Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Иске тормыштан яңага омтылу

Иске тормыштан яңага омтылу

Авыл халкының тормышы гел тетрәнү, кулга алулардан гына тормады, әлбәттә. Авылда колхоз оешып бетеп килгән утыз бишенче еллар. Миңа җиде яшь тулып килә, авылда барган хәлләрне күзәтеп, аңларга тырышып йөргән чагым. Халык авырлык белән булса да яңалыкны кабул итә башлады. Ул елларда клуб мөдире булып Татар Шаршадысыннан килгән Корбангалиев (халык аны Корбангали дип атады) эшләде. Ул бер үк вакытта комсорг та булгандыр, ахры, чөнки гел яшьләрне ияртеп йөрер иде. Бу егет авылда чын культура революциясе ясады, дисәм, һич тә ялгыш булмастыр. Йортларда сәкеләрне бетерү, кандала, таракан кебек паразитларга каршы көрәш, шәхси гигиена кагыйдәләренә игътибар: лаканда юынудан юынгычларга (умывальникларга) күчү, гаиләләрдә һәркемгә аерым сөлге булдыру кебек гадәтләрне максат итеп куйды. Корбангалиев абый үзе белән комсомол яшьләрне ияртеп, һәр йортка кереп, шуларны тикшереп йөрер иде. Яшьләр куелган таләпләрне үтәгән йортларның түренә «Культурный йорт» дигән табличка куярлар иде. Корбангали абый чын-чынлап абруйга ия кеше иде. Үзебезнең өйдәгеләр дә, «Корбангали болай дип әйтте», «ул болайрак кушты» диеп сөйләшерләр иде. Ул оештырган уракка төшү парады хәзер дә күз алдымда тора. Бүген парад була икән дигән сүзне ишетеп, без, парад нәрсә икәнен дә белмәгән малай-шалай, «Нардомга» йөгердек. (Ул елларда авыл клубын шулай, «нардом» дип йөртәләр иде.) Без тыныбыз бетеп килеп җиткәндә, Корбангали абый колхозчыларны сафка тезеп тора, тезелгәннәрнең берсе дә буш кул белән түгел, берәүләре сәнәк, икенчеләре тырма тоткан, кызларның, апа-җиңгәчәләрнең җилкәләрендә – ураклар. Сафлар тигез булып тезелеп беткәч, Корбангали абый колхозчыларны уракка төшү белән тәбрикләп берничә сүз әйтте. Аннан авылыбызның иң оста гармунчысы Шәйхетдин абыйны саф алдына бастырды да, тегесе марш сыздырып җибәрде. Кузгалып киттек, аякларыбыз марш көенә очына- очына атлый. Колхоз идарәсе алдында басып торган җитәкчеләр каршыннан тамак төбебез ертылганчы «Ура» кычкырып үттек. Бу – авыл тормышының иң күңелле мизгелләре иде!

Авылыбызның тарихы турында
Язмам бер-берсенә терәлеп утырган Кырынды белән Төрдәле авылы турында. Кырынды халкы биредәге кара урманнар арасына, попларның көчләп чукындыруыннан качып, Зәй якларыннан килеп төпләнә.
Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты гыйльми хезмәткәре Раиф Мәрдәновның төбәгебез тарихы язмаларына караганда, шунысы мәгълүм: качып килүчеләр арасында инде чукындырылганнары да булган, шуңа күрә аларны Кырынды чиркәве побы чукындырылганнар итеп чиркәү кенәгәсенә теркәп куйган. Шуңадыр инде, «Кырындының кырыгына бер иман» дигән әйтем барлыкка килгән. Ләкин алар чиркәүгә аяк та басмаганнар: ураза тотканнар, корбан чалганнар, җомга намазларына йөргәннәр, матур итеп кунаклар җыеп, гает бәйрәмнәре үткәргәннәр. Йөзләгән каршылыкны җиңеп, 1906 елны авыллары уртасына мәчет төзеп куйганнар. Ул елларда мәхәллә имамы булып Касыймхан хәзрәт тора. Мин белгәндә, мәхәллә имамы читтән чакырылган Фәрдетдин хәзрәт иде. Шунысы да хәтеремдә: ул хәзрәтне тирә-яктагы хәзрәтләр арасында бердәнбер Коръән Хафиз диләр иде. Кырынды мәхәлләсе мәчетенең манарасын кырыгынчы елны кисеп аудардылар, аннары мәчетне сүтеп, бүрәнәләреннән колхоз идарәсе төзеделәр. Төрдәле мәчетенең гомере бераз озынрак булды. Яхшы хәтерлим: кырыгынчы елның шомыртлар шау чәчәккә төренгән май ае иде. Көтмәгәндә, Төрдәле авылы халкын колхоз идарәсе алдына җыеп алдылар. Без, малай-шалай да шунда йөгердек. Без барып җиткәндә, йөзләрен борчу баскан халык гөж килә иде. «Бирмибез! Манарасын да аудартмыйбыз, мәчетебезгә дә кагылдырмыйбыз», – дип кычкыралар иде. Ниһаять, авыл советы рәисе Вәли абый, районнан килгән вәкил, идарәдән чыгып халык алдына бастылар да җыелышны ачып җибәрделәр. «Иптәшләр! – диде район вәкиле, – мин сезне район партия комитетының карары белән таныштырырга килдем. Хәзергә безнең яңа клуб төзергә мөмкинлегебез юк, әлбәттә, ул мөмкинлек алдагы көндә булачак. Ә хәзергә мәчетне клуб итеп файдаланырга мәҗбүрбез, иптәшләр». Төрле яктан: «Юк, юк, мәчетне бирмибез! Манарасын да кистермибез! Динне кысарга беркемнең дә хакы юк. Сәвит влачы андый башбаштаклыкка юл куймас, бу – урындагы влачларның эше генә», – дигән сүзләр яңгырады. Район вәкиленә, урыныннан торып, берничә тапкыр халыкны үгетләргә туры килсә дә, авыл халкы, бигрәк тә картлар, нык торды. Сабырлык белән, тавышын күтәрмичә генә, кат-кат төшендереп караса да, вәкилебез, теләгенә ирешә алмыйча, кире кайтып китәргә мәҗбүр булды. (Шактый еллар узгач, мин ул район вәкиленең РОНО бүлеге мөдире Фәррахов икәнен белдем. Ул Зәки Фәрраховның абыйсы булган.)
Хәер, кырык дүртенче елның башында мәчетебезне барыбер клуб иттеләр, манарасын соңрак кисеп аудардылар. 1955 елны авылыбызга колхоз рәисе итеп җибәрелгән утызмеңче Запускалов, мәчетне сүттертеп, авыл уртасынарак күчереп, Мәдәният йорты итеп салдырды. Бичара бина эчендә кылынган гөнаһларны күтәрә алмагандыр, җитмешенче еллар ахырында янгын чыгып көлгә әйләнде.
Артка чигенеш ясап, шунысын да язып китим әле. Төрдәле авылы мәхәлләсендә озак еллар Кече Бәзәкә авылыннан күченеп килгән Гыйззәтулла хәзрәт, аннан соң аның улы Әхмәдулла имамлык иткәннәр. Алардан соң бик тә басынкы холыклы Миннешәех хәзрәт имам булып торды. Мин хәтерләгән утыз бишенче елларда Миннешәех хәзрәт имамлыктан читләштерелгән, каралты-кура, мал-туары конфискацияләнгән, төсле пыяла белән әйләндереп алынган верандалы, гаҗәеп матур итеп тәрәзә, ишекләрен бизәкләп эшләнгән чарлаклы йортлары гына кузгатылмыйча калган иде. Утыз җиденче елны ул йортны да тартып алып, колхоз идарәсе иттеләр. Йортларының кечкенә бер бүлмәсендә яшәп ятучы Кави белән Ләбиб ачлыкка интегеп яшәделәр. (Мин ул хәлләрне үземнең «Хәзрәт малайлары» китабымда сурәтләргә тырыштым.) Ләбиб 1943 елда, унсигез яше тулып килгәндә, сугышка китеп, Польшаны, Белоруссияне азат итү бәрелешләрендә катнашып, Бөек Җиңү көнен Берлинда каршылый, туган авылына исән-имин, күкрәге тулы орден-медальләр белән кайта.
Утызынчы еллар башында Төрдәле мәхәлләсенә имам итеп Актаныш ягыннан заманында күренекле булган Кормаш мәдрәсәсен тәмамлаган указлы мулла Габделхай хәзрәт Җәмиловны алып кайталар, Габделхай хәзрәтнең имамлык еллары совет дәүләтенең муллаларга карата репрессия үткәргән чагына туры килә. Хәзрәт имамлык вазифаларыннан читләштерелсә дә, авылыбызда әхлакый тәртипләрне, гореф- гадәтләребезне саклап калу өчен зур тырышлык куя. Үзенә шелтәләр, кисәтүләр алып булса да, яңа гына дөньяга килгән сабыйларга исем кушу, кавышкан яшьләргә никах укуны, яшереп кенә булса да гает намазлары уздыруны да оештырырга тырыша. Мөлаем, түгәрәк йөзле, кара мыек җибәргән җитез хәрәкәтле хәзрәт һәр кешегә үзе беренче булып «Әссәламегаләйкем!» дип кычкырып сәлам бирер иде. Крестьян хезмәтенә хөрмәт белән карады, кулында көрәк, сәнәк булыр иде, авыр сугыш елларында, безнең кебек 13-14 яшьлек малайлар белән ат җигеп, элеваторга ашлык, тракторларга ягулык ташыды.

 

"КУ" 1, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: