Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Күмәк хуҗалык төзү

Иртән үк кемнеңдер калын-тупас тавыш белән: «Җыенга! Хәзер үк җыенга барыгыз!» – дип, тәрәзәгә кагып киткәнен яхшы хәтерлим. Тәрәзәбез каршындагы урамнан сөйләшә-сөйләшә халык җыенга агылды. Әтием җыеннан күтәренке кәеф белән кайтты. Авылда «калхуз» дигән нәрсә оештыралар икән. Әтием колхозга керергә гариза биреп кайткан. Иртәгә ике атыбызны да колхозга илтеп бирәчәк икән. Өйдәгеләр күңелсезләнеп, тынып калдылар, башларын борып, бабама текәлделәр. Бабам, әтинең оештырылачак колхозны бик мактап сөйләгәнен тыңлап та бетермичә, тамак кырып алгач, телгә килеп, әтинең ул нәрсәгә ашыгып язылуын бер дә хупламады. «Бүген кермәсәк, иртәгә кертәчәкләр колхозга, безгә алданрак керү файдалы», – диде әти. Күрәсең, ул, илдә бара торган күмәкләшү политикасын яхшы аңлагандыр.
Икенче көнне әти, арба-чаналарны, сука-тырмаларны төяп, төпкә җигелгән бурлы биябез кырыена икенче атыбызны бәйләп, колхозга илтеп тапшырды.
Мин инде күп нәрсәне күрәм, аңлый бара идем. Авыл халкын колхозга тарту җиңел булмагандыр. Беркөнне шулай урамнан ярсып-ярсып кычкырган чыелдавык тавыш ишетелде. Өйдәгеләр барыбыз да куркышып тәрәзәгә капландык. Урамда берәү: «Бетерәләр!.. Талыйлар!.. Каравыл!» – дип кычкыра, йортына кайтып барган җиреннән тукталып: «Кире барам. Нигә миңа калхуз дигәннәре? Гаризамны кире алам. Билләһи, кире алам», – дигән сүзләрен ишеткән әти: «Акбаш абзый бугай ул. Көчләп колхозга керткәннәрдер үзен», – диеп, безне тынычландырды.
Берникадәр вакыттан соң авыл халкын тагын җыенга җыеп алдылар. Әти аннан күңелсезләнеп кайтты. Җыенда Сибгать бабамны авыл байлары белән бергә «кулак» дип игълан иткәннәр икән. Әтиемнең сөйләвен колагымны торгызып тыңлавым хәтеремдә. Авыл халкы башта: «Сибгать абзый нишләп кулак булсын инде? Сукыр, гарип көенә авыл халкын шикәргә, чәйгә туйдырып торды. Аның сабыннары белән юынып бетләмәдек», – дигәннәр. Җыенда тавыш, бәхәс китә. Районнан килгән вәкил, өстәл кагып, халыкны тынычландырганнан соң, алдындагы папкасыннан кәгазь тартып чыгара да: «Җәмәгать, тынычланыгыз! Менә сез Хәбибулла улы Сибгатулланы бик тырышып яклыйсыз. Әмма ул кешегез Галимов Садыйкны, Хәтмуллин Гыйззәтулланы үзенең шәхси хуҗалыгында ялчы итеп тоткан бит. Фактмы бу? Факт! Значит, ул – эксплуататор, менә сезнең кебек гади халыкны изүче», – дигән. Аның чыгышыннан соң залдагы халык тынып калган. Тавыш бирүгә куйгач, бабам күпчелек тавыш белән кулак дип игълан ителгән. Әтиемнең әйтүенчә, тиздән безне раскулачивать итәчәкләр, йортыбызны, каралты-курабызны, терлекләребезне тартып алачаклар икән. Әнием борынын мышык-мышык тарта башлады. Әбием: «И Ходаем, йортыбыздан урамга куып чыгарсалар, нишләрбез?» – дип елап җибәргәч, минем дә аңа кушылып елавым исемдә калган.
1931 елда безнең авылыбыздан күченеп утырган янәшәбездәге кече авылларны берләштереп, Кырындыда Сталин исемендәге зур колхоз оештыралар. Колхозда учёт-хисап эшләрен алып бару өчен хисапчылар җитмәгәч, әтине, идарәгә чакыртып, Чистайдагы өч айлык хисапчылар курсына җибәрәләр.
Әтием, Сибгатулла улы Миңнегали Сибгатуллин, 1901 елда Кырынды авылының бер өлеше булган Төрдәле авылында дөньяга килә. Башта авыл мәхәлләсендә оешкан мәдрәсәдә, аннан дүрт сыйныфлы мәктәптә белем ала. 18 яшендә Кызыл Армиягә алынып, Гражданнар сугышында Сивашны аклардан азат итүдә катнаша. Шул заманда белемле генә кеше була.
Чистайдан укуын тәмамлап кайту белән, әтине Сталин исемле колхозга хисапчы итеп куйдылар. Шул елны гаиләбезгә зур кайгы килде: бабамны җирләдек. Җеназасына бик күп кеше килде. «Әйбәт кеше иде, мәрхүм, өстендәге авыр туфрагы җиңел булсын! Йә, Раббым, урынын оҗмахта ит», – дип изге теләкләр тели-тели, бабамны соңгы сәфәренә озаттылар. Инде язып үткәнемчә, әти – колхозда хисапчы, әнием авыл кибетендә сатучы булып эшли, эштән бик соң кайталар, кечкенә сеңелкәшем Наиләне багу әбием белән минем өстемә төшә иде.
Берничә җөмлә әнием турында.
Әнием Кәшифә Мөхәммәтзарип кызы Көчек авылыннан иде. Әтием аны Төрдәлегә, туганнарына утырмага килгән җиреннән алып калган. Әнием бик чибәр, шуның өстенә зыялы хатын иде. Әтием кебек үк берничә ел мәдрәсәдә укыган, авыл мәктәбен тәмамлаган, мәгърифәтчелек йогынтысында тәрбия алган әдәбиятчы. Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Габделҗаббар Кандалый шигырьләрен яттан бик матур итеп сөйли иде. Авыл халкы әниемне белемле, зыялы кешеләр рәтендә йөртте.

"КУ" 1, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: