Логотип Казан Утлары
Истәлекләр

Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Үзәккә үткән 1942 ел

Төкерек җиргә төшкәнче боз булып ката торган салкында урман кисеп кайткан әниләребез, сукыр лампа яндырып, төннәр буе йон оекбаш, бияләйләр бәйлиләр иде. Гаилә авызыннан өзеп булса да, фронттагы ирләребезгә, дип бәрәңге киптерерләр иде...

Басудан ат белән ташып эскерт көлтәләрен сугу 1942нең март башында гына тәмамланды. Сугылган икмәкне заготзернога тапшырып бетерделәр, колхозчыларга бөртеге дә эләкмәде. «Фронтка! Граммына кадәр фронтка!» – диделәр. Шөкер, бакчаларыбызда бәрәңге уңган иде, шул гына коткарды. Авыл халкының үзәгенә үткән икенче нәрсә – салкын иде. Өйләрне җылытырга утын кирәк, ләкин каян алырга ул утынны? Көн туды исә, шул турыда уйладык. Ярый әле безнең авылга урман якын. Мин еш кына урман ерак авыллар утынга нишлиләр икән дип уйлый идем. Кырык бернең салкынында карама агачлары авырып корыдылар. «Уфалла» чаналарыбызны сөйрәп, тирән карны ера-ера, шул карамалар янына килеп туктар идек. Өлкәннәр төптә калыр, без, малайлар, балталарыбызны билләребезгә бәйләгән каешка кыстырып, ботактан-ботакка басып, караманың очына менеп китәр идек тә корыган ботакларын кисеп-чабып аска, кар өстенә ташлар идек. Аннан чаналарыбызга төяп, бөгелә-сыгыла тартып, үзебезне бахбайлар итеп күз алдыбызга китереп, «на! – на!» диеп шаярышып авылга таба атлар идек.
Корыган карамалар безне берничә ел өшеп үлүдән коткарды, тагын икенче уңай ягы – урманчылар бәйләнмәделәр. Якшәмбе көннәрне безнең белән утынга укытучыларыбыз – иреннән өч айлык сабые белән тол калган Рәйсә апа һәм татар теле укытучысы Ләбибә апа Заитова да йөрделәр.
Язмам барышында язып киткән идем, кыска гына итеп дәвам итим әле. 41нче елны чакырылган әтием Гали башта Бөгелмәдә хезмәт итте, еш кына хатлар яза иде. Бөгелмәдә күбрәге татар солдатларыннан хәрби часть төзелгән, аны Кырымны фашистлардан азат итү өчен төп көч итеп файдаланырга булалар. Ләкин «Кырым операциясе» уңышсызлыкка дучар була, безнең армия чолганышта кала. Бу хакта соңрак искә алырмын әле.
Кырык икенең җәе дә, кышы да бик авыр үтте. Кыр эшләрен башкарырга атлар җитмәде. Колхоз идарәсендә, бу мәсьәләне үгезләр белән хәл итеп булмасмы, диептер инде (колхоз рәисе үгезләр җиккән бер колхозда булып кайткан иде), бер-ике үгезне җигәргә өйрәтеп карарга булалар.
Бу кызык бер яңалык иде. «Бүген үгезләрне җигәргә өйрәтәләр икән», – дигән хәбәрне ишетеп, мәктәптән кайту белән, колхоз идарәсе алдындагы мәйданчыкка йөгердек. Иртәдән бирле яңгыр сибәләп тора, басуларда эш туктаган, без килеп җиткәндә авылның яше-карты шунда иде инде. Беренче Бөтендөнья сугышында Украинада хезмәт иткән Әкәмә абзый (дөрес исеме – Әкмәлетдин) колхоз рәисенә: «Үгез җигүләрне күргән егетләр без. Укринда (Украина) үзебезнең дә җигеп йөргән чаклар күп булды», – дип әйтеп аткан. Менә бүген шул һөнәрен авыл халкына да күрсәтергә булган. Фермадан иң юашы, иң тәртиплесе дигән үгезне алып килделәр. Әкәмә абзыйның үгезне ничек җиккәнен карап торабыз. Үгезгә атныкы кебек киез камыт кигермиләр икән, дугасы да юк. Бар булганы: муены өстенә куелган бөятле калын агач. Маташа торгач, Әкәмә абзый үгезне җигеп бетереп, арбасына менеп утырды. Кулында озын таяк. Шул таягы белән, үгезгә юл күрсәтеп, «цоб – цоббаа, цоб – цоббааа!» – дип тамак төбе белән кычкыргач, үгезебез кузгалып китте бит! «Кара! Кара! Була бит!» – дип сөйләнә-сөйләнә, халык арттан иярде. Бераз баргач, үгезебез кинәт кенә борылды да тар сукмактан инешкә дөбер-шатыр төшеп тә китте. Әкәмә абзыебыз яр башында кендеге ычкынган арба төбендә утырып калды. Үгезебез инештә рәхәтләнеп су эчеп туйгач, «бүгенгә шул җитеп торыр» дигән кебек, инеш ярының икенче ягына чыгып, фермасына кайтып китте. Үгез җигүнең беренче көне әнә шулай тәмамланды.
Заманы шундый иде: үгезләрне генә түгел, хәтта сыерларны да җигәргә өйрәттеләр. Ул бичара терлекләр сугыш елларында, сугыштан соң берничә ел да халыкка чиксез күп хезмәт иттеләр. Үз хуҗалыкларындагы сыерларын җигеп эшләп йөргән «Йолдыз» исемендәге колхоздан Латыйфа, Камал, Маһинур апаларның батырлыкларына сокланмыйча мөмкин түгел иде.
1942 елның җәй ахырларында илебездә тагын киеренке хәл туды. Немец-фашист гаскәрләре Сталинградка килеп җитте. Авыл халкы андагы хәлләрне ирләреннән, улларыннан алган өчпочмаклы хатлардан укып беләләр иде. Төкерек җиргә төшкәнче боз булып ката торган салкында урман кисеп кайткан әниләребез, сукыр лампа яндырып, төннәр буе йон оекбаш, бияләйләр бәйлиләр иде. Гаилә авызыннан өзеп булса да, фронттагы ирләребезгә, дип бәрәңге киптерерләр иде. Газиз әниләребез дошманны җиңү өчен барсын да эшләделәр, тырыштылар. Халкыбызның тырышлыгы бушка китмәде, Сталинград өчен сугышта немец-фашист гаскәрләре, камалышта калып, хурлыклы рәвештә җиңелде. Бу хәбәр авыл халкы өчен зур куаныч булды.

 

"КУ" 2, 2018

Фото: pixabay

Теги: истәлекләр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев