык мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. Шунда үзе кебек яшь укытучы Гөлсем белән таныша, алар гаилә корып җибәрәләр. Ләкин бу бәхетле гаиләгә Көчек авылында озак яшәргә туры килми...
    546
    0
    0
  • 8 июнь 2020 - 17:00
    Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Төзелештән – төзелешкә
    Илтөзәр Сәлимгәрәев һәрвакыт авылыбызны төзекләндерү турында хыялланып яшәде. Ә моның өчен, әлбәттә, төзү материаллары, бигрәк тә кирпеч кирәк. Ул елларда аны ерактан кайтару шактый кыйммәткә төшә торган иде һәм ул, уйланып йөри торгач, кирпечне үзебездә сугарга кирәк, дигән карарга килә...
    401
    0
    2
Реклама