Логотип Казан Утлары
Истәлекләр

Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Кырык бернең салкын кышы

41нең декабре үзенең рәхимсез салкыннары белән кешеләрнең сәламәтлеген нык какшатты. Чи утын, ярым җылытылган өйләр, вакытында йокы, кайнар аш күрмәү үзенекен итте. Ат абзары янында корылган ындыр табагында ашлык сугучылар бик еш авырый башладылар...

Немец гаскәрләренең Мәскәүгә якынлашуын өлкәннәр чамалый башладылар. Чөнки кинәт кенә хатын-кызларны, яшүсмер егетләрне Канаш дигән җиргә окоп казырга озата башладылар. Канашның Казаныбызга ерак түгел икәнен белгәннәр. Немец Казанга ук килеп җитәр микәнни, дип нык кына борчыла башладылар. Ул Канаш дигәннәре бик рәхимсез җир булып чыкты. Миннән өч яшькә зур дустыбыз Рәшит шуннан үпкәсенә салкын тидереп кайтты. Өйдә хәле авырайгач, Рәшитне Вольный Труд участок хастаханәсенә салып карадылар, анда да табиблар: «Даруларыбыз юк. Бу егеткә берничек тә ярдәм итә алмыйбыз», – дигәннәр. Шулай итеп, 17 яше тулып килгәндә, дустыбызны елый-елый җир куенына тапшырдык.
41нең декабре үзенең рәхимсез салкыннары белән кешеләрнең сәламәтлеген нык какшатты. Чи утын, ярым җылытылган өйләр, вакытында йокы, кайнар аш күрмәү үзенекен итте. Ат абзары янында корылган ындыр табагында ашлык сугучылар бик еш авырый башладылар. Хәлсезләнеп урын-җирләреннән тора алмыйча ятканнарны да: «Үлсәгез, эш урынында үлегез, ашлык сугуны туктата алмыйбыз. Фронтка икмәк кирәк!» – дип, урыннарыннан торгызып, ындырга китерделәр. Борын очлары, битләре өшеп күгелҗем төскә кергән, чалбар, башларына яулыклары өстеннән ирләреннән калган бүрек, аякларына йон оекбаш өстеннән кат-кат ыштыр урап чабаталар кигән апалар, эштән башка мәхәббәт тә бар икәнен оныта барган, моны бары тик хыялларында гына йөрткән бәхетсез кызлар, яшүсмерләр дошманны җиңү хакына барсы да түзделәр. Хәлебезнең өметсезлегенә шулай күңелләребез төшеп йөргәндә, кинәт, декабрь урталарында авылыбызга немец-фашист гаскәрләренең Мәскәү астында тар-мар ителүләре турында шатлыклы хәбәрләр килеп иреште. Безнең Кызыл Армиябез дошманны Мәскәүдән 120-150 чакрымга читкә алып ташлаган, әле һаман да тын да алдырмыйча куып бара икән. Бу хәбәрне ишеткәч, авыл халкының күңеле күтәрелеп китте. Үзләрен иң көчле дип санаган фашистларны җиңеп була икәнлегенә ышанычлары артты.

 

"КУ" 1, 2018

Фото: pixabay

Теги: истәлекләр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев