Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Онытылмас 1936 ел

Ул елны яз башыннан ук яңгыр яумады. Басудагы игеннәр дымга сусап, тамырлары җиргә укмашып, корып кипте. Тау буендагы үләннәр саргаеп юкка чыкты, тау өсләре сөрелгән җир кебек каралып калды. Минем икенче сыйныфта укыган чагым, мәктәптән кайткач, иптәш малайларым белән ат абзарына йөгерәбез, кесәләребездә бәрәңге, әниләр күрмәгәндә чәлдергән икмәк кисәкләре, кайберләребезнең култык асларында бер-ике учма булса да печән. Колхоз бахбайларының алларында коры улактан башка берни юк. Алар, без абзарларында күренү белән, иңрәп кешнәп җибәрәләр. Алып килгән нәрсәләребезне тизрәк авызларына каптыра башлыйбыз. Коры сөяккә калган бичаракайларга караган саен, үзәкләр өзелеп китә.
Инде ферма түбәләрендәге ярым черек саламнарны ашата башладылар, анысы да норма дигән нәрсә белән генә бирелә икән. Язгы чәчү борын төбендә генә: колхозчылар бу атлар белән чәчүне ничек башкарып чыгарбыз икән, дип кайгыра, шуңа үзләренең авызларыннан өзеп атларга, терлекләргә ярдәм итәргә тырыша.
Утыз алтының язгы чәчүе бик авырлык белән үтүе турында өлкәннәрнең зарлануы хәтердә калган. Шул ук елның көзендә авыл халкына бер-бер артлы күңелсез хәбәрләр ирешеп торды: янәсе, дошманнар язгы чәчүне белә торып «провалить» иткәннәр, атларның арыклануы, терлекләрнең күпләп кырылуы да корылык килүдән генә булмаган, барсы да «халык дошманнарының» колхоз төзелешен астыртын какшатып ятулары икән. Хәбәрләрнең хәтәре, чәчләр үрә торырлыклары безнең районыбыз турында иде. Янәсе, безнең районда да, халыкның борын төбендә генә корткычлык эшләп яткан җитәкчеләребезне – райкомның беренче секретаре Полютинны, район җир бүлеге башлыгы Уразаевны, тагын аларның берничә иярченен фаш итеп кулга алганнар. Әти, газетадан шул хәбәрне укып, бөтенләй аптырап калды, аннан, кайнарланып, кулындагы газетасын читкә атып бәрде дә: «Фатыйх абый Уразаевны үз атам кебек яхшы беләм, ул нинди халык дошманы булсын, яла бу, яла ягу», – дип кычкырып җибәрде. Йөрәк турын ышкып, тынычлана алмыйча ишекле-түрле йөрде. Ул көннәрдә кулга алулар тагын да ешаеп киткәндер, әнием кибеттән Көчек авылының колхоз рәисе Шәехов Хөбби абзыйның да кулга алынуын ишетеп кайтты. Хөбби абзый, колхозында ашатыр ризык калмагач, атларны вакытлыча колхозчыларга тараткан икән, шул рәвешле, атлар исән калган. Ләкин бу эшне хуплыйсы урынга, киресенчә, ниндидер бер әшәке җанның әләге белән, колхоз малларын тарату итеп карап, Хөбби абзыйны төнлә килеп кулга алалар. Шул көннәрне Чишмә авылыннан Вахрушевны, участок ветеринары буларак, колхоз терлекләренең күпләп үлүенә корткычлык нияте белән юл куйганы өчен дип кулга алынуы ишетелде. Янәсе, бу авыл хуҗалыгына зыян китерүе югарыдан, Уразаевның яшерен күрсәтмәсе белән эшләнгән.
Искәрмә. Полютинны, Уразаевны һәм алар белән бергә гаепләнеп кулга алынган берничә кешене, Верховный судның хөкем карары нигезендә, 1937 елда атып үтерәләр. Сталин үлгәч, Партия Үзәк комитеты каршында төзелгән махсус комиссия, аларның эшләрен кабат тикшереп, гаепләрен тапмыйча, барсын да аклап карар чыгара.

 

"КУ" 1, 2018

Фото: pixabay
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: