Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Кырынды урта мәктәбенең аяныч хәле

Үзенең 100 еллык юбилее алдында торган Кырынды урта мәктәбе авыл халкына мәгърифәт нуры чәчүдә алга омтылышлар белән данлы юл үтте. Мәктәп укытучылары авыр сугыш һәм сугыштан соңгы киеренке елларда агитаторлар, лекторлар, авыл советы депутатлары иде, халыкның иҗтимагый-сәяси тормышындагы вакыйгаларның үзәгендә иде алар. Авыл халкының аңы, белем югарылыгы, культурасы анда эшләүче укытучыларга бәйле диючеләр белән мин тулысынча килешәм. Чөнки укытучылар мәгърифәтле җирдә халык та шундый була.

Кырынды җидееллык, соңрак урта белем бирү мәктәбендә Г.Мусина, Й.Мусин, Ф.Садыйков, Н.Садыйкова, Р.Аитова, Т.Галиева, Р.Муллахмәтова, Һ.Шәймөхәммәтова, М.Яхина, Ә.Закиров, А.Вахитова, С.Гребенкина, М.Минекаева, И.Зарипова, Г.Харисова, Р.Садыйкова, Л.Шәйдуллина, А.Фәрвазов, Д.Фәрвазова, Р.Гайнетдинова, Г.Әхмәтова һәм башка күп кенә укытучыларыбыз бик тырышып эшләделәр. Озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен мәктәп директоры Г.И.Асаевага «Татарстанның атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде. Башлангыч сыйныф укытучылары Т.З.Галиева районда беренчеләрдән булып «Өлкән укытучы», Р.Г.Ибраева «Әйдәп баручы укытучы» исемнәренә лаек булдылар. Тагын да куанычлысы: Кырынды урта мәктәбен тәмамлап чыккан укучыларның күбесе, югары, урта уку йортларында белем алып, төрле профессияләргә ия булды. Шулардан: 69 укытучы, 9 югары белемле табиб, 20 урта медицина хезмәткәре, 8 агроном, дистәдән артык зоотехник һәм инженер-механиклар.
Түбәндәгеләр белән мәктәбебез горурланырга хаклы:
1. Сәгыйть Хәбибуллин – Казан консерваториясе профессоры;
2. Чулпан Сәлимова – Удмуртия авыл хуҗалыгы академиясендә доцент;
3. Чулпан Закирова – филология фәннәре кандидаты;
4. Гөлшат Хуҗина – биология фәннәре кандидаты;
5. Габдулла Галиев – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы;
6. Светлана Гаскәрова – Минзәлә пед. көллиятендә укытучы һәм директор булып
эшләде, хәзер лаеклы ялда;
7. Ирек Шәрипов – Татарстан халыклары дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт
Советы депутаты;
8. Нур Хәмиди – хәрби очучы;
9. Тельман Хәмиди – очучы;
10. Александр Иютин – подполковник;

11. Александр Кочкин – подполковник;

12. Фәрит Низамов – подполковник;

13. Мирсәет Фәсхетдинов – майор.


Тагын дистәгә якын хәрби офицерлар, төрле югарылыктагы хуҗалык җитәкчеләре.
Ни кызганыч, ул мәктәп юк инде хәзер. Балаларын очырган кош оясы кебек бушап калды ул. Район җитәкчеләребез, хәзергә сезгә шушысы да ярап торыр, дигән кебек, башлангыч сыйныфларны балалар бакчасының бер почмагына, кысан гына бүлмәләргә урнаштырып куйды да, шуның белән эшләре төгәлләнде.
Авылым халкы белем алган мәктәбебез ташландык хәлдә ялгызы моңаеп утыра бирә. Мәктәбебез шундый хәлгә калыр дип кем уйлаган, яныннан күз яшьләрсез генә үтеп булмый, – ди авылдашларым.
Йә, Хода! «Оптимизация» дигән булып, хәзер бар җирдә дә милли мәктәпләрне кыскарту бара. Һәркемгә билгеле, бу чараның башында шул «каhәр суккан капитал» – акча тора.
Бичара авыл мәктәбе! Күпме күренекле шәхесләрне: Тукайны, Туфаннарны, Исәнбәтне милләтебезгә бүләк иттең син! Ифрат итагатьле, кече күңелле, бик күп авыр хәлләрне дә гаять сабырлык белән үткәреп җибәрергә өйрәнгән авыл халкына карата ашыгыч, җитди эшләнгән зур хата икәнен киләчәк күрсәтер әле.
Шулай да авыл халкы, кайчан да булса, бу белем учагы бер торгызылыр, дигән өмет белән яши. Башкача мөмкин түгел, чөнки мәгърифәт йолдызы сүнгән авылның киләчәге юк бит. Без киләчәгебезгә ышанып яшибез, авылыбыз яшәгәндә, мәктәбебез дә торгызылыр әле, иншә Аллаһ!


Мин язып үткән 1930-2010 еллар арасында үз күзләрем белән күргән һәм ишеткән тарихи вакыйгалар шуннан гыйбарәт. Бу кыска гына язмада барсын да яктырту мөмкин түгел, кайбер иптәшләремнең исемнәре, фамилияләре төшеп калган булса, гафу итүләрен сорыйм.

 

"КУ" 2, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: