Габдулла Галиев
-
18 июнь 2020 - 14:00Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Кырынды урта мәктәбенең аяныч хәлеАвылым халкы белем алган мәктәбебез ташландык хәлдә ялгызы моңаеп утыра бирә. Мәктәбебез шундый хәлгә калыр дип кем уйлаган, яныннан күз яшьләрсез генә үтеп булмый...
-
17 июнь 2020 - 13:00Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Авылдашыбыз – колхоз рәисеАвылыбызда ике мәхәллә – ике мәчет барлыкка килде. Ике манарадан намазга чакырып, моңлы азан тавышлары яңгырарга кереште. Авыл халкы онытыла барган иманын кире кайтарып, әкренләп дингә тартылды...
-
16 июнь 2020 - 12:00Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Авылда яңа үзгәрешКемнәрдер аның бирегә рәис булып килүен ошатмады. Колхозның терлекчелек фермасында йә кочегаркасында янгыннар чыга башлады. Асафлар гаиләсе белән без ике-өч йорт аша гына күршеләр булып яши идек. Асафның тормыш иптәше Зөлфирә: «Без инде өйдә йокларга курка башладык, Тәскирә апа», – дип, хатыныма зарланганын ишетә идем...
-
15 июнь 2020 - 13:00Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Авылның медицина пункты эшчәнлеге турындаСитдиковлар гаиләсендә коточкыч вакыйга булды. Кичен ау мылтыгын корып утырган җиреннән әтиләре «С»нең кинәт мылтыгы атылып китә. Каршында утырган бер яшьлек баласы белән анасы идәнгә авып төшәләр. Ядрәләр икесенең дә күкрәкләрен тишеп үтә...
-
12 июнь 2020 - 13:00Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Авылның йөрәге – авыл советыБөек Ватан сугышында бер аягын калдырып кайткан сугыш инвалиды Хәмидуллин Шәрифулла абзыйның малае шәһәргә китеп барган өчен, бәрәңге бакчасын кискәч, инвалид картның күз яшьләрен агызып рәнҗеп елавын күрү минем йөрәгемне сыкратып, хәзер дә күз алдымда тора. Бу очракта авыл советы кайда иде соң?
-
11 июнь 2020 - 12:00Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Фоат СадыйковЕлый-елый урамга чыктым. Инде нишләргә? Кая барырга? Кесәмдә сукыр бер тиен акчам да юк. Вокзалга киттем. Перронда елап утырам. Яныма яхшы гына киенгән бер кеше килде дә...
-
10 июнь 2020 - 12:00Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. МусиннарЙосыф ага сугышның беренче көннәреннән үк Бөек Ватан сугышында катнаша. Ленинград өчен барган авыр бәрелешләрнең берсендә, кулы яраланып, госпитальдә дәваланганнан соң, хәрби хезмәткә яраксыз дип табылып, тылга җибәрелә һәм ул Көчек җидееллык мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. Шунда үзе кебек яшь укытучы Гөлсем белән таныша, алар гаилә корып җибәрәләр. Ләкин бу бәхетле гаиләгә Көчек авылында озак яшәргә туры килми...
-
8 июнь 2020 - 17:00Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Төзелештән – төзелешкәИлтөзәр Сәлимгәрәев һәрвакыт авылыбызны төзекләндерү турында хыялланып яшәде. Ә моның өчен, әлбәттә, төзү материаллары, бигрәк тә кирпеч кирәк. Ул елларда аны ерактан кайтару шактый кыйммәткә төшә торган иде һәм ул, уйланып йөри торгач, кирпечне үзебездә сугарга кирәк, дигән карарга килә...
-
5 июнь 2020 - 15:00Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Бала табу йортыМинем медпункт мөдире булып эшләгән вакытым. Акушеркалар Кафия Сөләйманова белән Розалия Фәрвазова юлдан кайтып керә алмыйлар, бәбәйгә узган хатыннарны Вольный Труд участок хастаханәсенә йә тимер юл хастаханәсенең бала табу бүлегенә озата баралар...
-
4 июнь 2020 - 16:00Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Мәдәни тормышАвыл халкының рухи яшәешендә дә уңай үзгәрешләр башланды. 1955 елның җәендә үзенең гаиләсе белән Кырынды мәктәбенә укытучы булып Әнвәр Закиров килде. Бу үзешчән рәссам, оста баянчы, һәрьяклы талант иясе авылның мәдәни тормышында күктә балкучы йолдыз кебек булды...
-
3 июнь 2020 - 11:00Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. УтызмеңчеОфыктан сүлпән генә караңгылык иңеп килгәндә, кинәт могҗиза булды: йортларда, фермаларда, җәмәгать урыннарында, урамдагы баганаларда гөлт итеп утлар кабынды. Лампочкалардан сибелгән нурларга карап, хәтта бик сирәк елмая торган кешеләр дә елмаеп куйдылар...
-
2 июнь 2020 - 11:00Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Сугыштан соңгы тормышОктябрь урталарында җир туңып, кар ятты. Колхоз басуларында: җыелеп бетмәгән учмада бөртекләр, казылмаган бәрәңгеләр, яшелчәләр кар астында калды. Әнә шулай ачлык дигән нәрсә үзенең ач авызын күрсәтте.
-
1 июнь 2020 - 14:00Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Кызлар да фронтка китәШәмсетдинов Муллаянның сугыш башланыр алдыннан гына әтиләре белән әниләре үлеп китте, гаиләдә дүрт бала ятим калдылар. Өлкән абыйлары Муллагаскәр абыйны сугышның беренче атнасында ук фронтка озаттылар. Биш яшьлек Муллаян үзеннән 5-6 яшькә генә өлкәнрәк апалары белән буш йортта яшәп калды...
-
31 май 2020 - 12:00Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Чыгарылыш кичәсе1943 елның май ае ахырында без, 22 укучы, җиденче сыйныфны тәмамладык. Кич кырдан эштән кайтуыбызга, безне мәктәпкә чакырып алдылар. Рәзак абый кабинетыннан чыкты да, яныбызга килеп, һәрвакыттагыча ягымлы елмаеп, барыбызны да сыйныф бүлмәсенә чакырды. Кердек. Анда – күзләребез күрсә дә, күңелләребез ышанып җитми торган хәл...
-
30 май 2020 - 12:00Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Авыл җитәкчелегендә үзгәрешләрИң коточкычы кырык дүртнең язында булды. Авыл халкы, бигрәк тә балалар, агуланып аяктан егылдылар. Температура күтәрелү, тамак бизләренең кинәт ялкынсынуы, йота алмау, хәлсезлек – авыруның беренче билгеләре иде...