Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Хушлашу
Берсеннән-берсе кечкенә, тузгак башлы балаларын ияртеп озатырга килгән Галимә апа белән Мәчтүрәттәй, ирләренең муеннарына асылынып: «Безне ташлап китүләрегез шушымыни инде? Итәкләребез тулы шушы сабыйлар белән нишләрбез? Ничек яшәрбез?» – дип такмаклый-такмаклый еладылар...
Хушлашу митингы кебек нәрсә булып алды. Башта берсе, аннан икенчесе, олау арбасына сикереп менеп безнең мәктәп военругы Хәмәт Галиев белән комсорг Рабигый Саттахиев абыйлар: «Елашмагыз, иптәшләр! Безгә генә килгән кайгы түгел бу, бөтен ил кайгысы. Борчылмагыз, сугыш озакка бармас, безнең Кызыл Армияне җиңә алучы көч юк. Менә тиздән без, ул фашистларны тар-мар итеп, геройлар булып кайтырбыз», – дип сөйләгәннәре хәтеремдә калган. Тыңлап торучылар, аларның сүзләрен хуплап, сүрән генә кул чаптылар. Рус-япон сугышында катнашкан, халыкара хәлләрне газеттан укып баручы Шәйдулла карт, бераз тамак кыргалап торгач: «Алай, аннан-моннан гына уйламыйк әле, җәмәгать. Мин укып барам, ул герман дигән дошман бик гайрәтле күренә, үз әйләнәсендәге илләрне карчыга кебек кенә басып алды», – диде. Үзе, артыграгын ычкындырганын сизенеп, әйткәнен төзәтергә ашыкты: «Хәер, безгә теше үтә алмас, хаклык безнең якта». Сагаеп кына берничә карт тәкъбир әйтеп алгач, китүчеләр команда белән олауларга төялә башладылар. Кычкырып-акырып елаулар тагын да көчәйде. Берсеннән-берсе кечкенә, тузгак башлы балаларын ияртеп озатырга килгән Галимә апа белән Мәчтүрәттәй, ирләренең муеннарына асылынып: «Безне ташлап китүләрегез шушымыни инде? Итәкләребез тулы шушы сабыйлар белән нишләрбез? Ничек яшәрбез?» – дип такмаклый-такмаклый еладылар. Бары бер генә кич бергә кунып кала алган күршебез Җангәрәй абый белән Зөләйха җиңгәбез, өлкәннәр күзеннән читкәрәк китеп, үбешеп-кочышып туя алмадылар. Алгарак китеп шунысын да языйм: бу аларның соңгы тапкыр назланулары булган икән. Яңа ел алдыннан Җангәрәй абыйның сугыш кырында батырларча һәлак булуы турында кара кәгазь килеп төште.
Сугышка озатулар әнә шулай атналар, айлар буена дәвам итте. Инде өлкәнрәкләрне чакыра башладылар. 41 яшенә чыккан әтиемне август аенда без дә әнием белән елый-елый озаттык. Бик зарыгып көтсәк тә, күңелле хәбәрләр ишетелмәде. Колхоз идарәсенә урнаштырылган батареялы «Родина» радиоалгычы янына кичләрен бик кыска вакытка гына җыелып алган авыл халкы, безнең гаскәрләрнең шәһәр, авылларны калдырып чигенүләрен ишетеп, бик күңелсезләнеп таралалар иде. Тиздән, югарыдан төшерелгән боерык белән, радио тыңлауны бөтенләй туктаттылар. Халык арасында немец Ленинградны камап алган, Мәскәүгә килеп җитә икән дигән имеш-мимешләр таралды. Сентябрь азакларында фронттан үлем хәбәрләре килә башлады. Хәрби госпитальләрдән, култык таякларына таянып, Фәсхетдинов Хөсни, Буторин Иван, куллары яраланып, Гыйльфанов Низамби абыйлар кайтып төштеләр. Һәр яңа көн туган саен, борчулы хәбәрләр ишетелеп торды. Сентябрь башыннан ук, кичләрен ут алу белән, йорт тәрәзәләрен пәрдәләр корып каплап бетерергә дигән катгый боерык игълан ителде. Моны немец самолётларының төнлә очып килүләре һәм бомба ташлаулары мөмкин дип аңлаттылар. Караңгы төшкәч, берәр йорт тәрәзәсеннән яктылык күренсә, авыл советында дежурлык итүчеләр бик тиз килеп җитәрләр һәм, нык кына орышып, икенче тапкыр тагын күрсәк, штраф салабыз, дип кисәтеп китәрләр иде.
"КУ" 1, 2018
Фото: pixabay
Теги: истәлекләр
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев