Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Сукыр Сибгать кулак

Якташыбыз тарихчы-галим Раиф Мәрдәнов «Әгерҗе төбәге тарихы» китабында, бабам Сибгатулланы Кырынды авылының сәүдәгәре булган дип? язган. Дөрестән дә, олы урамга ян белән салынган алты почмаклы агач йортның кече ягын кибет итеп тоткан бабам. Йортыбыз нигезен актара башласаң, көрәктәге туфракка ияреп өрек чикләвеге кабыклары, бакыр тиеннәр чыгар иде. Сәүдәгәр булуы өстенә бабам абзар тутырып терлек тә асраган әле. Мал асрауга бәйле бераз гына күңелемә кереп калган бер хатирә менә. Кышкы таң иртәсе. Киерелеп-сузылып йоклап ятыр вакыт булса да, өйдәгеләр инде күптән аягөсте. Йортыбыз ишеге бер ачыла, бер ябыла. Ачылган саен идән буйлап ыргылып салкын керә. Мин дә йокламыйм, өстемә ябылган шактый авыр толыпның бер почмагын ача төшеп, өйдәгеләрне күзәтәм. Әни белән әбием өйдәге бәрәннәрне имезергә сарыкларны куып керттеләр. Йорт эче бәрәннәрнең елак тавышы, сарыкларның бәэлдәве белән тулды. Әбием бәрәннәргә әниләрен табарга булышып, имчәкләренә кушып йөрде. Төнлә бер сыерыбыз бозаулаган икән, бозавын күтәреп алып чыгып имезеп керделәр. «Мүкләгебез дә бозауга авырган кебек күренә, җылы абзарга кертик, килен», – диде әбием. Икәүләп тагын абзарга чыгып киттеләр.
Мин әле өч яшьлек сабый гына, авыл тормышының тынгысызлыгын күзәтеп, күңелем белән тоеп кына ятам. Бары шул гына. Крестьян тормышының авырлыгын мин үз җилкәмдә татый башлагач аңлармын әле.
Инде Сибгать бабама күчим. Сәүдәгәрлек үҗәте аңа Хәбибулла бабамнан күчте микән, төгәл генә әйтә алмыйм. Шунысы факт: Сибгатулла бабам, күзлеләрне көнләштереп, «Сукыр Сибгать лавкасы» дигән кибет тоткан. Көн кирәк-яраклары: чәй, шикәр, кызыл билле прәннек, өрек чикләвекләре, кер сабыны, хуш исле сабыннар белән сәүдә иткән. Бабам борынгыдан килгән кыпчак нәселеннән булгандыр: калмык битле, пеләш башлы, уртача буйлы, киң җилкәле. Ходай аңа чибәрлекне бирмәсә дә, сөйкемле карт иде ул.
Бабамның язмышы аянычлы булган. Ул сабый чагында ук шул заманның коточкыч авыруы – чәчәк (оспа) белән хасталана, бик авыр ята, терелүенә өмет тәмам өзелгән көннәрнең берсендә кинәт могҗиза була – бабам торып баса! Әмма рәхимсез авыру үзенекен эшләп өлгергән була шул инде. Бабам күзләренә ак төшеп сукырая. Ул, күзләрен бик тырышлык белән хәрәкәтләндереп, яктылыкны бераз гына чамалый торган сукыр иде. Мин кечкенә вакытымда аның тезләренә менеп утырыр идем дә күзләренең нәкъ үзәген каплаган ак тышчага карап торыр идем. Бөтен җаным-тәнем белән шул шөкәтсез тышчаны кубарып атасым, бабамны барыбыз кебек бәхетле итәсем килә иде.
Гафифә әбиемнең сөйләвенчә, сукыр бабама сәүдә итүләр һич тә җиңел булмаган. Бабам, һәр көнне диярлек җилкәсенә аллы-артлы тубал асып, кулындагы таяк очы белән юлны капшап, йорттан-йортка кереп, йомырка җыеп йөргән, атна азагында җыйган йомыркаларын, олауга төяп, Алабуга каласына озаткан. Ә аннан аңа товар алып кайтканнар. Товар ташучы булып безгә (ягъни бабама) кардәш тиешле Садыйк абзыебыз Галимов йөргән. Аның тырышлыгы белән, сукыр Сибгать кибете товарга кытлык кичермәгән. Бабам, кибеткә килүчеләрнең акчалары өстеннән бармакларын йөртеп алганнан соң, ничә тиенлек икәнең җиңел генә әйтеп биргән, бик сирәк ялгышкан, кәгазь акчалар булганда гына янына әбиемне чакырып ала торган булган. Әмма, әбиемнең сөйләвенчә, кайбер мәкерле бәндәләр бабамның сукырлыгыннан файдаланырга тырышканнар, бигрәк тә кешенекен чәлдерергә яратучы агайлы-энеле Әхмәдишаныкылар бабама тынгы бирмәгәннәр. Кибеткә таяк очына кадак кагып киләләр икән: берсе бабамның игътибарын читкә юнәлтеп сөйләштергән арада, икенчесе кибет киштәсендәге каплы чәйләрне, сабыннарны таягы очындагы кадакка эләктереп ала торган була. Кичләрен көнлек сатуына исәп-хисап ясап утырганда, җитмәүчелек чыга башлагач, бабам бик кәефсезләнә, уйлана торгач, шиге Әхмәдишаныкыларга төшә, чөнки «растрата» дигәне кибеткә нәкъ Әхмәдишаларныкы килгән көнне була. Берничә көннән теге караклар тагын кибеткә килеп керәләр, бабам, тавышларыннан танып: «Гафифә! Гафифә, дим, яныма кер әле!» – дип әбиемне чакырып ала.
Әбием Гафифә турында да берничә җөмлә язып китим әле.
Гафифә әбием авылыбызга Олы Барҗыдан дүрт чакрымдагы элек Бигәш, соңрак Мушик дип аталган авылдан килен булып төшкән. Сөйләүләренә караганда, ул шактый нык тормышлы гаиләдән. Әбиемнең бер энесе Габдулла заманына карата укымышлы кеше булырга тиеш. Шулай булмаса, авылларында мәзин булып тормас иде. Габдулла хәзрәт Төрдәледә еш кунак булып киткән. Әтием Галине бик яраткан, әтием дә аны белемле, акыллы кеше буларак хөрмәт иткән. Мин дөньяга килгәч, әтием, аның истәлеге булыр дип, миңа Габдулла исеме куштырган.
Гафифә әбием Мушик авылында иң чибәр кызларның берсе була. Аның шулай кинәт кенә Сибгатькә кияүгә чыгуына күпләр гаҗәпләнә. Кара кыйгач кашлы, күмер кебек янып торган күзле, йөзеннән елмаю китми торган әбиемнең чибәрлеге олыгайгач та сакланды. Бервакыт әнием: «Каенанай, яшермичә генә әйт әле, ничек күрә торып сукыр каенатайга чыктың?» – дип сорады. Әнием аның иң авырткан җиренә кагылса да, җавабын көттермәде әбием, шунда ук: «Дим белән чыктым, килен, дим белән», – диде. Әбиемнең йөзе кинәт боегып киткәндәй булды, әмма шул мизгелдә үк кабат яктырды. «Мине сукыр егеткә бирәләр, дип ишеткәч, ялгызым калып, мендәргә капланып еладым. Берничә көндә сулган гөлгә охшап калдым. Энем Габдулла, Төрдәлегә барып, Сибгатьне алып кайтып, безне күрештерде. Күрешеп сөйләшкәч, ошаттым. Чибәр булмаса да, акыллы иде Сибгатем, тамчы да үкенмим», – диде әбием.
Тагын бабам Сибгатькә әйләнеп кайтыйм әле.
Бабам йомырка җыярга күрше авылларга да йөргән. Беркөнне, эшкә мавыгып, ул Чишмә авылында кичкә кала. Урамны иңләп көтү кайткан вакыт. Кулындагы таягы белән юлны чамалап авылны чыгып баручы бабам артыннан көтү үгезе иярә. Капка төбенә сыерларын каршы алырга чыгучылар, бу хәлне күрә торып, бабама кычкырырга оныталар, ахры. Ул арада үгез килеп тә җитә, бабамның аркасына төртеп тә җибәрә. Бабам йөзтүбән җиргә каплана, җилкәсендәге тубаллары, йомыркалары җиргә тәгәри.
Сабый чагымдагы хәтеремә кереп калган тагын бер вакыйга. Утызынчы елның эссе җәендә авылыбызда зур янгын чыккан. Йолдызлы авылына бара торган түбән урам янып беткән. Безнекеләр, йортыбызга, каралты-курабызга очкын төшүдән куркып, җиһазларыбызны читкәрәк чыгарып өйделәр дә мине зур сандык өстенә утыртып куйдылар. Янгын чыккан урамда әле шушы көннәрдә генә бездән аерылып башка чыккан бабамның бертуган энесе Рәхмәтулла абзыйлар яши иде. Кичен янгыннан кайткан Сибгать бабамның: «Рәхмәтнең хуҗалыгында инәсе дә калмады», – дип үксеп елап утырганы истә. Көтүдә калган малларын, алып кайтып, безнең абзарга яптылар. Рәхмәтулла абзыйның гаиләсе дә безгә кайтып урнашты. Бергә озак яшәмәдек шикелле, бабам аларга кече күпер яныннан йорт сатып алып бирде.

"КУ" 1, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: